Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Яңа китап – яңа дус!

Китап сөюче дусларыбызны китапханәгә кайткан берничә яңа китап белән таныштырабыз.

Җәйнең җиткәнен сизмичә дә калдык. Күпләребез инде җәйге ялда, балалар каникулда. Шушы чорда без үзебезне китаптан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Быел үзизоляция вакытында китапның ни дәрәҗәдә безгә кирәклегенә тагын бер кат инандык. Китап буш вакытны уздырырга ярдәм итеп кенә калмыйча, тынычландыру чарасы булып та торды.
Китап сөюче дусларыбызны китапханәгә кайткан берничә яңа китап белән таныштырып үтәсебез килә. 
Узган гасырның 1960 елларында әдәбиятка килгән танылган әдип Габделхәй Сабитовның «Йолдыз яктысы» китабы өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш киләчәк. Әлеге китапта Габделхәй Сабитовның табигый сюжетларга бай булган, халыкчан матур тел белән язылган җыйнак һәм җиңел, салмак хикәяләре урын алган. Балалар авторның «Югалган йолдыз», «Аяклы бәхет», «Кадерле бүләк» һәм башка хикәяләрен укып хозурлана алачак.
Башкортстанның танылган язучысы, Шәйехзада Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрзанә Акбулатова исеме күбебезгә таныш та түгелдер. Фәрзанә Акбулатова «Атай икмәге», «Зәңгәр кыялар», «Иң тәмле китап» кебек китаплар авторы. Ә бүген «Аның исеме — мәхәббәт» дип аталган китабын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Әлеге китапка кергән «Гөлҗимештә бал тәме», «Сез һаман да җәяүме, синьорита», «Мин тышлыкны тыңладым» повестьлары һәм «Аның исеме — мәхәбәт», «Сыңар алка», «Югалган Зөһрә кыз» кебек хикәяләрендә төрле чор вакыйгалары сурәтләнә. Һәр дәвер кешеләр, халыклар язмышына үзенең сынауларын төшерә. Катлаулы, четерекле хәлләр эчендә адәм баласының рух ныклыгы, иманы, тәүфигы сынала. Әлеге китапта башкорт халкының матур традицияләрен саклап калган гүзәл хатын-кыз образларын очратырга була. 
Марсель Галиевнең «Кәефеңә көя төшермә» китабында соңгы елларда язылган юмористик хикәяләре, язучылар, сәнгать кешеләре турында мәзәкләре, кызыклы истәлекләре урын алган. Каләмдәшләренең үзеннән көлеп язган истәлекләрен туплап, Марсель Галиев җыентыкның мәгънәсен тагын да баетып җибәргән.
Әлеге китаплар сезне кызыксындырса, Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегеннән алып укый аласыз. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев