Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга районы «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» конкурсында беренче урынны яулады

«Численностью населения от 51 000 человек» номинациясендә Алабуга районы беренче урынны алды.

Муниципалитетлар арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы ТР Рәисе карары буенча игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында узды.

Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү кысаларында узган иң масштаблы конкурсларның берсе — «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы тәмамланды.

Конкурс-фестивальнең җиңүчеләре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Халыклар бердәмлеге көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын тәмамлауга багышланган тантаналы чарада игълан ителде.

«Численностью населения от 51 000 человек» номинациясендә Алабуга районы беренче урынны алды. Бу категориядә икенче урынны Кукмара районына, өченче урынны Бөгелмә районына бирделәр. Конкурсның гран-при бүләген Арча районы яулады. 

«Беренче урын. Чараны оештыруда катнашкан һәркемгә, шулай ук бәйрәм тамашачыларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм», — дип яза үзенең телеграм-каналында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев