Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Югалту (хикәя. Башы)

... Яңа гына кияүгә чыгып, Хәйдәр белән сөешеп кавышкан көннәрендә алып киттеләр аны. Нигә икәнен Хәлимә аңламыйча да калды ул чак...

Дания, институтында тоткарланып, әнисен озатырга әздән генә соңга калмады. Хәлимә карчык борчылып, подъезд ишеген күзәтте: «Менә кайтыр, менә кайтыр!» — дип, кызын көтте.
Сары такси машинасыннан төшкән Даниясе бишенче катка менеп җиткәндә, ул инде өстенә киеп, сумкасын алырга да өлгергән иде.
— Ай, әни бәгърем, сине борчыдым инде... Эше килеп чыгуын күр әле... Соңга кала яздык бит... — дип бертуктаусыз сөйләнде кызы.
... Вокзалга килеп җиткәндә, аларның поезды китәргә төгәл ун минут калган иде. Ашыга-кабалана вагонга үттеләр, үз купеларын табып кереп урнашкач кына Дания җиңел сулап куйды:
— Аллага шөкер, өлгердек... Сине соңга калдырам дип котым очты бит!
Ул, әнисен кочаклап, бер генә секунд тын торды.
— Әллә купеда берүзең генәме? — дип, борчылуын белдерде.
Шунда ук тынычландырырга ашыкты:
— Бер дә борчылма, әни бәгърем. Ялгыз булсаң да, бер куркынычы да юк. Бик яхшы поезд бу! — дип сөйләнде. — Рәхәтләнеп ял итеп, йоклап барырсың, — дип, ап-ак җәймәләрен җәеп, урынын да көйләп куйды.
Ак урын-җиргә янәшә утырдылар. Дания әнисен кочаклап елап җибәрде:
— Күргән кебек тә булмадым үзеңне...
Карчык көлде.
— Профессор башың белән елап торасың, җебегән... — дип, кызын үртәде.
Дания, өч ир бала арасында бердәнбер кыз булып, әллә шуңа инде, нечкә күңелле, елак булып үсте. Хәлимә карчык үзе дә аны башкалардан күбрәк яратты, ныграк иркәләде, ахры. Елак булса да, үз дигәненә ирешә торган, бик үҗәт — тырыш иде кызы. Әнә хәзер Казандагы иң данлыклы институтта — профессор. Илле ел элек Хәлимәгә берәрсе: «Кызың профессор булачак», дисә, "Юләр!«дип, көлгән генә булыр иде...
... Кинәт купе ишеге ачылды да, алсу эшләпәсенә кып-кызыл каурый кадаган берәү килеп керде. Хатын дисәң — шактый олы күренә, карчык дисәң, кашы-күзе буялган, озын кызыл тырнаклы иде ул.
Дания урыныннан кузгалды:
— Үтегез, үт, әйдә! — дип, юл бирде. — Бигрәк яхшы! Менә үзеңә иптәш тә булды, әни. Җитмәсә, үз чордашың, замандашың...
«Чибәр карчык » сызылган кап-кара кашларын югары чөйде. Даниянең «замандаш» дигәнен яратып бетермәде, ахры. Ап-ак яулыгын таратып бәйләгән, ак мәрҗән белән чигелгән кызыл кәттәҗиле, аякларына чигүле читекләр кигән Хәлимәгә яратмыйча карап куйды.
«Мине шул карчыкның замандашы дип, ник мыскыллыйсың?» — дигәндәй, буялган иреннәре арасыннан бер ым сытып чыгарды:
— Ха!
Даниягә бу ым ошамады бугай, шулай да ул дәшмәде, әнисенең җыерчыклы битеннән тагын бер кат үбеп, чыгып китәргә ашыкты. Поездлары менә-менә кузгалырга тора иде.
Хәлимә карчык тынсыз калды. Ул, егылып китүдән куркып, ятагына чүмәште. Тезләренең егәрен алып, аякларын кисәк кенә сыгылмалыга әйләндергән теге «Ха!» карчыкны шулай өнсез итте. Бик таныш, куркыныч «Ха!» иде бу!
Дания инде чыгып җиткән, тәрәзәнең теге ягында әнисенә кул болгый.
— Кызыңмы?
«Чибәр карчык» шулай дип сорады.
Хәлимә ни үле, ни тере иде. Шыкыраеп кипкән теле кинәт кенә аңкавына ябышып катты, көл төсле иреннәре тавышсыз гына пышылдады.
— Ие...
Кызына бакты да, бөтен җаны дертләп, бер мәл һушсыз торды. Тәрәзәнең теге ягыннан аңа — каршысында утырган "чибәр әби«нең буяусыз-пудрасыз , әмма егерме яшькә яшьрәк йөзе төбәлгән иде. Әйтерсең, ике арадагы тәрәзә урынына яшәртеп күрсәтә торган көзге элгәннәр дә, бизәнгән-ясанган карчык шул көзгедән үзенең яшьлеген күзли.
«Йа Раббем! Әллә шул үземе?»
Хәлимәнең коты очты.
Бәхеткә, поезд кузгалып китте дә, кызы Дания дә, теге яңа карчык та Хәлимәне тетрәткән охшашлыкка игътибар итәргә өлгерми дә калды бугай.
Тук-тук-тук... Тук-тук-тук...
Йөрәк тибеше тәгәрмәчләр тавышына ияреп тукылдады... Бераздан тынычлана төште Хәлимә. Матур карчык исә, каурыйлы эшләпәсен элеп, затлы сумкасыннан ефәк яулыгын чыгарды:
— Ай-яй! Көчкә өлгердем бит...
Кыйммәтле хушбуй исе бөтен купены тутырды. Хәлимә, тыны буылып, калтырап куйды.
«Бәлки ул түгелдер? Охшаган гынадыр?»
Ул, сөйләшми утырсам шикләнер дип, куркып, сүзгә кереште:
— Кая барасыз? — дип, кызыксынган булды.
— Чиләбегә...
— Свердлауга кадәр бергә барабыз икән...
Матур карчык кечкенә көзгесен чыгарды: борын очына, ияк-муеннарына пудра тидерде. Кинәт Хәлимәнең карашы аның атсыз бармагына берегеп катты. Алсу кашлы затлы алтын йөзек астына яшеренгән шәмәхә татуировка күзенә кадалды.
«Димәк, ялгышмаган... Шул үзе!»
Хәлимә гомер буе аның белән очрашудан куркып яшәде. Ул турыда уйласа да, тәннәре чымырдап, тыны буыла иде. Эзләп табар да, иң газиз әйбереннән аерып, йөрәген телгәләр, дип шөбһәләнде.
Менә хәзер алар кара-каршы утыра...
Бик оста салынган пудра, буяулар да җыерчыкларын каплый алмаган икән. Ул да картайган... Җиде дистә диләр аны! Икесенә дә җитмеш алтышар яшь. Дөрес, буялган шәмәхә бөдрәләре, озын алсу тырнаклы бармаклары, затлы киемнәре ике карчык арасындагы аерманы җир белән күк ераклыгы ясый. Тик кояш исәбе белән санаганда, җирең ни дә, күгең ни — икесе дә бер чама.
...Ул чакта икесенә дә егермешәр яшь иде. Егерме яшьлек төрмә тоткыннары... Илле беренче ел... Болгавыр, куркыныч заман...
Яңа гына кияүгә чыгып, Хәйдәр белән сөешеп кавышкан көннәрендә алып киттеләр аны. Нигә икәнен Хәлимә аңламыйча да калды ул чак. Соңыннан судта гына төшенде: дәүләт милкен әрәм-шәрәм итүче корткычлыкта гаепләделәр үзен. Суды да бик кыска булды, тезеп бастырдылар да, ниндидер кәгазьдән озак кына русча укыдылар. Хәлимәнең русчасы ипи-тозлык кына, күбесен аңлап та биткермәде. Тик «восемь лет» дигәне, яхшы аңлашылып, аңын чукыды.
«Сигез ел? Нигә? Ни өчен?»
Көтелмәгән хәлдән бәгыре шундый каткан иде, ай буе елый алмый интекте. Карынында яңа җан бөреләнеп, тиздән ана булачагын төшенгәч кенә, күз яшьләренә юл ачылды: рәхәтләнеп, туйганчы елады. Шул бер елаудан гына торган икән. Никадәр авыр булса да, язмышына буйсынып, тынычланып калды.
Авыл халкы исә, председатель белән Хәлимәне җәлләп, тавышсыз гына эчтән үкседе. Райком рөхсәтеннән башка халыкка хезмәт көненә икмәк тараткан иде председатель. Хисапчы кыз Хәлимә дә, куллар куеп, шул кәгазьне рәсмиләштерүдә катнашты. Хәлимәгә — сигез, ә председательгә ун ел бирделәр.
Чиркәү чыңнарына күмелгән Зөядәге төрмәгә озаттылар үзен.
Йа Хода! Кешедән дә чырыш, яшәүчәнрәк бер җан иясе бар микән бу дөньяда! Яңа туган сабыеның янәшәдәге баракта елап ятканын белгән килеш, иртәдән төнгә кадәр тупас сырмалар сырды ул. Шулай да тоткыннар арасында иң бәхетлесе — алар иде. "Мама«лар бригадасы бит! Дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә надзиратель хатын, кереп, разбой сала:
— Ма-мы-ы-ы! На кормле-ние-е-е!
Үз гомерендә шул тупас тавыштан да кадерлерәк, көтеп алынган берәр аваз ишеткәне булды микән аның! Мөгаен, юктыр! Тоткын әниләр, ашыга-кабалана, баласына йөгерә. Бары тик унбиш минут кына вакыт бирелә бит! Шул вакыт эчендә имезергә дә, туйганчы сөеп өлгерергә дә кирәк бит!
Хәлимә сабыена ай буе «улым» дип кенә дәште. Улы туу шатлыгын уртаклашып язган хатына җавап бер айдан соң гына килеп иреште. «Ир бала туса, исемне Хәйдәр үзе куша, ә кызга — Хәлимә кушачак», — дип килешкәннәр иде. Калтыравык бармаклары көтеп алынган кадерле хатны ачты, баштагы юллардан күзләре йөгереп кенә узды. Кунычыннан көлеп үк җибәрде:
«Данир!» дигән! Бигрәк матур исем!..

Дәвамы бар 

Гүзәл ӘДҺӘМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев