Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Штурман язмалары

Ул хәрби хезмәтне үтәргә Ерак Көнчыгышның Амур елгасы буендагы Благовещенск шәһәренә урнашкан 189нчы аерым укчы полк составына билгеләнгән.

Кереш сүз

Элекке штурманы-очучы Вәгыйз Гәрәй улы Гәрәевнең туганнары миңа моннан кырык еллар элек язып калдырган истәлекләрен тапшырдылар. Ул инде күптән вафат булса да, аның эре һәм тәвәккәл почерк (характер ныклыгын күрсәтә) белән дәфтәр битләренә төшерелгән сүзләре әле кичә генә булган вакыйгаларны тасвирлый, хәзерге һәм киләчәк буыннарны элгәрләребезне онытмаска өнди кебек. Әүвәл сугыш гарасатында катнашып, аннары дистә еллар дәвамында яңа самолетларны сынау, ерак араларга оча торган (шул исәптән халыкара) яңа һава линияләрен ачуда башлап йөргән бу шәхес героизмга тиң гамәлләрен көндәлек мәшәкатьләр рәвешендә бәян итә. Шушы нәрсә үзе үк аның искиткеч тыйнаклыгын күрсәтә түгелме соң? Хәер, татар кешесе элек-электән тыйнак булган, бу сыйфаты кайчагында аңа комачаулаган да, үсеп зур дәрәҗәләргә ирешүдә киртәләр тудырган.

Бәхеткә, хәтер яши, хәтер югалмый. Вәгыйз ага да, мөгаен, шуңа исәп тоткан: истәлекләрен җыеп киштәгә куйганда “кайчан да булса бер алып укырлар һәм якты дөньяга чыгарырлар” дип уйлагандыр. Без менә шушы җаваплылыкка алынырга ният иттек. Язмада төрле елларга кагылышлы вакыйгаларны сурәтләү белән беррәттән, совет гаскәрләренең Чехословакиядәге 1968 ел фетнәсен бастыруда катнашуларын (биредә В. Гәрәев сөйләме генә түгел – киңрәк тә бирелер), анда иң беренче 73 десантчыны Брно аэродромына Вәгыйз Гәрәев штурманлык иткән транспорт самолеты илтеп төшергәнен сөйләп китәрбез. Кыскасы, маҗарага тиң тормыш юлы үткән сугыш һәм хезмәт ветеранының башыннан кичергәннәрен беренче заттан сөйләп, укучыга мөмкин кадәр кызыклырак итәргә тырышырбыз.

 

Балачак хатирәсе

Кайсы заманнарда минем борынгы әби-бабаларым удмурт-ар җирләренә күчеп утырганнардыр (мөгаен, Казан ханлыгы егылып, көчләп чукындырулар башлангач), хәзер тәгаен генә әйтүе кыен, шәхсән үзем 1921 елның 10 июнендә Удмуртиянең Алнаш районы Барҗы-Алексеево авылында дөньяга килгәнмен. Әтием – Гәрәй Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов, әнием – Хәербану Хафиз кызы Әхмәтҗанова, икесе дә гади крәстиәннәр, Октябрь инкыйлабына кадәр – аерым хуҗалыкта (аннан соң да шактый еллар аерым), 1930 елдан башлап колхозда бил бөккәннәр. Гаиләне тәэмин итү белән беррәттән, өч баланы да үстерергә кирәк бит. 1915 елда апам Гатифә һәм 1928 елда сеңлем Мәүлидә туган. Безне кеше итәргә тырышуларның нәтиҗәсе булыптырмы, әнием 1939 елда – 49 яшендә, әтием аннан биш ел соңрак, 59 яше тулыр-тулмас дөнья куйган. Алар үзләре авыр эштә эшләп чиләнгәч, безне укытырга кызыктылар. Миңа аеруча өмет баглыйлар иде. Авылда җидееллык мәктәпне гел “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлагач, укуымны Әсән авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итүемне теләделәр. Бу чакта унбиш яшемне генә тутырганлыктан, нинди һөнәр сайлаячагымны анык күз алдына китерми идем – ризалаштым. Техникумда белем серләренә төшенү җиңел бирелде, дүрт ел уку дәверендә “4”ле билгеләрен алмадым диярлек, бу хакта зоотехника белгечлегенә ия булуым турында бирелгән таныклыкта 22 фән буенча куелган билгеләр арасында бары тик урыс теле һәм әдәбиятыннан гына – “яхшы”, ә калганнарының һәммәсе буенча “бик яхшы” билгеләре торуы моңа ачык дәлил. Җитештерү практикасын Кече Пурга районының “Шор-Муч” колхозында үттем. Биш фәннән тапшырылган дәүләт имтиханнарын комиссия әгъзаларының бертавыштан иң югары балларга бәяләве минем өчен генә түгел, әтием, апам һәм сеңлем өчен дә зур сөенеч булды. Әни мәрхүмә генә көтеп җиткерә алмады бу шатлыклы көнне, зарыгып көткән иде югыйсә, авыр туфрагы җиңел булсын.

1940 елның июнь ахырында белгечлек алып туган авылыма кайткач, колхозның терлекчелек тармагында җиң сызганып эшкә керешергә әлләни вакыт калмаган иде, көз башлануга хәрби комиссариатка медкомиссия узарга чакырдылар, октябрь аенда Кызыл Армия сафларына алыначагымны әйттеләр. Нишләрсең, сәламәт һәр ир-егетнең Ватан алдында башкарылырга тиешле изге бурычы бит инде, хәрби хезмәткә икән – хәрби хезмәткә, бездән генә калмаган!

 

Хәрби хезмәт. Штурманнар мәктәбендә

Хәрби хезмәтне үтәргә Ерак Көнчыгышның Амур елгасы буендагы Благовещенск шәһәренә урнашкан 189нчы аерым укчы полк составына билгеләндем. Укчы полкта аерым укыту-өйрәнү пулемет ротасы бар, мин шунда хезмәт итәм. Гражданнар сугышы елларында дан алган “Максим” пулеметлары һаман әле укчы полктагы җиңел ату коралының төп удар өлешен тәшкил итә. Бер-берсенә ике тамчы судай охшаган көннәр иртәнге зарядка, стройда “пичәтле” адымнар белән йөрү, устав ятлау, корал белән эш итү серләренә төшенү (бирегә пулеметны сүтү-җыю һәм майлау, ара-тирә полигондагы мишеньгә ату күнекмәләре дә керә), кайчагында марш-бросокларга чыгу һәм башкалар белән үтә. Гаскәрләрдә патриотик рух күтәренке, чөнки моннан ике ел элек кенә Халкин-Гол янында безнекеләрнең япон милитаристларын тар-мар китерүе политрукларга личный состав арасында Кызыл Армияне бернинди дошман җиңә алмаячагын дәлилләп сөйләр өчен бер дигән мисал булды.

 (Дәвамы бар)

Фирдәвес ХУҖИН

Фото Гәрәевләрнең гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев