Әйтер сүзем калган (хикәянең дәвамы)
Мөнирә Сафинадан эчтәлекле хикәя.
Нияз урынга ятты. Башы берни эшләми, ул инде бу дөнья кешесе түгел, аның күңеле теге дөньяга ашкына... Аның гәүдәсе бу дөньяны читтән генә күзәтә... Китәсе килә... Монда аңа бик күңелсез...
Зәринәсез тормыш кирәкми аңа... Көләрләр инде... Шуның кадәр байлыгы була торып... Маена чыдаша алмаган, диярләр. Әйтсеннәр... Аңа байлык кирәкми, аңа Зәринә кирәк... Ә ул юк... Нияз үзе гаепле... Хатынын яратканын хатынына әйтергә теле әйләмәгән ир ирмени ул?! Әйтәсе сүзне калдырмаска, әйтергә кирәк икән...
Күпме ята инде ул монда? Бер көн уздымы? Әллә бер сәгать шулай озын, гомергә тиң булып тоеламы?
Күрше карчыгы килеп кермәсә, торырга уенда да юк иде Ниязның. Күршесе бәйрәм коймагы керткән икән. Бертуктаусыз сөйләгәнен ишетә Нияз, әмма бер генә сүзен дә аңламый. Нинди коймак? Нинди бәйрәм? Нигә монда хуҗа булып, чәй куеп йөри әле бу карчык?
Нияз битенә салкын су сипкәннән аңына килде. Дуслары килгән икән, аптырашып басып торалар. Түти кая соң әле? Ә-ә-ә, боларны чакыртып китергән дә, үзе сызганмы?
— Нияз, тор әле... Синме соң бу? Нәрсә булды сиңа?
— Берни дә булмады... берни дә...
— Зәринә кайда?
— Китте... Бөтенләйгә мине ташлап китте... Уффф, йөрәгем шартлый хәзер...
— Ну дела-а-а...
Дуслары бер-бер артлы телефоннарыннан Зәринәгә шалтырата башладылар. Тик, күпме генә тырышсалар да, «не доступен» иде хатынның телефоны.
Шуннан соң Ниязны мәҗбүри ваннага алып кереп, өстенә салкын су койдылар. Салкын су бераз айнытып җибәргән кебек булды. Барысы бергә өстәл артына утырышты. Күрше карчыгы әзерләгән өстәлне, табын түрендә кайнар Корбан шулпасын күргәч, Ниязның күңеле тулып китте. Авызына капкан бер кашык кайнар шулпа аны бу дөньяга кире кайтарды. Үзенең дөрес яшәмәвен, Зәринәсенә байлык түгел, Ниязның яратуы мөһим булуын яңа гына аңлады ул. Гаепнең үзендә икәнлеген аңлагач, Зәринәсенә карата булган бар үпкәсе, ачуы бетте дә китте. Ул башын күтәреп, рәхмәтле күзләре белән дусларына, күрше карчыгына карады. Рус карчыгының Корбан бәйрәмен шулай зурлавы аңа күктән җибәрелгән ниндидер бер билге булып тоелды. Бабалары, әтисе ислам кануннары белән яшәгән Нияз Корбан бәйрәме көнендә иң авыр җинаятьне кылырга уйлады! Аңа бик-бик оят иде. Ничек бу түбәнлеккә төште ул? Кайчан? Байлык күзен генә түгел, күңелен дә томаладымы? Юк, болай ярамый! Ул Зәринәне эзләп табарга тиеш! Менә хәзер үк! Алдына тезләнер... Кичерүен сорар... Үзгәрергә сүз бирер. Үзгәрәчәк Нияз, үзгәрәчәк!
Нияз бер сүз дәшмичә урыныннан торды, ишеккә юнәлде. Аны берсе дә туктатмады, сорау да бирмәде. Иңнәре турайган ирнең кая барырга җыенуын аңлаган иде инде алар. Шулвакыт ишек ачылып китте, елаудан күзләре кызарган Зәринә килеп керде. Әсәренгән Нияз хатынын кочагына алды:
— Кайттың! Син кайттың! — дип кабатлады.
Хатын тагын нидер әйтмәкче булган иренең иреннәренә бармагын куйды да:
— Минем сиңа әйтер сүзем калган... Мин сине бик яратам, — дип пышылдады.
— Мин дә сине бик яратам... Син миңа бик кадерле. Мин синнән башка сулый да, яши дә алмыйм. Башка беркайчан... беркайчан да сине җибәрмәм... Янымда гына бул...
Ир белән хатын бер-берсенә сыенган килеш тын калдылар. Башка сүзләр артык иде... Менә шулай бер-берсенә сыенып торасы да торасы... Алар янында үзләренең артык булуын аңлаган дуслар тавыш-тынсыз гына чыгып киттеләр.
Изге күңелле күрше карчыгы кухняга юнәлде. Корбан шулпасын кайнарларга кирәк... Ниязның дус имамын чакырган иде, хәзер ул килеп җитәр. Сөйләшсен икесе белән дә... Шайтаннарга ияреп йөрмәсеннәр. Яхшы сүз тыңласыннар. Яхшы сүз — җан азыгы бит ул...
Карчык ишек ярыгыннан гына икәүне күзәтте. Ир белән хатын бер-берсенә сыенган килеш басып торалар. Сөйләшмиләр... Бер-берсенә әйтер сүзләре булмаганнан түгел... Аңлый карчык, аларның йөрәкләре серләшә.
Шушы аерылып торган ике көндә сүзләре шулкадәр күп җыелган, тел белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Йөрәк белән әйтергә кирәк... Гомергә онытылмаслык итеп...
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев