Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга кан тамырлары үзәге Татарстанда иң яхшылар рейтингына керде

Алабуга үзәк район хастаханәсенең неврология бүлеге 12 ел эшли.

Алабуга бүлекчәсе геморрагик инсульттан үлемнәр саны буенча иң түбән күрсәткеч номинациясендә 1 урынны алды.

Алабуга үзәк район хастанәсенең неврология бүлеге мөдире Гасан Ахмедов Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көненә һәм Татарстан Республикасы инсульт хезмәтенең 15 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядән бүләк белән кайтты. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Алабуга бүлекчәсе геморрагик инсульттан үлемнәр саны буенча иң түбән күрсәткеч номинациясендә 1 урынны алды. Конкурс Татарстанның 20 кан тамырлары үзәге арасында үткәрелде. 

Алабуга үзәк район хастаханәсенең неврология бүлеге 12 ел эшли. Гасан Абдулла улы Ахмедов — тәҗрибәле табиб-невролог, үзәк ачылган көннән бирле эшли. Үзәк район хастаханәсенең неврология бүлегендә югары квалификацияле персонал: тәҗрибәле табиблар, логопед, психолог, ЛФК инструкторлары һәм шәфкать туташлары тупланган.

Неврологиядә баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен (ОНМК) 6 койкалы реанимация һәм интенсив терапия блогы булган 24 койкалы беренчел кан тамырлары үзәге эшли. Беренчел кан тамырлары үзәгендә неврологлар инсульт, баш миенә кан саву һәм башка неврологик авырулары булган пациентларга махсус ярдәм күрсәтәләр. Бирегә Алабугадан гына түгел, күрше Агерҗе, Мамадыш, Менделеевск районнарыннан да дәваланырга киләләр. Ел саен Алабуга неврологлары якынча 700 авыруга ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев