Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга данын йөзү буенча дәрәҗәле ярышларда якладылар

Алабуга районы башлыгының урынбасары Олег Колпаков Timerman ярышлары барышында үткән Sviyaga Fest чарасында катнашты.

Алабуга районы башлыгының урынбасары Олег Колпаков Timerman ярышлары барышында үткән Sviyaga Fest чарасында катнашты, ул анда район данын яклады.

Катнашучылар арасында шулай ук ТР яшьләре министры Дамир Фәттахов һәм ТРның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да булды. Ярышучыларга 1,5 километр ара узарга тәкъдим ителде. 

Йөзү ярышы кояшлы җылы көндә башланды. Күп тә үтмәстән, һава торышы бозылды — коеп яшенле яңгыр ява башлады, әмма бу йөзүчеләрне куркытмады, алар маршрутларын дәвам итте. Бераздан күк йөзе дә ачылды.

− Уңай кичерешләр генә калды. Бу республикабыздагы иң киң колачлы спорт чараларының берсе. Башка төбәкләрдән дә спортчылар күп булды. Мин 365нче номер белән чыгыш ясадым, − дип сөйләде Олег Колпаков.
Аның сүзләренә караганда, киләсе ярышта ул 3,5 километр арага йөзүдә катнашырга ниятли.

Әйтергә кирәк, мондый фестиваль Татарстанда беренче тапкыр оештырылды. Элегрәк Зөя шәһәрендә Sviyaga Swim йөзүләре генә үткәрелде. Хәзер ул киңәйде. Программада йөгерү, йөзү, ориентлашу һәм төрле катлаулы дәрәҗәдәге свимран буенча ярышлар, шулай ук балалар һәм зурлар өчен күңел ачулар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев