Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Тарту көче (2нче кисәк)

Билгеле, егет аның җан авазын ишетмәде, тырышып-тырышып сызык сызуын белде.

Егетне Тәзкирәгә бәйләп торучы җепләрнең соңгы чиккәчә тартылуы һәм, бу киеренкелеккә чыдамый, берәм-берәм өзелә баруы әнә шул чакта башланмады микән?
...Ишек алдында кырык бернең җәе чәчәк атты. Уку елы тәмамлану уңаеннан урман аланында укытучылар өчен бәйрәм оештырдылар. Учак ягып, шулпа пешерделәр, кайнар көлгә бәрәңге тәгәрәттеләр, самавырлары гөҗләп кайнап торды. Зариф тальянын тартып җибәрде, җыр-бию, уен-көлке гөр килде.
Күңел ачып туйгач, өлкәннәр ат арбасына утырып кайтырга чыкты. Яшь-җилкенчәк җырлый-җырлый тәпиләп кенә авылга юнәлде. Зариф белән Асия арткарак калды.
Ашыкмый гына сөйләшмичә атлады алар. Иңбашлары бер-берсенә орынып киткән мизгелләрдә, Асия, каушап, читкәрәк тартылды. Бөтен тәненең эсселе-суыклы булып чемердәп куюы кызны әллә нишләтә, бу халәтеннән ул үзе дә читенсенә, ояла иде. Егет кыюлана төште, кызның бармак очларыннан тотып, учына кысты...
Учы җылы иде Зарифның, шундый рәхәт, җылы уч...
— Бүген кич клубта кино була... «Цирк» дигән... Барасыңмы?
Кыз ишетелер-ишетелмәс пышылдады:
— Әйе-е-е...
— Мин сезгә керермен... Бергә барырбыз... Бәлки әле чәй дә эчертерсең...
Асиянең йөрәге «жу-у-у» итеп китте.
Казан кебек җирләрдә әллә шулай микән? Өйгә үк керсә! Бигрәк оят! Тәрәзә пәрдәләрен чайкап эләргә кирәк! Кичкә кадәр өлгерәм үзе... Чәй дә эчертергә туры килсә? Ничек тә сер бирмәскә иде!
Кыз каушады, ни дип җавап бирергә белми тилмерде.
Ә «юк!» диясе килми, бер дә килми!
...Ашыгып кайтты да пыр тузып җыештырына башлады. Югыйсә өйләре болай да «ялт» иткән чиста иде. Әнисе белән икәү генә торалар, абыйлары шахтага китте дә шунда төпләнде. Тәрәзәгә «кетер ак» пәрдәләр эленеп, идән-сәкеләр кырып юылды. Самавыр да әллә кайчаннан бирле җырлап утыра. Иң матур күлмәген киеп, көзге каршына килде.
«Сөйгәнеңне көтү» дигән ләззәтле дә, газаплы да халәт башланды.
Инде караңгы төшеп, күктә йолдызлар кабынгач та көтте әле ул. Клубтагы кино тавышы монда кадәр ишетелеп торды, әллә нинди таныш түгел матур җыр ачык тәрәзәдән өйгә агылды:
«Я другой такой страны не знаю-ю-ю...
Где так вольно дышит челове-е-е-к...
Җыр тынды, халык әкренләп өйләренә таралды...
Түбән очта ук (әллә Тәзкирәләр өе тирәсендә инде?) тальян аваз салды. Болай итеп бары тик Зариф кына уйный белә иде... Иртәгесен әнисе урамнан яңа хәбәр ияртеп керде:
— Укытучы Зариф өйләнә икән бит. Иртәгә Тәзкирәне сорарга төшә, ди... Тәзкирәнең әнисе чишмә янында сөйләп торды: «Нык хуҗалыклы, баерак кешегә бирәсебез килгән иде дә, «җаны теләгән — җылан ите ашаган, диләр...»
Асия өнсез калды.
Асия белән Зарифның урманда җитәкләшеп йөрүе турындагы хәбәрнең Тәзкирәгә «чыбыксыз телефон» аша бик тиз килеп ирешүен кыз белми иде. Ишетүе булган, Тәзкирә Зарифның мәктәптәге теге бүлмәсенә чапкан, ди. Килеп тә кергән, егетнең муенына да сарылган, ди. Яратам, дидең бит! Мин сиңа кияүгә чыгам! Өйлән миңа, дигән ди!
Монысын, «чыш-пыш» итеп, колактан-колакка гына сөйләделәр. Күпмесе дөрес, кайсысы ялган булгандыр — белгән юк! Чыны шул: егерме беренче июнь көнне яшьләр авыл советына барып язылышып та куйдылар.
Икенче көнне килеп ирешкән сугыш хәбәре туй мәшәкатьләрен бик тиз оныттырды. Бер атна үтәр-үтмәс, башка бик күпләр кебек, Тәзкирә дә ирен сугышка озатты... 
Сугыш авылны үзгәртте. Үзен дә, кешеләрен дә, уй-фикерләрен, хыялларын да әллә нишләтеп бетерде. Үзгәрмәгән бары бер генә нәрсә калды — Асиянең мәхәббәте.
Кырык бернең августында фронттагылар турында беренче хәбәр килеп иреште. Иң беренчесе — Зариф турында иде... «Хәбәрсез югалды» дигән язу күпләрне аптырашта калдырды.
«Хәбәрсез югалды»! Ни дигән сүз инде ул? Кеше югала микәнни? Әллә хат язалмый дигәнне аңлатамы? Үлде димәгән ич, исәндер бит,» — дип баш ваттылар. 
Соңрак мондый хатлар ешайды. Инде берәү дә гаҗәпләнми башлады. Тагын кем турында «кара кәгазь» килер икән дип, шомлана-шомлана куркып көттеләр.
Тәзкирә исә, колхозга килеп йөргән «уполномоченный» егеткә кияүгә чыгып, Казанга ук китеп барды. Бер-бер атлы әти-әнисен дә югалткан иде кыз, шуңа күрә аны берәү дә гаепләмәде. «Кара әле, бәхете бар икән кызның, нинди егетне эләктерде бит», — дип, көнләшүчеләр дә табылды әле. Тәзкирә ишек-тәрәзәсенә такта кадаклады.
Асияне пионервожатый гына димәделәр, ир укытучылар фронтка киткән саен, яңа дәрес өя тордылар. Укыта-укыта, үзе дә остара барды, балалар белән бергәләп, үзе дә өйрәнде.
Инде сугыш бетәр дигән өметләр уянып килгәндә, Тәзкирә исеменә бер хат килеп төште. Хатны иясенә тапшырырга кирәк иде, чөнки конвертындагы кара пичәте, әллә ничек сискәндереп, шуңа ишарә итеп тора. Әмма Тәзкирәнең шул китүдән авылга кайтып күренгәне дә юк. Сораша-белешә торгач, ачыкланды тагын: ире хәзер бик зур түрә икән, ике катлы зур йортның болын кебек бай фатирында яшиләр, ди. Ниндидер йомышы төшеп Казанга баргач, персидәтел Сафаның Тәзкирәләргә кергәне бар булып чыкты. Керү генәме! Тәзкирә язып биргән телефон номеры күлмәк кесәсендә һаман йөри икән.
Теге кәгазьне табып, идарәдәге телефоннан Казанга шалтыраттылар. Тиктомалдан, бер хат өчен генә Казан тикле Казанга чыгып чапмассың бит!
— Конвертын ерт та, хатын кычкырып укы! — диде чыбыкның теге очындагы Тәзкирә тавышы.
Персидәтел Сафа, күз күрмәүдән зарланып, хатны идарәгә килеп кергән Асиягә төртте. Хат рус телендә язылган иде. Асия күзләрен генә йөгертеп чыкты да, бермәл тын алалмый, сулышы буылып торды.
— Исән! — диде. — Зариф исән икән! Госпитальдә, ди!
Тавышы калтырады, кулындагы телефон трубкасы дер дә дер килде.
— Ампутация нижних конечностей, дигән... Бу сүзнең мәгънәсен Асия аңламады.
— Ярасы зур, ахры... Военврач килеп алырга кушкан... Арча госпиталенә кайтарганнар, ди! Тәзкирә! Алло! Алло, дим! Тәзкирә! Ишетәсеңме мине?
Теге якта эндәшмәделәр: элемтә өзелгән иде.
Колхоз идарәсендәге хатын-кыз мышык-мышык килде.
— Исән, ди бит! Менә бәхет! Миңа да шундый хат килсә икән!
Сугышның нәрсә икәнен белгән Сафа гына авыр сулап куйды:
— Да-а-а-а... Җиңел булмас егеткә яшәүләре... Ике аяксыз, ди бит...
Асиянең тәннәре чымырдап китте. Кышын Арча вокзалында күргән аяксыз солдатны хәтерендә яңартып, кыз өстәлгә сыгылып төште.
Телефон исә тынып калган, Тәзкирәнең хаттагы хәбәрне ишетеп җиткермәве көн кебек ачык иде. Асия кат-кат шалтыратса да, Казан белән яңадан тоташтырмадылар.
Коммутатор кыз:
— Аптыратмагыз инде! Трубканы алмыйлар бит! — дип кычкыргач кына, уеннан кире кайтты ул.
— Эх, белми калды бит! Зарифның исәнлеген ишетмәде бит! — дип өзгәләнде бар хатын-кыз.
Бер мизгелгә барысы да, әллә ни әһәмияте булмаган нәрсәдәй, Тәзкирәнең инде бүтән кеше хатыны булуын истән үк чыгарып ыргыткан ләбаса...
Персидәтел Сафа хатны бирергә, хәбәрне җиткерергә кирәк дигән фикергә килде.
— Әдрисе асат кына иде, чукынмыш... Бауман урамында... кызыл чиркәү янындагы йорт... беренче квартир... Нумиры истән чыккан, каһәрнең... Нишләмәк кирәк, мин үзем китә алмыйм... Иртәгә райкомда җыелыш... Бөтен ышаныч синдә, сеңелем... Арчага кадәр минем белән барырсың. Син инде Казанга баручы берәр поездга эләгү җаен карарсың...
Персидәтел сүзе — закон.
...Эзләде, тапты, Тәзкирәне күрде. Озын ялтыравык халат кигән, корсагы түгәрәкләнеп килгән Тәзкирә үзенә охшаган да, охшамаган да иде. Сүзне кыска тотты:
— Киләсең калмаган. Телефоннан әйттең бит инде... Ни дим... Мин анда барып тормам инде...
— Ул сине көтә бит...
— Көтми. Ирем шалтыратты.
— Ничек инде?
— Менә шул: мин Зарифка сиңа үч итеп кенә чыктым!
Олы авыр ишек «дык» итеп ябылды.
...Асия Арчага кайтучы поездга утыра алмады, төнне вокзалда үткәрде.
Бик озын, чиксез озын төн булды ул. Иртәгесен, Арчага кайтып җиткәндә, ялт итеп кояш чыккан, көн дә җылытып җибәргән иде. Асия башын күтәрде дә, кояшка таба йөзе белән борылып, чытырдатып күзләрен йомган килеш, бераз гына шулай басып торды. Йомык күз белән дә тоемлана алган ниндидер җылы яктылык рәхәт итеп битен сыпырды...
...Шул рәхәт яктылыкта коенып, Асия атлады да атлады. Чанадагы Зарифның сөйләшмәвенә дә әллә ни исе китмәде аның.
«Җанланыр, ул да тернәкләнеп китәр әле. Ничә еллар үткәч, туган авылына тартылып кайткан егет бит ул. Хәзер инде авылы аны бервакытта да ташламас...»
...Ә Арчадан авылга кадәрге ара әллә ни ерак та түгел — бары тик егерме чакрым гына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев