Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Татар әдәбиятын сөючеләр берләште

15 ноябрьдә Казан шәһәрендә “Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Алар арасында алабугалылар да бар иде.

Әлеге чара Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә. Проектның төп максаты: татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында марафонда катнашучы һәркемгә 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не “Вконтакте” яисә “Инстаграм” социаль челтәрендә үз сәхифәсендә/аккаунтында башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп, билгеле бер хэштеглар белән урнаштырырга кирәк иде. Катнашу өчен ил һәм яшь чикләре юк.

Бу көнне дә концертлар залында 900дән артык финалист җыелган. Тантанага Казан һәм якын-тирә районнардан гына түгел, Омск һәм Ижау татарлары да килгән. Алабуга шәһәреннән 4 кеше финалга үтте. Катнашучылар арасында Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Раушания Вәлиева һәм Гүзәл Фатыйхова бар иде. Алар марафон кысаларында, башкалар белән беррәттән 21 көн дәвамында “Вконтакте” социаль челтәрендә укыган китапларыннан өзекләр куеп бардылар.

Гүзәл Фатыйхова сүзләренчә, бүләкләү тантанасында мактаулы кунаклардан Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин һәм башкалар булган. Тантана барышында язучылар һәм шәхесләр 900 марафончыга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар, китап укучыларга үзләренең киңәшләрен биргәннәр.

Төрле конкурсларда актив катнашучы, татар җанлы Гүзәл Фатыйхова үзенең әлеге чарадан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Әдәби марафон турында ишеткәнем булса да, катнашканым юк иде. Кызык өчен куелган шартларны үтәп, үземнең “Вконтакте” битендә укыган әсәрләрдән кызыклы өзекләрне куеп барырга булдым. Мондый марафонда катнашу миңа бик ошады. Бүләкләү тантанасында күп кенә язучылар белән таныштык, шулай ук фотосурәткә төшү мөмкинлеге дә тудырылган иде. Шундый чаралар уздырылып торса, әйбәт булыр иде, чөнки бу татар китапларын укырга, телебезне онытмаска, белемнәрне ныгытырга, яңа дуслар табарга ярдәм итә.

Билгеләп үтик, иң күп китап укучы район дип Саба районы танылган. Икенче урында – Апас районы Каратун мәктәбе, өченче урында – Казан.

Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәрендә әйтелгәнчә, “Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә...”. Әлеге марафон соңгысы булмас, алдагы марафонда тагын да күбрәк китап сөючеләр кушылыр һәм күпләрдә формалаштырган күркәм гадәт – китап уку югалмас дип ышанып калабыз.

Фотолар Гүзәл Фатыйхованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев