Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга артистлары – Кырым фестивале лауреатлары

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле «Халыклар дуслыгы» Бөтенроссия интернациональ фестивале лауреаты булды. Алабуга артистлары анда Татарстан Республикасын тәкъдим итте.

Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Коми, Калмыкия, Төньяк Осетия, Чечня Республикасыннан иҗат коллективлары катнашкан.
Фестиваль программасы бик бай эчтәлекле булган. Берничә көн дәвамында «түгәрәк өстәлләр», концертлар, бәйрәм йөрешләре, семинарлар узган. «Түгәрәк өстәлләр» барышында төрле милләт кешеләре арасында культура аша толерант мөнәсәбәт формалаштыру турында фикер алышканнар.
«Мин, җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе буларак, фольклор буенча мастер-класс үткәрдем һәм татар халык фольклоры — безнең гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, милли киемнәр турында сөйләдем. Оештыручыларга мастер-класс бик ошады, рәхмәтләрен белдерделәр», − диде Диләрә Мироваева.
Шулай ук алабугалылар тамашачыларны һәм башка катнашучыларны Сабантуй бәйрәме белән таныштырганнар, Алабугадан килгән тәм-томнар белән сыйлап, сувенирлар бүләк иткәннәр. Ансамбль фестивальдә Владимир Мироваевның татар телендә милли җырлары һәм автор композицияләре белән чыгыш ясаган.
Чыгыш һәм мастер-класслар арасында алар декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате осталары эшләнмәләре күргәзмәсен, шулай ук милли мәдәниятләр бәйрәмен карый алганнар.
«Без үзебезнең казанышка бик шат. Фестивальнең оештырылуы ошады − безне бик яхшы каршы алдылар, озаттылар. Һәр көн безнең өчен истә калырлык булды. ТР Мәдәният министрлыгына, көллият директорына, Алабуга районы Мәдәният идарәсе башлыгына һәм ансамбльнең барлык катнашучыларына рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә», − дип хис-тойгылары белән уртаклашты ТРның Атказанган артисты.

Фото: Диләрә Мироваеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев