Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Сирәк талантка ия каләм остасы

Язмабыз Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүче Факил Сафин турында.

Факил Миннемөхәммәт улы Сафин – Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. 2020 елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә “Саташып аткан таң” роман-трилогиясе һәм “Гөлҗиһан” повесте өчен дәгъва кылучы әдип, безнең китапханәнең чын дусты.

Факил Миннемөхәммәт улы 1954 елның 2 гыйнварында Мөслим районының Әмәкәй авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән әдәбият-сәнгать белән кызыксына. Моңа әтисе белән әнисенең укымышлы, гыйлем ияләре булуы тәэсир иткәндер.

Факил Сафин бик бормалы юллар узган, бай биографияле язучы. Мөслим районы Күбәк авылында урта мәктәпне тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли. Мөслимдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. 1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайту белән, зур гына “Михайловка” совхозында комсомол оешмасы секретаре, соңрак Иске Карамалы мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара. Әмма югары белем алу теләге көчлерәк була һәм ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Мөслим районы Октябрь авылында укытучы да, соңрак директор да булып эшли. 1984 елда Чаллы шәһәренә килә һәм КамАЗ автомобильләр заводында баш конвейерда слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. Бераздан язмыш Факил Сафинны яңадан мөгаллимлек эшенә алып кайта. Ул мәктәптә тарих фәнен укыта, шушы елларда аның исеме шәһәр матбугатында да күренә башлый. 1990 елда Факил Сафин, Әмәк тәхәллүсе алган язучы, шагыйрь, шәһәрдә үз чорында данлыклы исем алган “Таң йолдызы” газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә килә, 1991 елда “Аргамак” журналының җаваплы сәркатибе итеп сайлана.

Бүген Факил Сафин – күренекле әдип, шагыйрь, мәртәбәле сүз остасы. Ул дистә ел эчендә бер-бер артлы “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан” повестьларын, “Биек тауның башларында” романы ,“Саташып аткан таң” роман-трилогиясен иҗат итте, “Сәфәр” шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды.

Факил Сафинның “Гөлҗиһан” повесте хәзерге татар прозасының бер казанышы булып тора. Әсәрнең үзәгендә – сугыштан соңгы елларның авырлыкларын кичергән, әмма рухи яктан сынмаган бай татар хатыны язмышы. Гөлҗиһан – колхоз рәисе кызы. Ул бик яшьли ятим кала. Әтисе исән чакта да кыз ата назын күрми. Ләкин бернигә карамастан, яшь, гүзәл Гөлҗиһан киләчәккә өмет, ышаныч белән карый. Ахырда яшьлек, мәхәббәтне сагыну хисе йөрәктә бераз томалана барганда, яратмыйча кияүгә чыккан ире Әүхәткә бераз ияләшә төшкәндә, берәр малай үстерү теләге тернәкләнеп килгәндә, язмыш Гөлҗиһанны тагын авыр сынау алдына куя. Чисталыкны яраткан, намуслыкны үзенә юлдаш иткән хатын хыянәт белән очраша. Араларына Фәймә керә. Шушындый авыр минутларда да Гөлҗиһан сабыр булып кала белә, күрше-күлән алдында, Фәймә белән Әүхәт алдында да сынатмый. Ул дөньяга дәгъва кылып, кычкырып-акырып йөрми, үз эшен тиешенчә башкара, шуның белән дә Сәкинә, Фәймә, Гөлзадәләрдән өстен тора. Гөлҗиһан – саф, беркатлы, эшчән, тырыш авыл хатыны булып кала.

“Саташып аткан таң” роман-трилогиясендә сүз Октябрь инкыйлабы турында бара. Романның төп каһарманы Әхмәтсафа Дәүләтьяров реаль тормыштан алынган чын кеше. Әхмәтсафа Мостафа улы Дәүләтьяров – күренекле җәмәгать эшлеклесе, күп еллар партия-совет эшләрендә катнаша, соңыннан “Кызыл Татарстан” газетасының баш мөхәррире. Әхмәтсафа тырыш, эшчән, нәрсәгә тотынса да булдыра торган кеше. Авылда үссә дә, ул шактый укымышлы. Иң атаклы татар шагыйрьләренең иҗатын яттан белә. Байтагы белән аралашып үскән, шуңа күрә дә аны Татарстан китап нәшриятында җаваплы урынга куялар. Ул искиткеч намуслы, кешелекле, алга омтылучан, туктаусыз үсә, камилләшә.

Әхмәтсафа Дәүләтьяров образының тагын бер көчле ягы бар – ул халык язмышы белән тыгыз бәйләнештә тора. Аның үсмер еллары гражданнар сугышы чорына туры килә. Гражданнар сугышы бетәр-бетмәс, халкыбыз өстенә тагын бер афәт – 1921 ел ачлыгы төшә. Билгеле булганча, ачлыктан халык авылы-авылы белән кырыла.

Шуннан соң ун ел да үтми, халкыбыз өстенә тагын бер зур афәт – күмәкләшү кампаниясе килеп төшә. Монысында инде Әхмәтсафа үзе дә партия вәкиле буларак катнаша. Күмәкләшү үзе – прогрессив күренеш, тарих масштабында караганда ул үзен-үзе күпмедер дәрәҗәдә аклады да.

Романда күрсәтелгән уртача зурлыктагы Әмәкәй авылыннан гына 27 җирмән гаиләсен “кулакка” чыгаралар. Аларны өч категориягә бүлеп хөкем итәләр. Беренче категория игенчеләрне баласы-чагасы, әби-сәбиләре белән Себергә сөрәләр. Анда алар кыш көне урман уртасында бушатылгач, йә ачтан, йә туңып үлә. Бик азы гына качып, шахталарга эшкә урнашып котылып кала. Бөек юлбашчы үзе үк таныганча, шул рәвешчә ил буенча биш миллион кеше кырыла. Икенче категориягә эләккән авыл хезмәтчәннәрен ерак районнарга күчереп эшләтәләр. Бөтен мал-мөлкәтләрен конфискациялиләр, йортларын совет оешмаларына, колхозларга тартып алып тапшыралар.

Халык вәкиле булган Әхмәтсафа кичергән тагын бер зур афәт – 1937 еллар репрессияләре. Автор бу афәтнең дә һәм сәяси, һәм милли якларын ачып бирә. Бер гаебе булмаса да, Дәүләтьяровны кулга алып төрмәгә ябалар һәм вәхшиләрчә җәзалыйлар. Шулай да Әхмәтсафа нык тора, бер гаебем дә юк, дип кабатлый.

Әдип Әхмәтсафа язмышы аша шул чорның каршылыклы якларын, утызынчы еллардагы дәүләткүләм вәхши сәясәт нәтиҗәсендә бик күп кешеләргә ил күләмендә нахак бәла тагылуын, кылмаган гөнаһ-гаепләре өчен җәзага тартып күпме җаннар кыелуын җанлы мисаллар ярдәмендә чагылдырды.

“Саташып аткан таң” романы сюжеты, композициясе, образлар системасы, бай тарихи вакыйгаларның тормышта булганча сәнгатьчә сурәтләнүе белән укучыны үзенә тарта. Персонажларның яшәү рәвеше, рухи халәте, милли сыйфатлары, эш-гамәлләре, тормыштагы максатлары, психологик халәтләре, уй-кичерешләре, характер үзенчәлекләре, яшәеш серләре, фәлсәфи уйланулары, мәхәббәт матурлыгы һәм башкалар әсәрдә тормыштагыча тасвирлана.

Шушы әсәрләрне яңадан бер күз алдыннан уздыргач, Факил Сафинның чыннан Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаеклы язучы икәненә инанасың. Уңышлар телибез, Факил ага, сезгә!

Раушания ВӘЛИЕВА, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев