Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугада футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1/8 финалы үтте

Шәһәрнең Үзәк стадионында «Алабуга» һәм «Әлмәт» командалары арасында футбол матчы булды.

Уен футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1/8 финалы кысаларында үтте. Җанатарлар арасында район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Август- Алабуга» ҖЧҖнең генераль директоры Владимир Алин да бар иде. Матч өметле генә башланып китте. Алабуга командасы турнирда инде берничә җиңү яулаган иде, шуңа да халык футболистларның чираттагы тубын көтте. «Алабуга!», «Безгә гол кирәк!» һәм «Оле-оле, Алабуга, алга!» дип кычкырганнары ишетелеп торды. Җанатарлар хуплавы да беренче таймда бернинди нәтиҗәгә китермәде. Футболчылар тәнәфескә 0:0 исәбе белән китте.

− Командабызның җиңүенә бик өметләнәм. Алар яхшы уйный, уеннарын карау кызык, − ди 11 яшьлек Руслан Водоватов, ул тәнәфестә туп тибү буенча алдынгы булды һәм аны бүләккә алды.

Икенче тайм тамашалырак булды. Туп кертер мизгелләр, спортчыларның абынуы — гомумән, бар да булды, ләкин голкиперлар туп кертергә ирек бирмәде. Шул рәвешле, бер як та отмады.

− Әлмәтлеләр Татарстан Чемпионатының югары лигасында булсалар да, бүген ике тигез команда уйнады. Матч бик киеренке барды, туп кертерлек мизгелләр күп булды, әмма теге яктан да, бу яктан да уенчылар алардан файдалана алмады, − диде «Алабуга» командасының баш тренеры Владимир Барышев.

Киләсе очрашу 4 июньдә, Әлмәт шәһәрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X