Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев спортчыларны бүләкләде

Спорт командасы мини-футбол буенча Республика Чемпионатында бронза призер булды.

28 мартта шәһәр җитәкчеләре планеркасында Алабуга районы башлыгы «Алабуга-Эссен» спорт командасын бүләкләде. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабуга командасы ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында бронза призер булды.

Шулай ук Рөстәм Нуриев мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарында республика этабы җиңүчеләрен — Алабуганың 8 нче урта мәктәбе командасын котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев