Ташлама мине (3нче кисәк)
Сезнең игътибарга Мөнирә Сафинаның хикәясен тәкъдим итәбез.
Гөлкәй башын иеп кайтып кергәч, шаккатып өй уртасында бераз басып торды. Өй эчендә берни калмаган, Рафис бер кәгазьгә «Хуш, бәгырь!» дип кенә язган да, ишеккә ябыштырып киткән.
Башка вакыт булса, хатын истерикага бирелер иде. Мәчеттән яңа гына кайткан Гөлкәйнең колагында имамның җанга рәхәтлек бирә торган бәрхет кебек йомшак тавышы яңгырый: «Аллаһы Тәгалә белән булсаң, сиңа меңләгән кеше начарлык эшләргә теләсә дә, берни дә кыла алмаячак!» Бер сүз сине аяктан ега алган кебек, сыгылып төшкән җирдән күтәреп алырга да сәләтле икән. Гөлкәй дә башын күтәрде, иңнәрен турайтты, яшьлегендә кылган хаталары өчен бирелгән җәзага риза булды. Икенче көнне үк табиб янына китте, бала нинди генә хәлдә туса да, табачагын әйтте. Күпне күргән табиб эндәшми генә булачак ананың иңнәреннән какты. Хуплавы булдымы, әллә ананы алда күпме газаплар көтүен аңлап, кызгандымы...
Гөлкәй өчен бөтенләй икенче төрле, яңа тормыш башланды. Бала бүлмәсен яңадан, мөмкинлеге чикләнгән кеше өчен яраклы итеп ясаттырды. Андый баланы тәрбияләү серенә төшенергә теләп, төрле китаплар укыды. Кайда, кемдә инвалид бала бар, ишетсә, ярдәмгә ашыкты. Төрле кешедән төрле сүз чыга, хикмәтле сүз ишетсә, тиз генә язып куярга тырышты. Кая барса да, сумкасында Коръәне булды. Үткән көне өчен Аллаһка рәхмәт әйтеп йокларга ятты, шөкерлек һәм бисмилләһ белән көнен башлады. Өйдә ялгызы гына калгач, туачак баласы белән сөйләшергә гадәтләнде. Аптыраш, нигәдер ул баласы белән сөйләшкәндә, аның гарип булып туачагын онытып җибәрә, аның белән: «Менә син тәпи йөри башларсың, мин сиңа матур күлмәкләр алып киертермен, икәү бергә бер дә аерылмабыз. Сиңа тимераякта шуу ошыймы? Ошаса, син фигуралы шууга йөрерсең. Ә мин синең беренче тамашачың булырмын. Мин сине Коръән укырга да өйрәтермен. Син иң бәхетле бала булырсың», — дип сөйләшә һәм үзенең кыз бала табачагына тамчы да шикләнми иде.
Бертуктаусыз: «Раббым! Үтенәм синнән, мине газапла, күпме телисең, шуның кадәр авырлык бир, әмма балама саулык бир! Раббым! Сорыйм синнән, баламның барлык әгъзаларын бөтен ит, аның язмыш китабына «гарип булып туачак» дип язган булсаң, ул язуны сөртеп, «сау-сәламәт булып туа» дип язып куй. Ярдәмеңнән ташлама, Раббым!» — дип ялварды.
Тагын бер бик мөһим адым ясыйсы бар Гөлкәйнең... Үлеменә үзе сәбәпче булган бәхетсез кызның каберен эзләп табасы, тезләнеп гафу сорыйсы бар. Соңга калмадымы икән инде? Таныш имам: «Тәүбәгә килергә беркайчан да соң түгел», — дип әйтә дә әйтүен. Гөнаһы бик зур бит Гөлкәйнең ул кыз бала каршында...
Рузаниянең каберен эзләп табу ансат булмады, әмма Гөлкәй өметен өзми гел эзләнде, сораштырды һәм тапты да.
Зиратның иң аулак почмагына, тимер рәшәткә кырыена җирләгәннәр икән бичараны. Бер калай кисәге кадакланган бүрәнә басып тормаса, монда кабер бар дип уйламассың да. Ятим бала... Үлгәч тә кадер юк шул сезгә...
Гөлкәй зират кырыена чыгып, телефоннан дусларына шалтыратты. Ике сәгать эчендә каберне тәртипкә китереп, чардуган белән әйләндереп тә куйдылар. Кабер өстенә чәчәкләр утырткач, дуслары: «Ташны да үзебез урнаштырабыз, дәшәрсең», — дип кайтып киттеләр.
Гөлкәй калды, аның әле Рузания белән сөйләшәсе бар иде.
Башта озаклап дога кылды. Куркып кына килсә дә, каберне тәртипкә китергәннән соң, өстеннән тау-ташлар төшкән кебек булды. Акылы белән мәрхүмәнең ишетмәвен аңласа да, күңеле белән киресенә өметләнә, эчен бушатса, үзенә дә яшәргә ансатрак булыр дип уйлый иде.?
— Рузания... Менә, беренче кат очраштык... Күпме вакыт узгач... Мине таныйсыңдыр инде. Кичерә алсаң, кичер мине! Беләм, синең алда коточкыч гаепле мин. Туй алдыннан ирем булачак кешенең хыянәтен күргәннән соң, бәгырем катты. Бер кешегә дә ышанырга ярамый икән. Шушы уй күңелемә кереп урнашты. Рафисны бик яраткан булгансың икән. Мин әле аңладым... Синең яратуыңа, сиңа лаек кеше булмаган ул. Беренче авырлыктан ук сине дә ташлап киткән булыр иде. Рузания! Яши-яши аңладым, хатын-кызның күз яшенә, гомеренә торырлык ирләр юк икән ул! Нигә син берәр кешегә эчеңне бушатмадың? Нигә балаңны харап иттең? Балаңны тапкан булсаң... нинди бәхетле кеше икәнлегеңне аңлаган булыр идең. Юк, юк, сине гаепләмим мин! Мин гаепле барысына, мин генә! Шуны аңлаганга күрә, синең каберең алдында тезләнеп торам да инде. Кичер мине, Рузания! Синең кичерүең бик кирәк миңа, бик кирәк. Туачак балам хакына кичер! Мин аның сәламәт булып тууын бик телим. Син кичерсәң, бөек Зат та мине кичерер дип өметләнәм. Моннан соң, син каршы килмәсәң... каберең янына килгәләрмен әле мин. Кызымны да алып килермен. Без синең кабереңне чистартып, матур итеп тотарбыз, чәчәкләр үстерербез, догабыздан ташламабыз сине. Син кичермәсәң дә... барыбер килербез... Кичерсәң, ничек әйбәт булыр иде, Рузания! Рәнҗешле язмыш бик яман, тормыш түгел, тоташ газап икән ул...
Гөлкәй эче бушаганчы сөйләде дә сөйләде. Кабер генә бер сүз дә дәшмәде... Башларын игән агачлардагы кошлар да сайрауларыннан туктап, тын калдылар. Үзендә, тәнендә искиткеч җиңеллек тойган Гөлкәй сукмактагы кып-кызыл җиләкләрне таптап чыгу юлына атлады. Соңгы мәлдә борылып кабергә күз салды. Әллә кайдан күренеп торган кабер элеккечә мескен, ташландык хәлдә түгел иде инде.
Тормыш дәвам итте. Икенче кат "УЗИ«га бармады Гөлкәй. «Нинди генә булып туса да, ул бала минеке, аны миңа Аллаһ бирде», — дип баш тартты. Күпме генә үгетләсәләр дә, хирург ярдәменә дә риза булмады, «Баланы үзем табачакмын!» — дип кырт кисте. Әнисенең кызганулы, хезмәттәшләренең кинаяле, танышларының мыскыллы карашыннан туеп: «Санаторийга китәм», — дип хәбәр таратты.
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев