Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды Алабугада яшәп иҗат итүче Тәслимә Кәримова һәм Владимир Мироваевның яңа басылып чыккан китаплары белән тулыланды.

Алабуга төбәге күренекле шәхесләргә бик бай. Ул үзенең язучылары һәм шагыйрьләре белән горурлана ала. Күбесе Алабуга шәһәрендә туып-үсмәсә дә, алар монда яшәп иҗат иткәннәр һәм итәләр. Үзләренең иҗат җимешләрен китап итеп бастырып чыгарып безнең укучыларыбызны сөендерәләр.
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды Алабугада яшәп иҗат итүче Тәслимә Кәримова белән Владимир Мироваевның яңа басылып чыккан китаплары белән тулыланды.
Тәслимә Шәйдулла кызы матур табигатьле Кукмара төбәгендә туып үсә. Утыз сигез елга сузылган хезмәт юлының утыз бер елын Татарстан Республикасының төрле мәктәпләрендә укытучы, директор урынбасары булып үтә. «Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы», «Әйдәп баручы укытучы», «Хезмәт ветераны» булып лаеклы ялга чыга. Алабуга шәһәренең 2нче татар гимназиясендә балаларга тәрбия биргән укытучы буларак, китап укучыларыбыз аны хөрмәт белән искә ала.
Шушы чор эчендә Тәслимә Кәримова иҗат белән дә шөгыльләнә. 1992 елдан — Алабуга шәһәрендә эшләп киләче «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы. Шигырьләре төрле елларда «Мәгариф», «Аргамак», «Сөембикә» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Хезмәт даны» газеталарында дөнья күрде. «Алабуга нуры» газетасында да шигырьләре даими басылып тора. 1998 елда аның «Энҗе чәчәк», 2011 елда «Исми тор, вакыт җиле» исемле шигырь җыентыклары басылып чыга.
Бүгенге көндә Тәслимә апаның яңа басылып чыккан «Хәтер йомгагын сүткәндә» дип аталган китабын кулыма алам. Әлеге җыентыкка мөгаллимә-шагыйрә Тәслимә Кәримованың күңеленә уелып калган туган авылы кешеләре турында истәлекләре, шигырьләре тупланган. Китапны укып чыккач, Тәслимә апа туган авылы кешеләренең берсен дә онытып калдырмагандыр дип уйлыйсың, чөнки ул авылның бер очыннан икенче очына һәрберсен искә алып сәяхәт кыла. Китапның икенче бүлегендә әниләргә дә, сыйныфташларына да, туган як табигатенә дә багышлап иҗат иткән шигырьләре тупланган. Шулай ук «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары : «Насих Сөнгатулла улына», «Фәридәгә», «Гөлзадага», «Ләлә Абдуллинага», «Ләлә Абдуллинаның кызы Әлфиягә», «Композитор Владимир Мироваевка» атап язылганнары да бар.
Әлеге китап күпләребезнең күңеленә хуш килер дип ышанам.
Владимир Мироваев белән Алабуга халкын таныштырып торасы юктыр дип уйлыйм. Владимир Алексеевич — композитор, шагыйрь, мөгаллим, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе һәм «Ак каз» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе, «Мәдәнияттә ирешкән уңышлары өчен» дигән күкрәк билгесе иясе, «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре». Шулай ук Владимир Мироваев һәр кешегә игътибарлы, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер торучы, киң күңелле һәм зыялы, затлы шәхес. Алабугада һәм шулай ук безнең китапханәдә бер генә кичә дә Владимир Мироваевтан башка узмый. Алабуга шәһәре тарихында талантлы композитор буларак та тирән эз калдырган күренекле шәхесләребезнең берсе.
Без, китапханәчеләр, Владимир Мироваевның «Алабугам — ак калам» дип аталган җырлар китабын кулыбызга алып, бик сөендек . Әлеге җыентыкта Владимир Алексеевичның төрле елларда иҗат иткән җырлары һәм аларның ноталары да урын алган.
Алабугада яшәп иҗат итүче Тәслимә Шәйдулла кызы Кәримовага да, Владимир Мироваевка да иҗади уңышлар теләп калабыз, иҗат чишмәләрегез гел ташып торсын! Китап укучыларын китапханәдә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев