Зәңгәр томан (хикәя)
Игътибарыгызга Фирүзә Гобәйдуллина хикәясен тәкъдим итәбез.
— Марат, Марат дим... Кара инде, тагын зәңгәр томан төшкән.Ул бездән калмый, һәрчак безне озата сыман... Сиңа шулай тоелмыймы, Марат?
— Әллә инде, — диде егет уйчан гына. «Әй сөеклем, синең хисең минем өчен әле һаман зәңгәр томан...» — дип җырлыйлармы әле?
Гүзәл бер ояла, бер уйчанлана төшеп, сөю тулы күзләре белән Маратка баш селкеде. Бер мизгелдә егетнең тирән, шул ук вакытта серле карашы аны өтеп алгандай булды. Рәхәт иде аңа бүген, бик тә рәхәт!
— Гүзәл, бәгърем, бөтен гомерем буе яратырлык хисләрем бары синең өчен генә! Ишетәсеңме? Синең өчен генә...
Инде беленер-беленмәс кенә таң яктылыгы күренә. Күз яуларын алырлык зәңгәр томан да таралып килә. Егет белән кыз, теләр-теләмәс кенә саубуллашып, өйгә таба юл алды.
Йокы тиз генә килмәде. Әле бер якка, әле икенче якка боргаланып-сыраланып ята торгач кына, Гүзәл йокыга талды.
— Кызым, төш вакыты да җитеп килә. Бакчаны чүп баскан, жиләк-җимеш тә өлгергән, үземә чыкмый булмас, ахры, — дип, Рәйхана апа җиңелчә генә шелтәләп алды.
— Әнием, хәзер, хәзер торам, барысын да тәртипкә китерәм... Сизми дә калырсың...
Рәйхана апа кызын кочагына алды, чәчләреннән иркәләп, күзләренә карады.
— Я, бу юлы нинди серең чират көтә инде, — диде ул шаяртып. — Мин синең хозурыңда, тыңлыйм...
Гүзәл җитди генә торып утырды. Маратның тәкъдим ясавы турында җиткерергә кирәк бит инде дип уйлап, сүз башлады. Барысын да түкми-чәчми сөйләде. Ул сөйләгән саен, әнисенең йөзе җитдиләнә барды.
— Кызым, бәгърем, ашыкма. Маратның яхшы егет икәнен белсәм дә, күңелем тыныч түгел. Син аны яхшы белмисең әле, очраша башлаганыгызга да бик күп түгел.
— Әнием, Марат белән без никах укытырга уйлаштык. Бер-беребезгә булган хисләребез зәңгәр томан шикелле саф, чиста... Ризалык бир инде, әнкәй, безгә!
Баласының үтенечен кире кага алмады Рәйхана апа. Бирнәсен җыйды, табынын мул итеп әзерләде. Яшьләрнең теләкләрен тормышка ашыру өчен, барысына җитеште.
Кавышкан көннең кичендә яшьләр элеккеге урында тагын очрашты, бер-берсен канатландырырлык хыяллар белән уртаклашты.
— Кара инде, Гүзәл, зәңгәр томан тагын безнең янда, — дип гаҗәпләнде Марат. — Зәңгәр томан безнең мәхәббәт билгесе булсын. Бер-беребезгә биргән вәгъдәләребезне ул да ишетте, ул да шаһит хәзер...
Бәхетле тормыш башланды. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре — ике сабый туды. Гаилә тормышы тагын да тулыланды, шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Тик менә соңгы араларда Марат нигәдер эштән соңарып кайта, бер-берсе белән сөйләшеп туя алмаган парлар арасында ниндидер упкын барлыкка килде сыман. Беркөнне гаилә башлыгының бөтенләй өйгә кайтмыйча калуы Гүзәл өчен иң куркынычы булды. Болай да янган йөрәк ни уйларга белмәде: ярсыды, бәргәләнде. Ә иртән, бернәрсә дә булмагандай, өенә кайтып кергән ирен күргәч, күзләренә яшьләр тыгылды, тамагына төер утырды. Күңелендәгесен барын да әйтте Гүзәл, ярсыган күңелен тынычландырырга ашыкты. Иренең «Зинһар, гафу ит» сүзеннән башканы ишетмәде.
Көннәр үтте, хисләр дулкыны шулай дәвам итте. Ул шулай, бәлки, барган да булыр иде, әгәр Гүзәл Маратны башка белән күрмәсә?! «Менә бетте!» диде ул, исе китеп. Озак уйлап тормады, хыянәткә түзмим дип, аерылышты. Тик бу аның йөрәгенә җиңеллек китермәде. Көн-төн уйлады ул ире хакында. Бер ел үтте, ике ел, биш ел... Күпме генә еллар үтсә дә, Маратны ул сагынып яшәде, башкага күңеле ятмады, очрашырга теләге дә булмады. Төннәрен «Нинди бәхетсез мин!» — дип елады.
Соңгы араларда Марат төшенә кергәли. Бүгенгесе бигрәк онытылмый, зәңгәр томан эченннән әкрен генә теге җырны җырлый:
Күзләремдә нурлар кими сыман,
Нурсыз кала кебек җырларымда сүзләр,
Әй сөеклем,
Синең хисең минем өчен
Әле һаман зәңгәр томан, зәңгәр томан...
Гүзәл сискәнеп уянып китте. Бу аңа төш түгел, өн кебек тоелды. Ун ел элек узган вакыйгалар күз алдыннан үтте. Ишек ачылып, Маратны күргәч, тораташтай катып калды.
— Гүзәл, җаным, гафу итә алсаң, кичер мине. Минем сине сагынмаган, уйламаган көнем булмады. Мин ялгыштым. Мин синең игътибарыңнан, хөрмәтеңнән, яратуыңнан, яраткан балаларымнан, Зәңгәр томаннан колак кактым. Мин аңладым, Гүзәл, бу тормышта миңа Сез кирәк!
Гүзәл дә төш түгел, өн икәнен аңлап, Маратка якынайды.
— Ә мин, Марат, көттем Сине! Хыянәт итми, тугърылыгымны саклап көттем. Зәңгәр томаннар аша, минем янга кайтырсың дип көттем.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев