Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Әйтер сүзем калган (хикәянең башы)

Мөнирә Сафинаның эчтәлекле хикәясен укырга тәкъдим итәбез.

Китте...
Ишекне шапылдатып япты да, китте дә барды... Унбиш ел бер түшәктә йоклаган иреңне шулай бер селтәнүдә ташлап китеп буламы? Унбиш ел гомерне шулай бер мизгелдә, ишекне шартлатып ябып, өзеп буламы? Әле нәрсә өчен диген? Имеш, Нияз аларның өйләнешкән көннәрен оныткан, чәчәк бәйләме алып кайтып тоттырмаган. Бер сәбәпсез ташыган бүләкләр исәпкә керми, димәк. Ярый, бетең котырадыр. Күрсәтәм әле мин сиңа, иртәгә үк синнән дә яшь, чибәр кыз алып кайтып куймасам, исемем Нияз булмасын!
Ир бераз күзләрен бушлыкка төбәп ятты да, әлеге уеннан кире кайтырга булды. Әгәр Зәринә дә Ниязга үч итеп, бер яшь егеткә ияреп китсә? Аннан соң нәрсә буласын беләсеңме, Нияз? Зәринәсез бер көн дә тора алмыйсың бит син! Бер күрүдә гашыйк булдың, башка беркем дә кирәк түгел бит сиңа!
Нияз телефоныннан дустына шалтыратты:
— Сәлам, брат! Теге көнне балыкка барганда кеше ничә көн сусыз тора ала дигән идең әле? Ә? Ә-ә-ә... Озаграк икән шул... Юк, болай гына. Ярый, пока, ашыгам... Эһе... Син дә...
Нияз телефонын почмакка орды. Башка беркемгә дә шалтыратасы юк, нигә ул аңа? Кырык биш көн, ди. Кырык биш көн бер урында әҗәл килгәнен көтеп ятаргамы? Бу дөньядан китүнең ансатрак юллары барында. Нияз ике кулын баш астына кыстырып күзләрен йомды...
...Ниязның гәүдәсен юып, кыйблага каратып сузып салдылар. Кызык, үлгәч тә ниләр булганын белеп ятасың икән бит. Әнә, янында утырган Зәринәсе елый-елый шешенеп бетте инде. Әй үкенә мескен. Шул кирәк сиңа! «Нигә мине ташлап киттең?» имеш. Башта үзе Ниязны ташлады да, хәзер аның гаебе юк, Нияз гаеплеме? Китеп бармаска иде! Менә утыр инде хәзер елап...
Нәрсә шулкадәр дөберди соң анда? Күк күкриме? Ишекне төяләрме? Ачыгыз инде шул ишекне! Юк, ачмыйлар, туктале, болай ятып булмас, үзе барып ачсын... Нияз яткан урыныннан торып, ишекне ачты. Ишек артында кечкенә гәүдәле, күршедә яшәүче рус карчыгы «тетя Настя» басып тора иде. Аңа нәрсә калган инде монда? Тынычлап китәргә дә ирек бирмиләр! Аны гына күрәсе килеп тора иде!
— Добрый вечер, миленький. Что с тобой, заболел? Почему трубку не поднимаешь? Вот, твой друг беспокоится, звоню говорит, твой сосед трубку не поднимает...
— Заходи, теть Настя! Нет, не болею, просто задремал немножко. А что?..
— Нет, спасибо, в другой раз зайду, мил человек... Если у тебя все хорошо, это очень хорошо... Тогда, до завтра...
— До завтра, теть Настя! А будет ли это «завтра»...
— Что ты сказал? Что ты задумал? Я тебе дам по башке, сразу протрезвеешь! Ты что, забыл? Завтра у вас большой праздник, священный Курбан байрам!
Настя түти чыгып китмәде, Ниязны этеп-төртеп бусагадан эчкә үтте. Кеп-кечкенә гәүдәле карчык алдында ике метр буйлы Нияз малай кебек басып торды. Карчык алар гаиләсенә чит-ят кеше түгел, Нияз гомере буе карчыкка ярдәм итеп яшәде. Хатыны Зәринә белән дә дуслар иде алар. Нияз шәһәр читендә йорт сала башлагач та, карчык: «Сез китсәгез, мин үләрмен инде. Мине кем карар?» — дип елаган иде. Үзенең якыннары өчен шәм куйганда, аның өчен куйганын да белә. Моның өчен гаеп итүчеләр дә булды инде, «Беткәнме сиңа татар әбие?» — дип дусты да бер-ике тапкыр әрләгәне булды. Тик, шушы карчыкка ярдәм итсә, эшләре дә, юллары да уңганын берсенә дә әйткәне булмады Ниязның. Нинди диндә булуда түгел ахры хикмәт, күңелең чисталыгында, кылган яхшылыгыңның ихласлыгында...
Менә хәзер дә, карчык аның «тетмәсен теткәндә» дә бер сүз әйтми тыңлап торды ул. Әйткән сүзләренең Ниязның «колагына керәчәгенә» тамчы да шикләнмәгән карчык «Иртәгә тагын керәм» дип саубуллашып чыгып киткәч, Нияз сөенеп куйды. Иртән Зәринәгә Ниязның «киткәнен» шалтыратып әйтерлек кеше булуы әйбәт...
Зәринәдән башка тормыш юк, яшәү юк... Бигрәк күңелсез бу йортта Зәринә булмагач. Ут яндыргач та, фатирга яктылык иңмәде. Җанны өшетерлек салкынлык, караңгылык, бушлык... Нияз кайтмый калган көннәрдә Зәринәгә дә шулай авыр булгандыр. «Унбиш елга бер тапкыр яратам дип әйткәнең булмады», — дип үпкәли бит. Дуслары белән төннәр буе күңел ачып йөргән вакытлары бик күп булды шул соңгы арада. Балыкка йөрү зәхмәте сукты бит башына. Бер йөри башлагач, һич арынып булмый икән аннан. Эш, хатын, өйгә кайтырга кирәклеге дә онытыла. Әмма, Зәринәгә өйләнгәннән бирле чит хатын-кызның кулын да тотканы юк Ниязның. Анысы өчен Ходай каршында йөзе ак. Шулкадәр яратып та, туйдан соң Зәринәсенә бер генә тапкыр да «яратам» дип тә әйткәне булмады. Ярату телдә түгел, йөрәктә булырга тиеш дип саный ул. Чит хатыннар белән йөрмәгәч, Зәринә моны үзе дә сизәдер дип уйлады. Ә Зәринәсе шул сүзне көтеп яши икән... Хәзер әйтсәң, кире кайтмасмы? Нияз телефонын почмактан табып алды да, «хатын» дип язылган юлга басты. Хатын... Башкалар кебек, «Җимешем», «Матурым» дип язса ярамаганмы? Агач... Трубканы алса, «Зәринә, кайт, сиңа әйтер сүзем калган», — дияр... Әмма теге баштан «не доступен» дип кабатлап торудан узмадылар... Телефонын өзеп үк куйган! Бар да бетте, димәк! Зәринә башка аныкы түгел! Ул инде башка кеше кочагындадыр...

(Дәвамы бар)

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев