Сылу исемле кыз (хикәя, башы)
Сезнең игътибарга Гүзәл Әдһәм хикәясен тәкъдим итәбез.
Дөньяның иң бәхетлесе кем дисезме? Беренче тапкыр гашыйк булган егет, билгеле! Әле аңа уналтысы да тулмаган булсамы? Гашыйк егетнең исеме Данир иде. Үз авылында сигезьеллыкны тәмамлап, техникумның беренче курсында укый башлаган чагы аның. Кызны Данир беренче көнне үк күреп алды. Бәлки игътибар итмәгән дә булыр иде...
— Сылу дим, Сылу... Әйдә инде тизрәк... Дәрескә соңга калабыз бит...
Ә Сылу дигәне тәрәзә төбендәге ап-ак чәчәкле гөлгә караган да дөньясын оныткан, дус кызының әйдәкләвен ишетми дә.
— Мондый гөлне беренче тапкыр күрүем...Чәчәкләрен генә... чәчәкләрен күрче, болын кыңгыравы, диярсең...
— Сылу... Әйдә инде...
Данир да туктады. Туктады да, кызга карап катып калды...
«Менә нинди икәнсең син, Сылу исемле кыз!»
Кызлар китте. Ә Данир бер гөлгә, бер кыз кереп киткән бүлмә ишегенә күзен төбәп, шактый торды әле. Аннан, исенә килеп, дәресенә йөгерде. Башында дәрес кайгысымы? Звонок тавышын көчкә генә көтеп җиткерде дә теге тәрәз буена чапты...
...Кыскасы, Данир гашыйк булды...
...Ә дөньяның иң бәхетсезе нинди егет дисезме? Улмы... Ул — үзеннән нәкъ бер башка биегрәк кызга гашыйк булган кыска буйлы егеттер. Данир бәхетле дә, шул ук вакытта — бик бәхетсез дә... Ә Сылу — шундый сылу! Данирдан нәкъ бер башка озынрак...
...Эх , шул буй булмаулар!.. Үтерә дә сала бит! Чалбарың кыскалыгына да түзәргә була, аяктагы түфлинең шактый таушалганлыгы да әллә ни түгел! «Озын Шамил улы» дигән исем күтәреп тә, буең метр ярымнан артмаса... Мондый кайгыны берни белән дә чагыштырып булмый шул!
Кызның исеме Сылу иде. Үзе матур, үзе серле исем...
...Гел "биш"легә укыды Данир. Ә беренче сыйныфта чакта диктанттан алган "дүрт«лесен мәңге онытмас, ахры. «Айдар, сылу Әлфия тауда чана шуалар» дигән җөмләне дә ул үзенчә бик дөрес язган иде. Икенче көнне укытучы апасы Данирга хатасын күрсәтте, "Сылу«ның кызлар исеме икәнен аңлатып бирде. Күңел түрендә, сихри томанга уралып, «Сылу» исемле кыз пәйда булды...
«Сы-лу... Сы-лу... Сы-лу...»
Алар авылында Айсылулар, Миңсылулар да бар. Ә Сылу — юк... Сылу дигән исем барлыгын ул ничек белми йөргән соң? Бу исемне йөрткән кыз берәүгә дә охшамагандыр кебек тоелды аңа.
...Хәзер күрде инде. Менә нинди икәнсең син, Сылу!
Техникум коридорында Сылу күренсә, Данир сиздерми генә аңа иярә. Ул хәзер кызның тавышын мең, миллион авазлар арасыннан таный ала. Сылуның көлүе дә башка кызларныкына охшамаган, колакны иркәли, күңелне иләсләндерә. Ләкин кызның күзләре үз ягына юнәлгәнен сизсә, Данир берәрсенең киң җилкәсе артына посып калырга тырыша. «Юк, кирәкми! Сылу аны күрмәсен. «Хи-и-и! Бигрәк кечкенә малай!» — дип, ялгыш та уйламасын».
Техникумда дәресләр бетүен Данир түземсезлек белән көтеп ала. Сылу ишектә күренүгә, урам буйлап утыртылган карт сәрби күләгәләренә ышыклана-ышыклана, «кызны озата бара». Сылуларның өе урамның тег-е-е очында ук икән. Нәкъ башка йортлар кебек — гап-гади бер йорт. Ә тәрәз төбендәге гөлләре... Нинди матурлар! Кып-кызыл чәчәкләр әллә кайдан ук янып торалар. Аларга суны Сылу үзе сипкәндер, куллары белән кагылып, иркәләп сыйпап та алгандыр...
Төннәрен Данир әллә нинди төшләр күреп саташып бетә. Имеш, ул — озын буйлы егет! Сылу белән бергә каядыр баралар, имеш... Менә Данир Сылуның йомшак бармакларын учына кыса... Кызның кулларыннан шундый кадерле, рәхәт җылылык агыла... Шул җылылык Данирны урап ала, сулышы ешаеп, йөрәге дөп-дөп тибә башлый... Мөгаен, мәхәббәт дигән серле хис — шул үзедер! Сылу бармакларының җылысын үз учыңда тою...
Октябрь башында Данирлар төркемен күрше колхозга бәрәңге чүпләргә җибәрделәр. Көн матур һәм кояшлы иде. Рәхәтләнеп, ярышы-ярыша эшләделәр. Ял итәргә туктагач, Мәдинә исемле кыз бер уен уйлап тапты: чәй тутырып алып килгән шешәсен зырылдатып әйләндереп җибәрә дә, тукталганда, шешә борыны кемгә юнәлгән булса, шуңа сораулар яудыра башлый. Уен барысына да ошады. «Хыянәтче» шешә Данирга күрсәтеп тукталгач, Мәдинә аңа бер генә сорау бирде:
— Яраткан кызыңның исемен әйт!
Үзе исә, кап-кара күзләрен кыса төшеп, малайга сөзеп карады. Данир каушап калды. Бит алмаларына алсулык үрмәләп, борын очының тирли башлавын тойды. Каршысында басып торган бу зур гәүдәле таза кыз аның бөтен серләрен беләдер дә, хәзер исә, сынау өчен генә, кызыксынган булып кыланадыр кебек тоелды.
Иреннәр үзеннән-үзе пышылдады:
— Сылу...
Мәдинәнең күзләре түм-түгәрәк булды. Кыз, ерыла башлаган авызын җыярга онытып, бер генә мизгелгә тынып торды.
— Ишетмәдек, ишетмәдек... Ни диде? — дип шаулашты калганнар.
Данир ялгышканын аңлады, тик эш узган — «Сылу» исеме аталган иде инде. Менә хәзер барысы да карсак буйлы малайның сылу кызга мәхәббәтеннән шаркылдап көлә башлар да, күңел түрендәге яшерен хыял да, тоныкланып, сихри көчен җуяр кебек тоелды.
Данир, шул чынлыктан куркып, чытырдатып күзләрен йомды.
— «Мәдинә!» диде бит! Әллә ишетмәдегез дә? Мине ярата ул! Шулай бит, Данир?
Кыз гашыйк егетнең хатасын әнә шулай төзәтте. Нигә? Моны ул үзе дә аңлатып бирә алмас иде.
...Шул вакыйгадан соң Мәдинә Данирны аналарча «үз канаты астына алды». Әллә инде шундый зу-у-ур мәхәббәте булган кеп-кечкенә малайны яклыйсы килде, әллә ... Аңламассың бу кызларны!
Мәдинә хәбәрләрне ташып кына торды:
— Сылу — группада комсорг икән бит!
— Сылу бүген математикадан «өчле» алган... Шуңа елаган...
— Сылу яңа күлмәк кигән... Күрдеңме әле?
— Бәйрәм концертында Сылу "Каз канаты«н җырлый ди...
Данир, кып-кызыл булып, башын түбән ия. Шулай да аңа рәхәт, бик рәхәт...
Мәдинәнең соңгы хәбәре Данирны шактый дулкынландырды:
— Сылу бүген кинога бара... Кичке сигездә...
...Ул билетны иң соңгы рәттән алды. Кырык, илле, йөз баш арасыннан Сылуны эзләп тапты да, күзен алмый аңа төбәлде. Кино беткәч, кызны «озата китте».
Тик Сылу үзе генә түгел иде шул... Озын буйлы, киң җилкәле солдат егет, кулларын болгый-болгый, нидер сөйләде дә сөйләде. Ә Сылу көлде дә көлде. Данир үртәлеп һәм кимсенеп кире борылды. «Ах, шушы буй булмаулары!»
Егет төнне йокысыз үткәрде. Ә иртән Мәдинә сөенечле хәбәр китерде:
— Ишеттеңме әле! Сылуның абыйсы армиядән кайткан!
Кинәт бөтен дөнья нурга күмелде, диярсең! Егет тагын бәхет диңгезенә чумды.
... Мәдинә беркөнне Данирга ниндидер журнал тоттырды.
— Моны укыганың бармы? Кайчакта бик кызык әйберләр була.
Укыса — шаккатты! Рәхмәт яугыры, Мәдинә! Буй үстерү серләре турындагы мәкаләне каян тапкан диген!
Суга батучы — саламга ябыша, диләр... Ә Данир куллары белән өянке ботагына ... асылынды (Журналда шулай өйрәткәннәр иде). Иртән дә, кичен дә... Хәле бетеп, егылып төшкәнче... Һәр көнне! Сәгатьләр буе... Үсәсе килү теләге бик көчле иде шул.
...Җәйге каникул бик озын һәм кызыксыз үтте. Егет җәй буе ферма көтүен көтте. Рәхәте шул булды: Сылуны юксынырга болында аңа берәү дә комачауламады. Буш вакыты булдымы, ялгыз карт каен ботагына ике куллап ябышты. Мускуллар ныгыды, ә йөрәк һаман бер сүзне кабатлады:
«Сылу... Сылу... Сылу...»
Җәй буе көзгегә күз дә салмаган иде Данир. Махсус шулай эшләде. Караса — тынсыз калды. Ул... үскән! Үскән! Күрәсезме — үскән! Техникумга киеп барасы киемнәрен тартып чыгарды.
"Ур-р-р-ра! Җиңнәр — терсәктән! Ә чалбар балаклары — тездән!
— Әни, күрәсеңме? Күрәсеңме мине! Мин үскәнмен! Үс-кән-мен!
Ялгызы гына биш бала үстереп яткан тол хатын бармак очы белән күзен сыпырып куйды. Сытылып чыккан сыңар күз яшен улы күрми дә калды бугай...
Дәвамы бар
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев