Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга гимнасткасы «Талантлар кубогы»нда 1 нче урынны яулады

Зәлинә Йосыпова «1 нче гимназия — Милли белем бирү үзәге» нең 3А сыйныфында укый.

Нәфис гимнастика — спортның иң матур, шул ук вакытта физик көч таләп иткән авыр спорт төрләренең берсе. Ул баланың үсешенә зур йогынты ясый, шәхес тәрбияләүгә булышлык итә.

Зәлинә Йосыпова «1 нче гимназия — Милли белем бирү үзәге»нең 3А сыйныфында укый. Төгәллеге, пөхтәлеге, тырышлыгы, матур итеп рәсем ясавы һәм гимназиядә үткәрелгән конкурсларда нәтиҗәле чыгыш ясавы белән күпләргә үрнәк булып тора. Әнисе, Алинә Әбүзәр кызы һәм әтисе Ильнар Нүрис улы кызлары Зәлинәнең сәләтен үстерүгә зур көч куялар.

Талантлы кызыбыз Зәлинә Йосыпова биш яшьтән нәфис гимнастика белән җитди шөгыльләнә. Өч ел эчендә 38 медаль белән бүләкләнде. 24 медале — беренче, 12 медале — икенче һәм 2 медале өченче урыннар өчен бирелгән. Ул бу җиңүләрне үзенең һәм тренеры Нәргис Әкбар кызы Рәҗәбованың тырышлыгы нәтиҗәсе, ди. Рәҗәбова Нәргис Әкбар кызы — өлкән тренер, югары һөнәри белемле, СССРның спорт мастеры, үз эшенең остасы. Ул балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм аларның мөмкинлекләрен дөрес бәяләп эшләүче тренир.

Узган ялларда Зәлинә Казан шәһәрендә узган «Талантлар кубогы» ярышында катнашып, 1 нче урынны яулады. Без — укытучылар, укучылар, аның киләчәктә зур үрләр яулаячагына ышанабыз һәм уңышлар телибез.

Алсу МӨБӘРАКҖАНОВА
Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев