Ташлама мине (ахыры)
Сезнең игътибарга Мөнирә Сафинаның хикәясен тәкъдим итәбез.
Интернет киңлекләрен айкый торгач, иң ерак, табигате белән оҗмахка охшаган бер авылны тапты да, «Бер ай ял итәм», — дип, ялгызы гына яшәүче, үзенең ничә яшьтә булуын да белмәгән Хөрмия әбигә килеп урнашты.
Авылдагы нибары биш йортта өч карчык, ике бабай яшәгәнен белгәч, көн саен аларның хәлләрен белеште. Урман аша чыгып, күрше авыл кибетеннән кирәк әйберләрен алып кайтып бирде. Кичке хозурлыкка сокланып, әби-бабайлар белән капка төбендә утырды. Алар ни сөйләсә дә, шуны рәхәтләнеп тыңлады. Кызык хәлләр сөйләсәләр, күз яше чыкканчы көлде. Моңсу хатирәләрен тыңлаганда, сагышланды. Авылдагы тынлык, шау-шу булмавы ошый иде аңа. Шимбә-якшәмбе көннәрендә генә авылга җан керә, шәһәр кунаклары шау-гөр килеп ял итеп, рәхәт чигеп, бер атнага җитәрлек көч җыеп китәләр. Алардан соң авылга янәдән тынычлык иңә.
Гөлкәйгә авылда бик-бик рәхәт иде. Иртән йокыдан торуга яланаяк болынга ашыга. Яше кырыкка якынлашкан димәссең, әйтерсең лә аңа унҗиде дә тулмаган, күңеле яшь тай сыман уйнаклап тора. Чәчәкләр арасына сузылып ята да күктәге болытларга карап, күңелен бушата: «Әй, болытлар! Минем сагышларымны да үзегез белән алып китегез. Туачак балама саулык алып килегез. Сез бик биектә, бер урында гына тормыйсыз, әгәр дә Аны күрсәгез, әйтегез: «Гөлкәй исемле бер адәм баласы Сине бик ярата. Аның баласына дигән аякларны китереп куймассыңмы икән?» — дип үтенегез. Аның Синнән башка ярдәм сорарлык беркеме юк, зинһар, ярдәм ит аңа», — диегез!" Шулай дип үтенә дә, өметләнеп, каядыр ашыккан болытларны күз алдыннан югалганчы озатып кала.
Ромашка кырына барып башына тәкыя үреп кия, иксез-чиксез иген кырына карап шакката. Күр әле бу иркенлекне! Ничек моңарчы ташкалада яши алган ул? Менә баласын тапса, шундук авылга кайтып йорт сатып алачак! Моннан соң, бу авылның гүзәллеген күреп, саф һавасын сулап кинәнгәннән соң, ул инде шәһәрнең тузанлы һавасын сулап ятмаячак. Кызына тәкыя үреп киертер, аның белән җиләккә йөрер, себерке җыярга өйрәнерләр, мәтрүшкәле себерке белән мунча керерләр... Әй! Кадерен белерләр иде әле яшәүнең... «Кәҗә сөте эчсәң, бер чирең калмый», — ди әнә Хөрмия әби. Гөлкәй дә кызына кәҗә сөте генә эчерер. Яшәячәк әле алар, яшәячәк, Аллаһы боерса! Күңеле тулган хатын челтерәп аккан салкын чишмә суында битен юа, кушучы белән йотлыга-йотлыга суын эчә. Бу авылның суында да мең хикмәт бар ахры. Авырга узганнан бирле аяклары шешенеп изалана иде, монда килгәннән соң бетте. Чишмәнең чылтырап аккан тавышын тыңлап та күпме сихәт алды! Мең рәхмәт Бәһрәм бабайга! Чишмәгә юлны ул күрсәтте бит. Гөлкәйгә уңайлы булсын дип, йомшак утыргычка кадәр ясап бирде. Әй, авылның балаларча самими, керсез күңелле кешеләре! Ничек ярата сезне Гөлкәй! Гомерегез озын булсын. Әле сезнең янга бала күтәреп кайтасы бар Гөлкәйнең. Берни белми бит ул. Үзегез кебек, җирне яратырга, анда эшләргә өйрәтерсез, бала карашырсыз...
Менә шундый уй-хыяллар белән канатланган хатын әбиле өйгә ашыга. Аны көтеп торган, якын иткән кешенең булуы Гөлкәйгә канатлар өсти, көчлерәк итә.
Гөлкәй кайтып керүгә, Хөрмия әби кәҗәсен савып, сөтен әллә ниткән тәмле үләннәр белән сафландырып, өстәлгә китереп куйган була. Шәһәр баласы өчен ят булган, гомерендә бер тапкыр да күрмәгән, кетердәгән ак төс белән акшарланган борынгы мичтә коймак пешерә. Тавык йомыркасының да тәме бөтенләй икенче төрле монда. Гомеренә йомырка ашамаган Гөлкәй һәр көнне пешкән йомырка, тәгәрәткән бәрәңге ашый башлады. Булса да булыр икән бу дөньяда мондый рәхәтлек! Хөрмия әби көн дә җиргә иңгән мунчасына яга. Шәһәр сауналарың бер читтә торсын. Кара ипине җебетеп, суын мич ташына сипсәң, әллә ниткән хуш исләр чыга икән! Тәнеңә Хөрмәтулла бабай китергән балны сылап, ипинең хуш исләрен иснәп утырасың, кайда икәнлегең, борчуларың, кайгыларың юкка чыга, онытыла. Галиҗәнап тынлык та, табиб кебек, дәвалау сәләтенә ия икән. Бар җиһанда шушы авыл, Хөрмия әби һәм аның мунчасы гына бардыр кебек тоела.
Сихерчедер бу әби, валлаһи! Мунчага кереп Гөлкәйнең аркасын юганда, догалар укып, йомшак куллары белән бил-эч турыларын сыпырганда, бик рәхәт була Гөлкәйгә. Үзенә генә түгел, карынындагы баласына да рәхәт булуын тоя. Авылга кайтканнан бирле кызы ник бер борчысын! Әнисе дәшсә, кулын эченә куйса, «мин монда, борчылма» дигән кебек тибенә башлый. Тибенә?.. Тибенә шул... Әллә?!.. Тукта, йөрәк, сабырсызланма, юкка өметләнмә, өмет өзелсә, бик яман булыр... Болай... ни булса да була инде...
Бер ай эчендә бала көтүнең иң рәхәт мизгелләрен кичерде Гөлкәй. Инде китсә дә буладыр. Авылдан, аның табигатеннән, кешеләреннән алган энергия, яктылык гомердә дә бетмәс көч биргән кебек.
Гөлкәй китәргә җыенды. Бала белән очрашуга инде тәмам әзер, нинди генә хәлдә туса да, иң матур һәм бәхетле булачак иде ул бала.
«Сатып алган сарымсак тиз бетә ул», — дип елап озатып калдылар аны «авылдашлары», бер айның тиз үтүенә боегып. Икенче юлы икәүләшеп, озакка кайтырга куштылар. Гөлкәйнең үзенең дә китәсе килми иде, әмма китми дә булмый. Тиздән, бик тиздән аның баласы да юлга чыгачак.
Машинасын кычкырта-кычкырта, акрын гына кузгалып китте хатын. Сау булыгыз, кырлар-болыннар, ромашка кыры! Сау булыгыз, сайрар кошлар! Сау булыгыз! Гөлкәй сезне бик сагыныр, сез дә аны онытмагыз! Рәхмәт сезгә көч биргәнегез, өметен арттырганыгыз өчен! Кайтырбыз, бик тиздән кайтырбыз сезнең янга, сау булыгыз, авылдашлар!..
Гөлкәйнең бала табарга килүен зур дулкынлану белән, бик җитди вакыйга итеп кабул иттеләр. Аның мондый адымга баруын хупламаучылар да, аңламаучылар да булды. Бары тик өлкән яшьтәге Людмила Викторовна гына: «Не бойся, дорогая, все будет хорошо! Умница какая! У тебя золотое сердце, а ребенок — дар Божий. И принимать нужно достойно этот дар, каким бы он не был. Я сама буду рядом, ничего не бойся, милая», — дип, аналарча Гөлиянең башыннан сыйпады. Хәлиткеч минутлар җитте...
Иртәнге кояш бала тудыру йортының тәрәзәләренә карауга, дөньяга бер бала туды. Бала түгел, могҗиза туды! Бу хәлгә ышанырга мөмкин түгел иде. Табибларны гаҗәпкә калдырып, әнисен бәхеткә күмеп, таң нурларына төренеп, җиһанга сау-сәламәт кыз бала аваз салды.
«Чудесаааа! Смотри, кого ты родила!» — дип, өскә таба күтәреп баланы әнисенә күрсәткән Людмила Викторовна Гөлкәйдән ким куанмый иде. Гөлкәйнең шатлыгы эченә сыймады, башкалар өчен могҗиза булса да, моның кем эше икәнен бары ул гына аңлый иде.
Хәлсез булса да, бәхетенең зурлыгына шөкер иткән ана: «Рәхмәт сиңа, Раббым! Ташламадың... Ташлама... Ташлама мине!» — дип пышылдады...
Тәмам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев