Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Юл чатында

Сезнең игътибарга Зәйнәп Ханова хикәясен тәкъдим итәбез.

Яраткан кешеңне ничек бар, шулай кабул итеп торасың. Йә тормыйсың.
Ирек Ак мәчет манарасына кулларын куйды, борынгы таш корылма кояш нурларында җылынган. Ул янәшәдә басып торган Гөлинәгә борылды. 
— Бу манарага таянып, теләк әйтсәң, чынга аша, диләр. Дөрес микән шул?
— Ихластан икән, бәлки, булыр да.
Егет беравык уйланып торды. Аның йөзенә күләгә йөгергәнен кыз абайламады, ул инде күктәге ак болытларга текәлгән иде. 
— Бәләкәй чакта, мин болытка утырып китәргә хыяллана идем.
— Болытка түгел, самолетка утыртып алып китәм мин сине!
— Кем әле китәм, дип тора?
— Бүген үк әниеңнән сорыйбыз да...
Кыз мондый әңгәмәне көтмәгән иде булса кирәк, ул кайту ягына атлады.
Билгеле, Гөлинәнең әнисе институтта укып йөргән кызын читкә җибәрү турында ишетергә дә теләмәде. Ул гына да түгел, дипломын кулыңа алып, эшкә урнашырга, аннан соң гына тәвәкәлләргә киңәш итте. «Җитди кеше икән, көтәр», — диде ул.
Егет ерак шәһәргә китеп барды. Яшьләрнең ике арада телефон аша хәбәрләшүе гадәткә кереп китте. Югары уку йортын тәмамлап, белгечлек алган көн дә җитте. Бу зур бәйрәм, тик... Дипломлы булу шатлыгы аңа көткән кадәр куаныч китермәде, күңеле китек иде. Үткән җәйдә кызны үзенең әти-әнисе белән таныштырган һәм ел буе чакырып торган Ирек, Гөлинә диплом алуга, юкка чыкты. Аның «Бер-бер хәл булдымы?» дигән ашыгыч соравына, телефоннан: «Миңа бераз уйларга кирәк», — дигән җавап килде.
Менә бу урында әкияттәге юл чатын искә төшерсәң дә була. Уңга барсаң, турыга китсәң, сулга борылсаң... Тик анда бит сүз алып батырлар турында бара, Гөлинә исә бәләкәй генә гәүдәле, чәчрәп күзгә кереп тормаган гади бер кыз. Ул Иреккә үч итеп, үзенә сүз кушып йөргән егетләр белән дә китмәде, алай гына да түгел, иптәш кызларыннан ук читләште. Тыныч кына эшкә урнашты да, бөтен көчен үзен чолгап алган балаларга бирде. 
Бары вакытка гына ышанасы калды. Аның агышында бөтен кичерешләр төссезләнер, тора-бара җанны болай әрнетмәс, дип өметләнде.
Бер елдан, көтмәгәндә, Ирек бусагада пәйда булды. Аның кыланышы гаҗәп тоелды.
— Мин начар...
Ишекне ачуга беренче сүзе шул булды. 
— Кертәсезме?
Бу күренеш еллар узгач та күз алдына килеп бимазалар, ләкин ул мизгелдә кызның мәхәббәте көчле булып чыкты, Гөлинә бар шик-шөбһәләрен оныткан иде. 
Ирек сүзендә торды: самолетта очтылар.
Бераздан Гөлинәнең әнисе туйга жыенды. Ул гомерендә беренче тапкыр тимер юл вокзалына юл тотты. Вагоннарның берсе азагындагы иң ахыргы бердәнбер урынга калган билетны кесәсеннән әледән-әле барлап, яңа алган пәлтәсенең билбавын бер бәйләп, бер чишеп уйланып утырды Гөлназ поезд килгәнче. Аннан кешеләр ташкынына кушылып перронга чыкты. 
Төнге рейс. Урнашуга, йоклап китәр сыман иде. Чөйгә элеп куйган пәлтәсенең билбавы юклыгын күреп алды. Эзәп маташты. Юк. Сумкасын алып чыга башлаганда ук төшеп калган, күрәсең. Шуннан инде тәгәрмәчләр тавышын тыңлый-тыңлый, тагын чиксез уйларга батты...
Кода-кодагый кешеләрнең өч бүлмәле өйләре урта бер районда, Иреккә дип бер бүлмәле фатирны шәһәр читендә алганнар икән. Туйга иң якын туганнар гына җыелды. Кияү белән кәләш язылышкач, шәһәр әйләнделәр. Матур үзе болай, кай ягы беләндер Түбән Камага охшаганрак тоелды. 
Кире кайтканда, поезд ят әйберсыман күренмәде, шулай тиз ияләшүеңә аптырарсың да. Чаллы белән Казаннан да ары бармаган кызын себер урманнары уртасында үсеп чыккан калада калдырып кайтты Гөлназ. Кайгырды да, шатланды да. Үз бәхетен тапты, яраткан кешесенә чыкты, торыр урыннары бар, дип җанын тынычландырды. Җәберли башласалар, нихәл итәр дип, хафаланды. 
Көн арты көн үтте, Яңа ел якынлашты. Кызының телефоннан: «Әнием, мин өйгә кайтам», — диюе аяз көнне яшен суккандай булды.
Гөлинә нык сагынуы, һич тә чит шәһәргә ияләнә алмавы турында әйтсә дә, эш башкададыр. Гөлназ шулай уйлады. Нишләптер аны Ирек эшкә чыгармый, әле бер, әле икенче сәбәп табылып кына тора. Икенче көнне кияү шалтыратып, Гөлинәне алырга кайтасын белдерде. 
— Беләсеңме, нәрсә, аждаһа елы килә диләр, синең ел, бар, бәләкәй аждаһаң булачак, — диде ана, уенын-чынын бергә кушып. 
Ике айдан Гөлинә тагын кайтты. Бу юлы иренең телефонда озак утыруыннан, эшеннән көн дә «салып» кайтуыннан зарланды.
Кич урам йөрергә чыктылар. Инде керүгә борылгач, Гөлинә, бәләкәй бала сыман:
— Кибеткә кермибезме? — дип сорады.
— Нәрсә алабыз?
— Алтын балык!
Ысланган тозлы балыкны алар шулай атый иде.
Икенче көнне кояш баеганда, тагын саф һава алып керергә булдылар. Кибет яныннан үткәндә:
— Әнием, алтын балык алыйк әле?! 
Гөлназ катгый итеп:
— Тик син иртәгә үк тест аласың! — диде.
Юраганы юш килгәч, кызына ике дә уйларга урын калдырмады:
— Хәзер иреңә шалтыратасың, ул белергә тиеш, шулаймы? 
Ирек иртәгә үк эштән сорап, самолетка билет алачагын әйтте. 
Тагын очтылар.
Көз уртасында яшь гаиләдә кыз туды. Гөлназ сабыйны күрергә китте. Алсинә дип исем кушканнар үзенә. Ирек әби кеше алдында тартынып тормады, икенче көнне үк яхшы гына кәефләнеп кайтты. Аны ипкә китерергә маташкан хатынына:
— Син кем әле монда? — дип ычкындырды. 
— Балакаем, бу ни дигән сүзең? Балаңның әнисе бит ул, синең...
— Син кысылма! Чыгып кит! 
— Кая китим?! Урамда төн, салкын. Син мине куасыңмы?
Төнлә кодагыйларына барып кермәс бит инде. Фатир аныкы, акчаны күп эшли, шуңа кәпрәяме? Иртән, кияү эшкә киткәч, кызына:
— Ничек торырсың инде, балам? Бәлки, әти булуына шулай шатланадыр? — диде.
— Безне дә үзең белән ал, әнием. Ул бертуктамый эчә. Исердеме, бөтенләй икенче кешегә әверелә.
Кайттылар. Нарасыйның елмаюлары, аның мәшәкатьләре белән бөтен кайгылары читкә этәрелгән кебек булды. Кодагые үпкәләде.
Ирек озак көттермәде. Тагын очып килеп җитте. Баланың әнисеннән дә, әбисеннән дә «эчкәч, шундый юләр инде мин, гаепкә алмагыз, бүтән болай кабатланмас», — дип, гафу үтенде.
Баланы әтисез итәсе килмәү теләге көчле идеме, тасма теленә ышандымы, китте Гөлинә.
Гөлназ күреп торды: Ирекнең күз карашы салкын, кырыс. «Мин начар» дип әйткән сүзләре колагында кабатлангандай булды. Йөгереп тәрәзәгә барды. Әйтерсең, шуның белән нәрсәнедер төзәтмәкче. Йөрәге өзелгәндәй булды. Ярый әле эше бар, шуңа юанды. Еллар узу белән, йомгак та сүтелә барды. Армия хезмәтеннән соң ук ничек керешсә, шулай эшләгән кияү, әмма ничек эшләгәнен Алла гына белә. Яшьләй яшел елан белән дуслашкан, әле кеше өммәтендә, әле гыйфрит сурәтендә йөреп, тәмам Алдарга әйләнгән, әкияттәге Юха елан бер якта торсын! Гөлинә ышана, өметен өзми.
— Кадерлем, синең ашыйсың килмимени?
— Мин кайтышлый пәрәмәч ашадым... Аптыратма!
Берничә көннән:
— Син аек яшәргә теләмисеңме?
— Ир кеше бит мин, телим икән, эчәм.
— Бергә торалмабыз, ахры.
— Ни сөйлисең, сиңа бер күрүдә гашыйк булдым ич!
Җәйгә кунакка Алабугага кайттылар. Әти кеше гаиләсен борынгы манара янына алып китте. 
— Теге чакта бу ташларга орынып әйткән теләгең кабул булдымы, Ирек?
— Әйе дә, юк та.
— Ничек?
— Мин сине шунда ук алып китәргә тиеш...
— Тиеш?!
— Түгел лә, алып китәргә теләгән идем.
Ирек, ачылып китеп, хатынына үзенең ул чагында кәләш эзләп йөрүен сөйләп бирде. Әти-әнисе аның йөргән кызларын ошатмаган. Кыйммәтле бүләкләр генә көтеп йөрүчеләрне бусагадан да кертмим, дигән әнисе. «Тыйнак бер кыз табасың, өйләнәсең, юкса, без сиңа фатир алырга булышмыйбыз». 
Аңлашыла. Бер күрүдә яраттым, дип тәкрарласа да, фатирлы буласы килгән икән, мин аның планын тормышка ашыру чарасы гына булганмын дип, пошаманга төште яшь хатын. Чираттагы мәртәбә әйләнеп кайткач, әнисе Иреккә зур кап китереп биргән иде. «Минем сүземне үтәдең, улым, бу — сиңа», — дигәндә, бүлмәгә килеп кергән Гөлинә аларның сүзенә катышмады, игътибар да итмәгән иде. 
Әнисенә шуларны сөйләп бирде дә:
— Мин бит аны яраттым, әнием. Нишләргә соң миңа? Андыйга охшамаган иде бит бер дә.
— Мәхәббәтнең күзе сукыр була, диләр. Аннары бар яктан да килгән кешеләр юк дәрәҗәсендә. Яраткан кешеңне ничек бар, шулай кабул итеп торасың. Йә тормыйсың. Син үзең бер карарга кил. Ирек тә бит үз тормышы белән яшәми булып чыга. Шайтан суы эчкәч, башы бөтенләй буталадыр.
Гөлназга шунда бала чагы искә төште. 
— Беләсеңме, кызым, мин бәләкәй вакытымда курчак уйнарга бик яраттым. Киендерәсең, матурлыйсың. Аларга «өй» ясыйсың. Нинди эчтәлек телисең, шуны корасың да, курчакларың син теләгәнчә «сөйли», син теләгәнчә «йөри». Барысы да синең кулда. Кеше бит курчак түгел. 
Гөлинә үзен тагын юл чатында кебек хис итте. Язмыш юлларына күрсәткечләр куелмый шул. Күрсәк, күңел күзе белән генә күренәдер алар. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев