Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Сылу исемле кыз (хикәя, ахыры)

Сезнең игътибарга Гүзәл Әдһәм хикәясен тәкъдим итәбез. 

...Кыз бала беренче мәхәббәтен кайчан көтә башлый? Уналтыда? Унбиштә? Ә бәлки аннан да иртәрәктер?
Сылу да көтте. Һәр иртәне ул елмаеп каршы алды. Бәлки «ул» бүген килер? Серле дә, дулкынландыргыч та булган — мәхәббәт! Кыз үз хыялларыннан үзе дә ояла. Ояла-ояла, күңелгә бик якын булган, таныш түгел егетнең сурәтен хыялында җанландыра. Үзенә беренче тапкыр «яратам» сүзен пышылдарга тиешле «ул егет» ниндирәк булыр икән? Озын буйлы... Әйе, әйе... Озын буйлы... Киң җилкәле... Ә йөзе... Билгеле инде — чибәр! Киноактер Борис Токарев кебек (Сылу шул артистны ярата иде)... Күзләре... Мөгаен, зәңгәрдер... Ничек җырлыйлар әле?
...Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр,
Алар безгә тиң түгел.
Тиң түгеллеген дә белә,
Өзелеп сөя яшь күңел...
Ә нигә — «тиң түгел?» Кыз күңеленә килгән бу җырны тиз генә куып җибәрә. Юк, юк! Ул егет — кара кашлы, кара күзледер, мөгаен... Ә иреннәре... Хыялдагы җылы, йомшак иреннәр үз иреннәренә орынуын тоеп, кыз җиңелчә калтырап куя... Оялудан кып-кызыл булып, йөзен куллары белән каплый...
...Ул укый торган техникумда егетләр дә бар, билгеле. Тик хыялдагы «теге егет» кенә алар арасында күренми. Сылу белгән егетләрнең берсе дә «аңа» охшамаган.
Көннәрдән беркөнне аңлашылмый торган сәер хәл булды. Сылу яныннан үтеп баручы бер кыз, аңа туп-туры карады да, бары тик бер сүз генә пышылдады:
— Килен!
Кыз аптырады. Кемгә дәшә? Әллә — аңамы?
Каршысында — зур гәүдәле таза гына кыз. Үзе кап-кара күзләре белән аңа төбәлгән.
— Килен!
Сылу ялгызы иде. Димәк, теге сүз аңа адреслана. Нигә? Ни өчен? Һич аңлашылмый.
Ә таза кыз гел очрап тора. Бер техникумда укыгач, очрамый нишләсен инде! Авызын ера да, Сылу гына ишетерлек итеп, «килен!» дип пышылдый.
Таза кызның сәер кыланышы Сылуны аптырашта калдырды. Ул Мәдинәнең (кызның исеме шулай иде) күзенә чалынмаска тырыша. Ни хикмәт! Мәдинә аны гына эзләп йөри диярсең: килә дә чыга Сылу каршына, килә дә чыга.
— Килен!
Соңрак бу сүзнең серенә төшенә башлады Сылу. Техникум гадәте буенча, группадаш егетнең сөйгән кызына — «килен», ә сөйгән егетләргә — «кияү» дип дәшәләр икән. Шаярып кына, билгеле.
Дәшсәләр-дәшәләр инде. Ә Сылуның монда ни катнашы бар? Ул бит техникум егетләре белән йөрми. Гомумән, бәйләнмәсеннәр аңа! Аның сөйгәне... Аның сөйгән егете... Ул шундый... Ул... Кыз тагын хыялга бирелә...
***
Китапханәдә дәреслекләр бирелгән көн иде. Алдан хәстәрлек күрмәве, зур сумка алмавы өчен үзен сүгә-сүгә, бер кочак китап күтәреп кайтып килеше иде. Китапларының таралып, кулыннан төшүен сизми дә калды кыз. Коелган яфраклар өстендә яткан китапларга тагын бер кул сузылды. Сылу күтәрелеп карады. Карашлар бер мизгелгә генә очрашты.
— Ярдәм итим... Рөхсәтме... Сылу?
Кем булды соң? Таныш та кебек... Юк та...
Китапларны алар бүлеп күтәрделәр. Сүзсез генә юлны дәвам иттеләр.
Тынлыкны Сылу бүлде:
— Син... Сез мине каян беләсез?
— Без бер техникумда укыйбыз...
Сылу, гаҗәпләнеп, тагын бер карап куйды. Егет кызарды.
«Бигрәк оялчан! — дип уйлады кыз. — Үзе сөйләшми дә...»
Сылулар өенә бик тиз килеп җиттеләр.
— Рәхмәт булышуыңа..., исемсез егет...
— Минем исемем — Данир...
— Хуш, Данир...
Сылу, кергәч тә, тәрәзәдән үрелеп карады. Данир һаман китмәгән иде.
Озын буйлы... Киң җилкәле... Тик хыялдагы егеткә бөтенләй охшамаган.
***
Әнә шулай Сылу янәшәсендә Данир пәйда булды. Ул һәркөнне кызны озатып куя. Сылу үзе сүз башламаса, бөтенләй сөйләшмиләр диярлек. Шундый аз сүзле егет инде бу Данир. Ә рәсеме техникумның Мактау тактасында тора. Аз сөйләшеп тә ничек гел "биш"легә укып була икән ул?
— Данир, синең бер "дүрт«ле дә алганың юк, диләр. Дөресме шул?
— Юк...
— Нәрсә — «юк»? Алганың юкмы?
Егет кызара.
— Алганым бар...
— Мин, "өч"ле алсам, гел елыйм. Ә син?
— Миңа ул "дүрт«ле бәхет алып килде...
— Шундый кызык! Я-я, сөйлә инде... Нинди бәхет?
Егет тагын да кызара. Ә кыз аны үчекли:
— Ул бәхет синең кебек оялчан һәм кып- кызыл булгандыр, мөгаен...
— «Айдар, Сылу, Әлфия тауда чана шуалар»...
— Нинди Айдар? Нинди Әлфия? Берни аңламыйм...
— "Сылу«ны кечкенә хәреф белән язганмын... Шуңа — «дүрт» алдым...
Сылу исемле кыз...
Сылу, түзми, көлеп җибәрә. Шулай да Данир кебек эчкерсез дустың булу нинди рәхәт! Тик дус кына шул, бары тик дус кына. Ә мәхәббәт дигән серле хис һаман да кайдадыр адашып йөри...
...Кайчакта Сылу егеткә әллә ниләр әйтеп ташлый:
— Йөрмә минем арттан! Туйдырып бетердең инде!
Егет китә.
Берничә көн үткәч тә, Сылу нигәдер күңелсезләнә, бик якын кешесен югалткандай егетне юксына башлый. Бәлки мәхәббәт дигәннәре шул үзедер? Кызның шуңа ышанасы... Юк, юк... үзен шуңа ышандырасы килә... Ун-унбиш адым арттан атлаган Данирны көтеп алып, портфелен аңа бирәсе килә башлый. Ул шулай эшли дә...
Тик унсигезен тутырмаган йөрәк һаман да нидер көтә...
Данирны күрмәмешкә салышып йөргән көннәрдә теге таза кыз аңа никтер ешрак очрый башлый. Кап-кара күзләрен кысып карый да; «Ну, кызый, мин сине!» дигәндәй, башын чайкап куя. Сылуны гаепләргә теләвеме? Тик нидә? Йөрәккә әмер биреп булмый бит!
...Чыгарылыш кичәсендә алар гел бергә биеде. Данир кызның кулын чытырдатып учына кысты да җибәрмәде дә диярлек. Сылуларның өенә кадәр дә алар җитәкләшеп кайттылар. Егет шунда тагын бер кыюлык күрсәтте: Сылуны кысып кочаклады да шактый вакыт җибәрми торды. Кыз үзе дә каушап калды. Аның әле берәү белән дә болай кочаклашып торганы юк иде. Нигәдер, әллә ничек уңайсыз һәм бик җайсыз иде аңа. Егеткә сыенасы килү теләге әлегә өлгереп җитмәгән, ахыры.
Ул, учларын Данирның күкрәгенә терәп, читкә тартылды...
***
...Сылу Данир белән төп-төгәл егерме биш елдан соң гына очрашты. Мәскәүдәге кызы янына барышы иде, самолетта урыннары янәшә туры килде. Исең китәр! Аларга күктә — ап-ак болытлар арасында күрешергә язган икән...
Бер-берсен шунда ук танып алдылар. Баһадир гәүдәле, җитди чырайлы бу ир — үзе бик якын, үзе шул ук вакытта — бик тә ят иде. Бер елмаюы булды, элекке Данирга әйләнде дә куйды.
Сылу үзе дә сылу кыздан сылу ханымга әверелгән инде...
Уртак танышларны, сабакташларны искә төшерделәр.
Тынып калган бер мизгелдә баһадир ир Сылу ханымның йомшак, җыйнак кулын үзенең зур җылы учына кысты.
— Мин сине бик еш искә алам, Данир...(Нигә яшереп торырга!)
— Мин дә...
— Озак еллар күңелемдә йөрткән әйтәсе сүзләрем бар сиңа...(Сылу ханым зур көчле кулдан йөгереп узган җиңелчә калтырауны сизеп, бер мәл тынып торды... )
— Ул чакта син очрамаган булсаң, минем хәзерге тормышым башкача булырга да мөмкин иде. Үз мәхәббәтемне таба алуым белән дә — мин сиңа бурычлы... (Ханым, сүзләренең бик китапча килеп чыгуыннан уңайсызланды, ахры, бераз дәшми торды). Иремнең исеме дә Данир икәнне син беләсеңдер...
— Әйе... Безнең кызыбызның исеме дә Сылу бит... Мәдинә шулай теләде...
— Рәхмәт...
Ханым үзенең кулын сак кына Данир учыннан алды. Түгәрәк тәрәзәгә карап, елмаеп пышылдады:
— «Айдар, Сылу, Әлфия таудан чана шуалар»...
Йомшак кар тауларыдай ак болытлар арасыннан килеп чыккан кояш нурлары, күзне чагылдырып, битне иркәләде.
Тәмам

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев