Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Татар атлары

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелектә нәсел эше буенча Татарстан Республикасы баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ярдәме белән быел “Татар атлары” исемле китап дөнья күрде.

Китапта татар атларының тарихы, аларны яңадан тергезү, үрчетү, тәрбияләү, куллану һәм селекция эше турында тулы мәгълүмат бирелә. Шулай ук аларның токым сыйфатлары: экстерьеры, төсе, конституциясе, продуктлылыгы мәсьәләре карала.

Китап нәсел эше инспекторларына, селекция белгечләренә, нәселле атлар үрчетүче хуҗалык җитәкчеләренә, ат яратучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

Әлеге китап белән Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә таныша аласыз. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев