Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

82 яшьлек алабугалы махсус хәрби операциядә катнашучыларга 100 мең сум акчасын күчергән

Пенсионер Галина Дмитриева махсус хәрби операциядә катнашучыларга йөз мең сум акчасын күчергән.

Шәһәребездә яшәүче 82 яшьлек әби пенсиясеннән калганны һәм көзен бакчасындагы яшелчә һәм алмалар сатып җыйган акчасын туплап барган. Әйтүенә караганда, озак вакыт акчасын янга калдырып килгән.

− Хәбәрләрне тыңлаганда еш ишетәм, көрәшчеләргә булышалар. Уйлап куйдым: мин дә ярдәм итсәм ни була? 2007 елдан бирле балконымда култык таяклары эленеп тора иде. Миңа кирәк түгел, шуңа күрә аларны яралы сугышчылар өчен госпитальгә тапшырырга булдым, − дип сөйли башлады ул.

Дөрес, Галина Дмитриева кая мөрәҗәгать итәсен белми, һәм үзе яшәгән йорттан ерак түгел генә урнашкан Алабуга телевидениесе бинасына, безнең хезмәттәшләр янына китә. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин белән элемтәгә кереп, акча күчерү турында килешәләр. 

− Озак яшәрменме әле? Миңа 83нче китте бит инде. Акчада утырып булмас, болай кешеләргә кирәге чыгар, − дип саный Галина Федоровна.

Ул безнең илдә, шәһәребездә битараф булмаганнарның күплегенә ышана, алар безне саклаучыларыбызга булыша ала. Галина Дмитриеваның игелекле гамәле моңа яхшы үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев