Ташлама мине (хикәя)
Сезнең игътибарга Мөнирә Сафинаның хикәясен тәкъдим итәбез.
1нче кисәк
Гөлкәй күлмәкнең әле берсен, әле икенчесен киеп карады, берсен дә ошатмады. Туй күлмәген сайлау шулай кыен эштер дип уйламый иде кыз. Барысы да күз явын алырлык матур, махсус Гөлкәй өчен тегелгән кебек, тәнгә сыланып, кызның зифа сын-буен тагын да сылуландырып җибәрә. Әле берсен, әле икенчесен киеп карап тәмам хәлдән тайды булачак кәләш. Кыздан туйган сатучы: «Киләсе атнада «завоз» була, сишәмбе кереп карагыз», — дигәч, сөенеп, бик тиз генә кибеттән чыгып китте. Юл уңаенда «Алтын» кибетенә кереп үзенә, Нәвиленә балдак карады. Монда да күңеленә ошаганы булмады. Әллә көне кире, әллә үзенең кәефе юк, кая барса шунда юлы уңмый. Аларның туе көнне иң якын дус кызы ял итәргә диңгезгә китә, бер туганнарының кызлары операция өстәленә кереп ята, тагын кайсыдыр үлем түшәгендә... Очсыз-кырыйсыз бер бетмәгән күңелсезлекләр тезелеп киткән. Аңа егерме яшь кенә бит әле. Әллә туйны кичектерергәме? Шулай шул, юкка гына түгелдер бит инде бу киртәләр...
Гөлкәй Нәвиленең номерын җыйды. Озак чакырып торганнан соң гына трубканы алдылар, әмма ул Нәвил түгел, ниндидер чит хатын-кыз тавышы иде. Кыз тиз генә «Видеозвонок» дигән төймәгә басты. Бик матур гына сөйләшкән шәрә хатын-кыз янында анадан тума басып торган Нәвилен күреп, чак акылдан язмады ул. Күзләрен чекерәйтеп караса да, шул ук күренеш, шул ук кешеләр. Менә, туйны кичектерәсе дә булмады, катлаулы кебек тоелган хәл үзеннән-үзе чишелде дә куйды... Күлмәк, балдак диеп тә баш ватасы юк. Чарасызлыктан, кыз шулай дип нәтиҗә ясап куйды.
«Видеозвонок» хакында белмәгән Нәвил чәчәк бәйләме күтәреп Гөлкәе янына бер түгел, ике килде. Кыз егетне күрергә дә теләмәвен, туйның булмаячагын әйтеп, егетнең борын төбендә ишекне шартлатып ябып куйгач, «Ну и дура!» — диде дә сызгыра-сызгыра китеп барды һәм башкача «офыкта» күренмәде. Монысы өчен рәхмәтле иде кыз егеткә. Аңлатып, мөнәсәбәтләрне ачыклап торасы булмавына сөенде. Ул көнне берничә тапкыр душка кереп, тәнендәге һәр күзәнәген "Нәвил«дән арындырырга теләгәндәй, каты мунчала белән ышкый-ышкый юынды. Шул рәвешле «яшьлектәге саф мәхәббәтенә» нокта куйды.
Еллар акрын гына уза бирде. Төссез еллар, кызыксыз тормыш... Байлык, дәрәҗә, янында юаш булса да ире бар. Ел саен диңгезгә ял итәргә өч-дүрт тапкыр барып кайталар. Бергә яши башлауларына да ун ел булып китте. Көткән бала юк та юк... Гөлкәй: «Бу байлыкны калдырырлык бер бала да ясый алмыйсың бит син!» — дип көн дә Рафисны талый. Югыйсә, ни Рафисның, ни үзенең гаебе юклыгын да белә. Тикшеренделәр, иң яхшы клиникаларның иң яхшы табиблары карады үзләрен. Алар да аптырашта: ир дә, хатын да сау-сәламәт, бала алып кайтудан мәхрүм булырлык бер генә сәбәп тә юк.
Беркөнне Гөлкәй күргән төшен сөйләргә иртән үк әнисенә шалтыратты: «Әни, миңа төшемдә берәү кәгазь кисәге биреп китте. Анда нидер язылган, чит телдәме, белмим, мин аны укый алмадым. Әмма сиңа язып күрсәтә алам». Кызы өчен җанын бирергә әзер торган ана егерме минут эчендә килеп тә җитте. Ул килгәнче, Гөлкәй төшендә күргән язуны сырлап куйган иде инде. Гомере буе укытучы булып эшләгән ана: «Гарәпчә булырга охшаган, берәр мөгаллимгә күрсәтеп карарга кирәк», — диде. Бергәләшеп үзләреннән ерак булмаган мәчеткә юл тоттылар. Мәчет каршында мәдрәсә барлыгын ишеткәне булган икән ана кешенең. Чәч-башларын тузгыткан ханымнарның башларына яулык япкач кына мөгаллим язуга күз салды. «Аллаһ» дип язылган монда. Ниндидер бик зур гөнаһың бар, димәк. Кан, күз яше... Ниятең начар түгел, бала табарга теләгән хатын-кызга Аллаһ ярдәмен салмый калмас. Ниятеңә ирешү өчен тәүбә итәргә, Аллаһ юлына басарга кирәк сиңа«, — дип, Гөлкәйне аяктан егарлык сүзләр әйтте. Каян белә бу кеше аның ниятен? Ун ел элек кылган гөнаһын каян казып чыгарды?! Яулыкларын салып калдырырга да онытып, ике хатын мәчеттән йөгереп диярлек чыгып киттеләр. «Әни, үземне генә калдыр әле, яхшылап уйлыйсым килә», — дигән булып, әнисе белән мәчет ишеге төбендә үк саубуллашты Гөлкәй.
Сизенә иде, шулай буласын хәтта көткән дә иде ул. Эштәгеләрнең үз артында ни сөйләүләрен дә җиткереп торалар. Баштарак игътибар итмәсә дә, үзе дә соңгы вакытта колагын «торгызып» йөри башлады. Гайбәтен чәйнәгән ике хатынны эштән дә куып карады, файдасы булмады. Ничек сөйләсәләр, әле дә шулай.
«Безнең җитәкче кыз баланың башына җитте, кеше ирен тартып алды, стерва бит ул, әнә хәзер кысыр, фәлән-төгән...» Нишләргә соң? Язу... Ни дигән сүз инде бу?.. Чынлап та мөгаллим сүзенә ышаныргамы? Ышанмаслык та түгел, маңгаеңа бәреп шундый сүз әйтсеннәр әле!
Күңеленә бер уй керсә, шуны эшләми калмый торган гадәте булган Гөлкәй, икенче көнне яулыкны илтү сәбәбе белән мәчеткә юнәлде. Бер сәгать тирәсе мәчетнең имамы белән аралашканнан соң, аның күңелендә бу кешегә карата ышаныч туды. Ул инде имам хакында хәбәрдар, сорашкан-белешкән, аның дәвасы белән савыккан кешеләрнең күп булуын ишеткән, хәтта авыр чирдән арынганнарның да булуын белгән иде. Имамга ерак-ераклардан да өшкертү өчен килүчеләрнең күп булуын белгәч, озакка сузмаска булды. Төрле китаплар сатып алды, аларны эш өстәленә таратып салды да берсен кулына алды. Намаз укырга өйрәтә торган китап икән. Кабинет ишеген бикләп алганнан соң, намазлыгын идәнгә җәеп, намаз укырга җыенды. Кинәттән генә берни килеп чыкмаслыгын аңлагач, намазлыгын җыеп куйды да догалар өйрәнмәкче булды. Теле көрмәкләнде, бу догаларны, сүзләрне өйрәнү мөмкин булмаган эш сыман тоелды. Әмма ул бирешергә җыенмады. Максаты зур, ымсындыргыч иде аның. Менә бу кәкре-бөкре хәрефләрне өйрәнеп алсамы?! Гөлкәй мәчетнең телефон номерын алган иде, трубканың теге башында имамның йомшак тавышын ишеткәч: «Бу мин әле, теге бәхетсез хатын, берни булдыра алмыйм», — диде дә елап җибәрде.
«Аюны да биергә өйрәтәләр, син дә өйрәнәсең, борчылма», — дигәннәр иде, хак булып чыкты, Гөлкәй иң элек намаз укырга, Аллаһыдан ялварып сорарга өйрәнде. Төрле догаларны тиз генә яттан өйрәнеп, чын ихласы белән ышанып, үзгәрергә, Аллаһка якынаерга тырышты. Коръән укырга да өйрәттеләр үзен. Ул инде эшкә киткәнче мәчеткә керми калмый, көн дә тартмага сәдака салып, күңелен тынычландыра. Үзенең тынычланып калуын, яхшы якка үзгәрүен тойгач, күңеле тагын да күтәрелде. Әле һаман да эш таба алмый йөргәннәрен ишеткәч, үзе эштән куган ике хатынны кире кайтарды. Коллективта да тынычлык, бер-берсен ашарга йөрүчеләр, чәйнәшүчеләр дә юк. Гаиләдәге тавыш та көннән-көн кими барып, бөтенләй бетте. Күңелле мәшәкатьләр белән, сиздерми генә, бер ел узып та китте...
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев