Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Йолдызлар елмая (хикәя)

Гүзәл Әдһәм

Иң элек Сәриягә якын дусты Гөлчирә хыянәт итте. Уйламаганда-нитмәгәндә шундый этлек эшләде дә куйды бит әй! Нигә? Ни өчен? Сәрия моны аңлый алмый интекте. Көнләшә дисәң — нидән көнләшергә? Гөлчирә аңа караганда күпкә чибәррәк. Ап-ак тешләрен күрсәтеп бер елмаеп та җибәрсә, "Мисс-Европа«ларың бер читтә торсын. Киемнәре дә Сәриянекеннән затлырак, кыйммәтрәк аның... Шулай да кызның кыланышы йөрәгенә утлы һәнҗәр булып кадалды...

«Нигә шулай килеп чыкты соң?» Серләре уртак дусты нигә шулай түбәнсетеп көлде аннан? Уйламаганда-көтмәгәндә, кисәктән, чалып еккандай булды бит! Ай-һай, каты кыланды Гөлчирә! Сәриянең әле һаман да, һушын җыя алмыйча, печәнлектә елап ятканын белә микән ул?
...Аларның дуслашып китүе көтмәгәндә булды. Мәктәпне бетергәч, Казанга килеп, училищега укырга керде Сәрия. Хыялы — пешекче булу иде. 
Коридорда Гөлчирәне очраткач, куанычыннан кочаклап ук алды үзен. Ун ел буе параллель сыйныфларда укып, бер-берсен белсәләр дә, якыннан аралашмыйлар иде. Ә монда, чит-ят җирдә, дуслаштылар да киттеләр. Казан артындагы авылларына да һәр атнаны бергә кайтып йөрделәр, ә Казанда исә тагын бергә, тулай торактагы урыннары да бер бүлмәгә туры килде.

Менә шулай «агылый белән тагылый» кебек укып йөргән көннәре иде. Дөрес, Гөлчирә үзен Сәриядән өстенрәк тота. Тотса тота инде, Сәрия моңа үпкәләми дә, кимсенми дә. Гөлчирәгә шулай килешәрәк тә төшә бугай әле. Үзе — гаҗәп җитез, сүзгә дә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел. Шуңа тагын янып торган күзләрен һәм чибәрлеген дә өстәсәң, группаларында — беренче гүзәл! Ә Сәрия исә аның янәшәсендә ничектер төссезләнеп, уңып кала кебек.

Дөрес, беренче көннәрдә шактый кыюсыз күренгән Сәрия, тора-бара, иң алдынгылар рәтенә күчте. Аш-су пешерүгә элек тә осталыгы бар иде, ә хәзер укытучылары үзен гел үрнәк итеп куя башлады. Әнә шул чакта кыз күңеле дусты Гөлчирәнең сәер якларын сизеп алды да инде. Хәтердән юарга күпме тырышса да, бер вакыйга күңелдә авыр юшкын булып утырып калды.

...Ул чакта сынауга Сәрия бик тырышып әзерләнгән иде. Менә алар ак халат, ап-ак башлык кигән кызлар кайнар плитә янында кайнаша. Плитә кызуыннан битләр ут яна. Сәриянең кулларына күз иярми: җитез генә токмачын кисеп, ялт кына бәрәңгесен дә арчып куйды. Гөлчирә дусты да: «Ярдәм кирәк түгелме?» — дип, җанын бирергә тора. Имтихан ашына барысы да тиешенчә салынып, «менә пешә, менә пешә» дип көтеп торган минутлары иде. Өстендә сап-сары май алкалары йөзеп, тәмле бу бөркелеп торган кайнар шулпаны тәмләп карады Сәрия. Каравы булды, буыннары буйлап электр тогы йөгереп уздымыни! Аш тозлы иде. Дөрес, ашамаслык ук түгел. Тик мондый шулпа белән «бишле» алулары — ай-һай! Кыз тозны бик чамалап кына салуын, соңыннан өстәрмен дип тәгаенләвен хәтерендә яңартты. Уйласаң-уйламасаң да, эш узган шул инде. Нишләргә? Әнисе биргән сабаклар «келт» итеп исенә төште: шулпага дөге салган төенчек батырды. Рәхмәт яугыры дөге, тәки коткарды бит кызны!

Тозлы аш та, ул көнге янып-көюләре дә «бишле» алу белән онытылган булыр иде. Күңеле күтәренке иде кызның, җырлый-җырлый кер юа башлады, шунда берьюлы Гөлчирәнең халатын да юарга булды. Халат кесәсеннән килеп чыккан бер уч тоз кызны әллә нишләтеп җибәрде. «Тоз? Каян килгән? Кем салган?» Күңелнең бик ерак почмагында ниндидер шыксыз бер шик борынлый башлады. «Әллә? Әллә Гөлчирә...?» Аннан үзенә дә оят булып китте. Башына шундый уй килүенә уңайсызланып: «Тиле, тиле! Нишләп Гөлчирә булсын ди!» — дип үзен сүкте.

Халатының юылып, бауда эленеп торуын күргәч, Гөлчирәгә әллә ни булды: бер кызарды, бер агарды ул. Аннан «баш авырта» сылтавы белән, әле иртә булуына карамастан, караватына ауды. Шунда теге шик тагын баш калкытты. Стенага борылып яткан дусты бик кызганыч булып тоелды Сәриягә. Ул, нишләргә белми, ары сугылды, бире сугылды, аннан үзе дә, утны сүндереп, урынга ятты. Шулчакта караңгы тып-тын бүлмәдә Гөлчирәнең «У-у-уф!» дип сулыш алып куюын искәрде. Теге ямьсез шик тә, шыксыз төер булып, хәтер түренә урнашты.

Бу вакыйга инде онытылып килгәндә (дөресрәге, Сәриянең аны бик тә хәтердән чыгарып атасы килә иде), бүгенгесе аяктан егарлык тәэсир итте.

...Алар группасында барысы да кызлар булып, ике генә егет бар иде. Егетләрнең берсе — Казан егете — баштарак кызлар белән аралашуны кирәк тә санамады. Затлы күн папкасын кыстырып училищега килә, дәрес бетүгә кайтып китү ягын карый. Ап-ак халатын киеп алса, пешекчедән бигрәк, операциягә әзерләнгән хирургка охшап кала үзе. Кызлар да аны үзара «доктор» дип атап йөртәләр. Озын буйлы бу чибәр егеткә кушаматы да килешеп тора тагын.

Шулай эре кыланып йөрсә дә, Гөлчирәгә гыйшкы төшкәнен сизми дә калды бит егетебез. Хәзер элекке кебек дәрес бетүгә чыгып та чапмый, мең сәбәп табып, тоткарлану ягын карый, «по пути» дигән булып, кызларга ияреп тулай торакка кадәр кайта.

Гөлчирә дә үзгәрде, тагын да матурлана, затлылана төште. Ни дисәң дә, Казан егете үзе озата бит! Кызыбызның борыны тагын да күтәрелеп китте бугай. Сәрия дә бу икәү янында үзенең артык икәнен тоеп, аларга иярмәскә тырышты, юк эшен бар итеп, училищеда озаграк тоткарланды. Тулай торактагы ике кешелек кечкенә бүлмәдә дә кичләрен ул хәзер ялгыз үткәрә башлады, теге «икәү» я кинода, я театрда югалды.

Шундый көннәрнең берсендә Рамил (группадагы ике бөртек егетнең икенчесе) дәреслек сорап ишек шакыды. Сәриянең яңа гына елап туктаган чагы булып, күзләренең кызарганын яшерергә бик теләсә дә, Рамил кыздагы күңел төшенкелеген шунда ук сизеп алды. Нигә кергәнен дә онытып, аны урамга дәште.

Бик матур язгы кич иде. Сөйләшә-сөйләшә, шактый озак урам таптадылар.
— Сәрия, карале, әнә бер йолдыз сиңа күз кыса...
Кызның күңеле күтәрелеп китте.
— Миңа гына түгел, сиңа да...

Бу аз сүзле, тыйнак, тырыш егет белән дуслашып китүен кыз үзе дә сизми калды. Һәм Рамил аңа көннән-көн ошый барды.

Әмма Гөлчирәгә монысы да ярап бетмәде. Сәрия белән Рамилне бергә күргәч, ул әллә ничек, авызын кыйшайтып, ямьсез итеп көлде, теш арасыннан гына «чиләгенә күрә капкачы» дип сытып чыгарды. Дустының бу кыяфәте Сәрияне тагын рәнҗетте, тагын гаҗәпкә калдырды.

Гаҗәпләнмәслекме соң? Сәрия үзе, мәсәлән, Гөлчирәнең бәхетенә шатланыр гына иде. Гомумән, тирә-юнендә ачык чырайлы кешеләр булуын ярата ул, бәхетлеләр арасында яшәве аның үзенә дә рәхәт, үзенә дә күңелле. Әнә шундый уйлар белән аптырабрак йөргән чагы иде Сәриянең.

Бүген шимбә көн, авылга кайтырга дип, электричкага утырсалар, Рамил вагонга алардан да иртәрәк кереп кунаклаган булып чыкты. Кызлар кызыксынмый түзәме инде?

— О, Рамил! Әллә син дә Арчагамы?
Егет кып-кызыл булды.
— Чүриледәге апаларга кайтам...
Гөлчирә аның саен тикшеренде:
— Әй, алдашып утырма сана! Нинди апаң булсын ди синең... Сәриягә тагылуыңдыр инде... Сәриянең авылдагы егете кыйнап кайтарыр дип курыкмыйсыңмы соң?

Монысы инде артыгракка китте.
— Юкны сөйләмә әле, Гөлчирә! Нигә бәйләнәсең аңа. Чүрилегә диде бит инде... Ә син аның сүзләренә ышанма, Рамил, Гөлчирә шундый шаян кыз инде ул.

Юлны шаяра-көлә уздырдылар... Сөйләшә-сөйләшә кайтып, Чүрилене узып киткәннәрен сизми дә калганнар. Гөлчирәгә шул җитә калды: әй тотынды үчекләргә! Рамилнең генә әллә ни исе китмәде.

— Бик әйбәт булды әле. Башта сезне авылыгызга кадәр озатып куям, аннары — Чүрилегә кире борылам...

Электричкадан төшкәч, авылга кадәр өч чакрым тәпиләргә кирәк иде. Егет Сәриянең сумкасын күтәреп алгач, Гөлчирәнең йөзе кинәт караңгыланып китте.

— Әллә мамык тутырдыңмы моңа? Бигрәк җиңел! Каяле, Гөлчирә, син дә сумкаңны бир, үлчәп карыйм әле, — дигәч кенә, Гөлчирә май кояшыдай елмайды.

— Менә бу ичмасам сумка дисәң дә сумка! Әллә күчтәнәчкә кирпеч апкайтасыңмы, Гөлчирә?

Гөр килеп көлештеләр. Шаяра-көлә авылга тиз җиттеләр. Сәрияләрнең өе — авылның бу башында, ә Гөлчирәләргә кадәр тагын шактый тәпилисе бар әле. Өйләренә якынлашкан саен Сәриянең йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Кыз борчыла иде.

"Әти кайда микән? Әгәр дә үзенең "уголок отдыха"сында булса? Теге бетмәс-төкәнмәс көен дә көйләсә? Рамил каршында оятка калсам? Нишләргә?"

Әтисе Мидхәд абзыйның соңгы вакытта, «аракы дигән йогышлы чиргә тарып», гаиләсен дә, үзен дә чиксез газапка дучар иткән чоры иде. Исерекнең дә төрлесе була бит. Берәве, «күңеле булгач» та ятып йоклау ягын карый башлый. Болар — дөньяның иң яхшы исерекләредер, мөгаен. Тагын шундые була: бераз кабып алса, өйдә утырып тора алмый башлый. Кем беләндер сөйләшәсе килә, әллә кайчангы үпкә-рәнҗүләрне дә искә төшерә. Китә шуннан авыл буйлап, капка төбе саен туктала-туктала, берсенә бәйләнә, икенчесен кочаклап елый, берәвенә сер капчыгының төбен селки. Мондыйларга да түзәргә була. Мидхәд абзый — өченче төрлесе: бераз эчеп алгач, үткән гасырдан калган хромка гармунын тотып, капка төбендәге "уголок отдыха«га чыгып утыра. Шуннан тотына җырларга!

Утырдым атның биленә,
Ки-и-и-т-т-ем Ге-е-е-рман җиренә,
Герман җи-и-и-ре ка-а-ара ү-ү-ү-лән,
Әллә кайтам, әллә үләм...

Я, шуннан ни булган? Бик матур җыр бит диярсез. Җыры матур: сүз дә юк... Тик менә җырчысы гына... Бармаклары «Сарман» көен «газаплый», ә үзе һаман да бер үк сүзне «моңлана»...

Утырдым атның биленә,
Ки-и- и-т-т-ем Ге-е- е-рман җиренә,
Гер-ман җи-и-и-ре ка-а-ара ү-ү-ү-лән,
Әллә кайтам әллә үләм...

Монысына гына да түзәр идең... Иң яманы: күзләре йомык булса да, кызын кем озата, кайсы егет беләп елмаеп сөйләшә, барысын да бик яхшы шәйләп кала. Икенче көнне иртүк, шул егетне эзләп табып: «Я, кияү, давай сыйла бабаңны!» — дип, баш төзәтергә аракы таптыра башлый. Кыз бала өчен дөньяда шуннан да зуррак хурлык буламы?

Аек чагында дөньяның иң яхшысы булган әтисе әнә шулай газаплый кызын...

... Кызганычка каршы, "уголок отдыха«да бүген дә «Герман» көе ишетелә иде. Сәрия ничәнче кат газап упкынына чумды. Әтисен Рамилгә мондый хурлыклы кыяфәттә күрсәтәсе килми иде аның. Әле Рамилнең Сәриянең егете икәнен дә белеп-сизеп калсамы... «О! Кияү!» — дип, Рамилне кочакларга ташланмас дип кем әйтер... Нишләргә? Нишләргә соң?

Кыз шунда дусты Гөлчирәнең колагына пышылдап өлгерде:
— Гөлчирә, мине коткар... Әтигә сиздерми генә, безнең өйне узып китик.
Өчәүләшеп сезнең капка төбендә утырыйк әле...

Гөлчирә, «ярар» дигәнне белдереп, баш какты. Сәрия башын түбәнрәк ия төште. Өстендәге яңа күлмәген әтисенең әле күргәне дә юк, димәк, аны танымавы бик тә мөмкин иде.

Менә алар "Герман көе«нә якынлаштылар... Килеп җиттеләр... Әтисе, күзләрен йомып, «хискә бирелгән» иде, узып баручыларда аның бер эше дә юк кебек...

Кинәт шунда көтелмәгән хәл булды. Инде үтеп киттек кенә дигәндә, Гөлчирәнең мыскыллы тавышы яңгырады:
— Оһо! Әтисе Сәрияне «марш» белән каршы ала! Әллә үз өегезне танымый торасыңмы, Сәрия? Узып китә күрмә тагын... Әтиең дә, как всегда, бик веселый күренә, аны да алып кереп йокларга саласың бар...

Сәрия өнсез калды. Аннан, аңына килеп, ишек алдына ыргылды, печәнлеккә менеп каплангач кына ярсый-ярсый үкси башлады.

«Хур булдым! Хурлар булдым! Рамил күзенә ни йөзем белән күренермен? «Алкаш кызы!»- дип уйлагандыр инде. Ах, бу әтине! Нишлим?»

Бу мизгелдә аңа моннан да аянычрак хәл булырга мөмкин дә түгел кебек тоелды. Кызның бөтен тәнен калтырау алды. Күңел түрендәге иң-иң нәфис тойгылары шул аяныч билгесезлектә керләнер дип куркынган җаны тетрәнеп шомланды.

Күпмедер вакыт үткәч, Сәрия тынычлана төште. Печәнлек тәрәзәсеннән үрелеп карарга үзендә көч тапты. Капка төбендә әтисе күренми иде инде. Югары очка таба менеп баручы икәүне (Гөлчирә белән Рамил!) күзләре шундук шәйләп алды. Йөрәге сызып-сызып сыкрый башлады: Рамил Гөлчирәне озата киткән! Озата киткән! Кинәт кызның әтисенә, Гөлчирәгә булган үпкәсе үсә барып, бөтен күкрәген урап алды, йөрәген кысып, тынын буды. Кыз тагын күз яшьләренә ирек бирде.

«Рамил Гөлчирәне озата киткән!»
Ул шактый озак елады. Соңрак, җиңеләеп, бушанып калган кебек булды. Әйтерсең, яңа гына булып үткән хәлләргә Сәриянең бер катнашы да юк. Әйтерсең, дусты Гөлчирә аңа хыянәт итмәгән дә, Рамил дә хыянәтчене озата китмәгән...

Урамда инде караңгы иде. Сәрия печәнлектән төште. Аның өйгә дә керәсе килми, печәнлектә төн уздыру да мәгънәсезлек булып тоелды. Әтисе, чынлап та, аны танымаган ахры, ә әнисе исә кызының кайтуын белми дәдер. Бераз утыргычта утырып, фикерләрен тәртипкә китерергә кирәк булыр. Кыз сак кына капканы ачып урамга чыкты. Тик... тик утыргыч буш түгел иде. Рамил әллә йокымсырап киткән инде: кызның чыгуын башта сизмәде дә.

— Нәрсәгә килдең?
Кызның тавышы коры һәм салкын иде.
— Утырырга идең шунда, Гөлчирәң янында...

Рамил кисәк башын күтәрде, аннан утыргыч читенәрәк шуыша төште, берни булмагандай, кызга карап елмайды:
— Туңдыңмы? Мә, минем пидҗакны...

... Болытлар арасыннан килеп чыккан бер йолдыз шунда аларга күз кысты. Йолдызлар арта бара, арта бара...

...Ә утыргычта бер-берсенә сыенышып икәү утыра...

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев