Тапшырылмаган имтихан
Люция Әблиева
Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язарлык, кино төшерерлек», — дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә, ә икенче берәүләр чебеннән фил ясый.
«Кешенекен төгәл итеп сөйләп тә булмый, — дип башлады сүзен Дания, — ләкин үзе рөхсәт иткәч, тырыштырып карармын инде». «Бертуган апасы булгач, аның тормышындагы күп әйберләрдән хәбәрдар булгансыздыр?» — дигәнемә, ул ризалыгын белдереп, баш какты. «Әйе, кайсылары күз алдымда үтте, кайсыларын үзе сөйли торган иде».
Мин аны бүлдерми тыңладым. Дөрес, кайбер урыннарда, сорауларым да туды. Ләкин героинямның озакламый үзе белән очрашасы булганга, ачыклауны шул вакытка калдырдым.
— Сеңлем Фәрәзинә мәктәптә укыганда төгәл фәннәрне бик яхшы үзләштерде. Шуңа күрә бик җиңел генә педагогика институтының физика-математика бүлегенә кереп кайткач, әллә ни аптыраган кеше дә булмады. Җитмәсә, ул елларда бу бүлеккә конкурслар да ул кадәр югары түгел иде. Минем, хисапчылар әзерли торган техникумны тәмамлап, авылда эшләп йөргән чагым. Фәрәзинәне август азагында тулай торакка урнаштырып кайтуны үз өстемә алдым. Озын ялларымны нәкъ шул тирәгә туры китереп алуымның икенче сәбәбе дә бар: башкала кибетләреннән үземә яз-көз кия торган пәлтә һәм итекләр сатып алырга исәбем.
Килгән көнне үк Фәрәзинә үзе кебек, быел гына укырга кергән өч кыз белән бүлмәгә урнашты. Ризәлә исемлесе безнең районнан булып чыкты. Дөрес, безнең авылларыбызның арасы бик ерак, тик шулай да якташ булгач, күңелгә җылылык керде. Ялларда үзебезнең якларга бергә кайтып йөрергә дә иптәш булыр, ичмаса! Ул көнне без әтиебезнең бертуган сеңлесе Мәрзия апаларда кундык. Икенче көнне иртән Фәрәзинә белән лекциялардән соң очрашырга сүз куешып, аерылыштык. Универмагта йөреп арыгач, институт каршындагы зур булмаган ял бакчасындагы эскәмиядә сеңлемне көтә башладым. Берәр кино карап чыгарбыз дигән планыбыз да бар иде. Карыйм, Фәрәзинә үзе генә түгел, Ризәлә белән килә. Ярый, бигрәк күңелле булыр өчәү дип уйлап куйдым. Чынлап та, сиземләвем дөрескә чыкты. Ризәлә шаян телле кыз булып чыкты. Кичә бик искә алып карамаганмын икән, чибәрлеге дә бар! Кара толымнарын матур итеп иңнәренә таратып салган, озын керфекле, уртачадан зур буена килешеп торган аксыл костюмлы кызны егетләр күз уңыннан җибәрмәячәге әллә кайдан күренеп тора. Алай дисәң, безнең Фәрәзинә дә төшеп калганнардан түгел! Буянып-ясанмаса да, дулкынланып торган чәчләре, чокырланып торучы бит очлары белән үзенә тартып тора. Бер тын үземне ике чибәркәй арасында күз алдына китереп, бераз кыенсынып та киттем. Йә, ярый, чибәрләр конкурсына килмәгәнмен ич?! Миллион кешеле шәһәрдә, эт тә искә алмас әле мине. Кирәге дә юк. Дуслашып йөргән Рәфитем булмаса инде әллә! Аның өстенә, быел көз Рәфитнең энесе Фәһим армиягә киткәнче, өйләнешәбез дигән вәгъдә сүзебезнең барлыгын бөтен авыл белмәсә дә, кирәк дигәннәре хәбәрдар. Кинодан соң, без Ризәләдән аерылып, бераз шәһәр буйлап җәяү йөрдек. Бүген Фәрәзинә гомум ятакта кунарга булды, мин әнинең апаларына киттем. Бер атна бик тиз үтеп китте. Кибетләрдән аласы әйберләремне алып, туганнарда кунак булып, сеңлемне шәһәргә, студент тормышына бераз иялештереп, электричкага утырганда миннән дә бәхетле кеше юк иде.
Кызганыч, Ризәлә беренче курсны тәмамлаганнан соң, читтән торып уку бүлегенә күчте. Сигезенчедән соң сәүдә техникумын бетергән булган икән үзе. Шуңа күрә, озын-озакка сузмыйча, үзәк универмагка хисапчы булып эшкә урнашты. Сеңлем белән ахирәтләргә әйләнеп өлгергән иделәр, шуңа күрә дуслашып-аралашып йөрүләре дәвам итте. Гомернең тиз узганлыгын беркемгә дә аңлатасы түгел, таң ата да, кич була дигәндәй. Инде безнең Рәфит белән өйләнешүебезгә дә ике ел булып киткән иде. Шушы араларда Фәһим дә хезмәт срогын тутырып кайтырга тиеш. Аны поезддан каршы алырга Фәрәзинә дә килгән иде. Үзе генә түгел, Ризәлә белән. Һәм менә шушы беренче күрешүдә үк Ризәләнең күзе Фәһимгә төшкән. Солдат боткасы кайбер егетләргә аеруча килешә. Фәһим дә танымаслык булып үзгәргән иде. Тагын да ныграк ыспайланган, чибәрләнгән, кыскасы, әзер кияү! Фәһимне ахирәте белән дуслашырга күндерә алмагач, Ризәлә сеңлемә бераз үпкәләп тә йөргән. Юк, Фәрәзинә белән Фәһим арасында бернинди дә хисләр юк, бары кода-кодача булып кына аралашалар. Ләкин Фәһимне Ризәлә дә кызыксындырмаган. Йөрәккә ачкычны өченче берәү яратырга калса, булмый икән шул. Фәрәзинәнең Ризәлә белән араны да бозасы килми, чөнки әйбер дефициты заманасында, ахирәте бик кулай кеше. Инәйләр дә төпчек кызларына акча жәлләмәделәр, кайчан гына кайтып сораса да, биреп җибәрделәр. Ризәлә хәтта безгә дә кышкы итекләр юнәтеп бирде.
Фәһим кайткан икенче айны башкаладагы бердәнбер университетның рабфагына укырга китте. Ә киләсе сентябрь аенда инде ул беренче курс студенты иде. Әлбәттә, Ризәлә аны үзенә каратыр өчен күп көч салган, төрле ысул-алымнар кулланган. Безгә алып биргән кышкы итекләр дә шуларның берсе булгандыр дип беләм. Фәһим Оля исемле керәшен кызы белән дуслашып йөри башлагач та, өметләре өзелмәгән әле аның. Әмма Фәрәзинәнең аңа шул вакытта ярдәмгә килмәгәнен, җае чыгу белән, үч алыр өчен кулланачагын, беребезнең дә башына кереп тә карамады. Җырлыйлар бит әле, үпкән-кочкан, җилгә очкан дип. Алар очрагында үбешү-кочышу түгел, хәтта җитәкләшеп йөрү булмаса да, кеше күңеле — кара урман шул, анда ни ятканын беркем белми.
Диплом алгач, Фәрәзинә шәһәр егетенә кияүгә чыкты. Әлбәттә, кыз ягыннан шаһит Ризәлә булды. Әйтеп киткәнемчә, телгә күршегә керми торган булуы өстенә, бик моңлы итеп җырлый да иде ул. Яшьләр табынын шундый күңелле итеп алып барды: кунак булып чакырылган Фәһимнең дә исе китеп тыңлап утырганы исемдә калган. Бервакыт сүз чыгып, сеңлем Ризәләнең эшендә өйләнгән ир белән чуалганын ычкындырган иде. Үтә дә ачык изүле күлмәге, аракы салынган рюмкаларны шактый еш бушатуы, үзен артык та иркен тотуы, әллә чынлап та шулай микән, дигән шик тә кереп куйды.
Наил кияү белән Фәрәзинә туйдан соң шәхси агач йорттан бер бүлмә арендалап яши башладылар. Ризәлә дә аларга килеп йөри, дуслык дәвам итә. Килгәндә, әлбәттә, буш кул белән килми — берәр дефицит товарга аның сумкасында һәрвакыт урын табыла. Болай йөрүенең үзенә күрә сәбәбе дә бар. Ризәлә читтән торып уку бүлегеннән «койрыклары» аркасында укудан чыгарылган иде. Ике елдан соң яңадан торгызылды. Ничек тә кулга диплом алып, эштә үрләргә кирәк аңа! Ә бу эштә Наил белән Фәрәзинәдән дә кулай кешеләрне каян табасың? Бигрәк тә инде бу вакытта институтта ассистент булып эшли башлаган Наилнең ярдәме тиячәге көн кебек ачык. Сеңлемнең яшь баласы белән Ризәләнең язма эшләрен эшләргә әллә ни вакыты юк юклыкка, ләкин ирен ай-вайга карамый ризалата. Игелеккә каршы игелек белән җавап бирү безнең канга сеңгән ич. Наилнең үзенең дә читтән торып аспирантурада укыган чагы. Күп вакыты институтта, китапханәләрдә үтә. Кичләрен соң кайтырга туры килүе, арендалап яшәгән йортларының шәһәр читендәрәк булуларын искә алып, Наилнең әтиләре үзләренең шәхси машиналарын аларга вакытлыча биреп торырга булалар. Машина булгач, бала белән авылга кайтып йөрүләре дә җиңеләйде. Инде бу вакытта Фәһим белән Оля да өйләнешеп, матур гына яшәп киткән иделәр. Ризәләнең дә теге ире белән мавыгып, Фәһимнән сүрелгән чагы. Шулай тормыш үз юлыннан дәвам иткәндә, туксанынчы еллар башланды. Ул чордагы үзгәрешләр бөтен өлкәгә дә кагылды, хәтта кешеләрне дә, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә алыштырып куйган кебек булдылар. Кичәге партия, комсомол хезмәткәрләренең дә кайберләре сәүдәгәр булып, сагыз, шоколад, сок сатарга чыгып киттеләр. Наил кияү кода-кодагыйның бердәнбер баласы булгач, сеңлемнәр гаиләсенә алар ягыннан ярдәм күп булды. Кризис башлангач, җыелган акчалары «янмасын» өчен (икесе дә заводта күп акча алып эшләгән булганнар икән), кулдан булса да, Наил исеменә җиңел машина алдылар. Ризәлә бу вакытта Төркиядән товар алып кайтып, сатуга керешкән иде. Әзрәк акчасы булыр дип, Наил ялларда аны машина белән районнарга йөртә башлады. Бу вакытта Фәрәзинә икенче баласы белән авырлы иде.
Дәвамы бар
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев