Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга районы Илмәт авылы өчен җан атып яшәүче

Тормышыңны мәгънәле итеп кору – һәркем күтәрелергә тиешле биеклек. Бу биеклек Рәзимә ханым өчен Туган ягына, аның халкына хезмәт итүдер, мөгаен. Бүген сүзем Илмәт авылы җирлеге башлыгы Рәзимә Мингалеева хакында.

Кеше... Ул һәрвакыт төрле каршылыкларга юлыгып яши. Гомер юлында аларны җиңәргә өйрәнә, сыный-сынала. Сынау-сыналу чорында тәҗрибә туплый, акылга үсә, ныгый, формалаша, халкына, иленә хезмәт итә.Туктап калмый, һаман алга атлый, уйлана адәм баласы, узган гомерен барлый, үз алдында яңадан-яңа планнар кора, максатлар куя, Табигать-ана каршында исәп-хисап тота. Ә менә иң авыры — үз намусың алдында җавап бирүдер, мөгаен.
Кеше гомере... Шушы гомернең күпмедер өлешен нидер көтеп, нәрсәгәдер өметләнеп үткәрәсең: сөясе, сөеләсе, кешечә матур итеп яшисе, үз юлыңны, тормышта үз кыйблаңны табасы килә. Әйе, тормыш ул — мәңгелек корылыш. Алда, барысы да алда, дип яшисең. Киләчәктә бәхет таңы, шатлык, матур тормыш кебек тоела. Алда беркайчан да югалмый торган нәрсәне эзләү проблемасы. Ә югалмый торган нәрсә ул, әлбәттә, тормышта үз юлыңны табу, изге эш-гамәлләр кылу.

Узган гомерне тикмәгә генә аккан суга тиңләмиләрдер. Тормыш дигәнең бертуктаусыз хәрәкәттә. Әйе, табигать кенә түгел, кеше дә үзгәреш кичерә. Калыная төшә, чәчләренә чал керә, чарлана. Олы тәҗрибә туплый. Игелекле эш-гамәлләр кыла. Заман җилләре кешеләрне күпкә үзгәртә. 
Рәзимә ханымның үз гомерендә, кемнәр алдында ничәмә-ничә мәртәбәләр хисап тотканын бер Ходай үзе генә беләдер. Әмма туган җире, Табигать-ана, авылы халкы алдында хисап тоту, ай-һай җиңел микән аңарга? Ниләр генә башыннан узмаган да, нинди генә кешеләр белән очрашылмаган! 
Мәктәп, студент еллары... Илмәт авылы башлангыч мәктәбе, Юраш мәктәбе. Ниһаять, җирле үзидарә җитәкчелеге... 
Ничә китап укылган, ничәсе укылмый калган, күпме инша язылган, шигырь ятланган, ә күпмесе иҗат ителгән, җыр җырланган, ничә мәртәбә сөю, мәхәббәт килгән, хат язылган ничәсе күз яшьләренә манчылган? Аларны кем санап барган соң?!
Болары — яшьлектә...
Ә эш, хезмәт юлы, чирек гасырлык чор гаять сикәлтәле, авыр булган, сырлы-сырлы каршылыклар, уңышлар һәм уңышсызлыклар, үтереп мактаулар һәм кара гайбәтләр, биек-биек тауларга авырлыклар белән менүләр һәм мәтәлеп төшүләр, җиңүләр һәм җиңелүләр, агарулар һәм кызарулар, горурлану һәм рәнҗешләр — берсен-берсе бертуктаусыз алыштырып торган.

Анысы тормыш дип аталган, Ходай язган беркемнекенә дә охшамаган олы юл.
Кешегә, әгәр ул җиргә нык басып торырга, күкләргә күтәрелергә теләсә, ике канат кирәк. Ул канатларның берсе — сәламәтлек, икенчесе — белем. Беренче канаты турында кеше яшьлектә уйлап та карамый, җилдәй җитез йөгерә, арыса, барын онытып йоклый, ләззәтле халәттә була, сызланмый, газапланмый. Чөнки ул яшь, яшь организм хәрәкәт тели, биетә, җырлата.

Ә белем... Кешегә бик кирәкле икенче канат үзеннән — үзе генә килми. Ул табигать бүләге генә түгел. Канатны һәм каурыен кадерләп, аз-азлап җыя-җыя үстерә белергә кирәк. Кешегә урта белем, ягъни көтек канат кына җитми, югары белем, карчыга канаты кирәк...
Унберенчене "4","5"кә генә тәмамлап, кулга өлгергәнлек аттестаты алгач, Рәзимә Алабуга пединститутына юл ала. Укулар авыр, таләпләр зур. 
Рәзимә институтның физика-математика бүлегенә укырга керә. Институт мохите аны тулы килеш үз эченә алып кереп китә. Бер сессиядән икенче сессиягә кадәр баш күтәрми уку, язу, лекцияләр, семинарлар һәм башкалар.
Вакыт дигәнең сизелми дә үтеп китә. Ә үткәннәр үтә күренмәле томан эчендә югала баргандай була.
Тулай торак. Тимер караватлар. Бер бүлмәдә 5-6 кыз. Күбесе авыл кызлары, әлбәттә. Кайгы-шатлыклар барысы бергә хәл ителә. Үткәндәге онытылып бара торган хатирәләр, очрашып бер сөйләшкәч, кичә генә булган кебек күз алдына килеп басалар. Ә сабакташлар белән бик еш булмаса да, сирәк-мирәк очраштыргалыйлар алар.

Рәзимә институтны тәмамлап, үзенең туган авылына әйләнеп кайта, үз авылының башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Озак та үтми аны җитәкче итеп билгеләп куялар. Бөтен көчен, акылын эшкә җигә ул. Коллектив белән дә тиз арада уртак тел таба, укучылар күңеленә дә юл ала.
Җитез, матур, җиткән кызга егетләр дә күз салмый калмый, әлбәттә. Берсе килеп серен уртаклашырга омтылса, икенчесе бәйләнеп карый, өченчесе озата килә. Шулар арасында үз насыйбы да табыла. Иң булган, уңган, иң мөһиме, аны аңлый, санлый, ихлас күңелдән ярата торганын сайлап ала ул. Аның күңелгә ятышлы сөйләшүе дә, кызулыгы, килеш-килбәте, өздереп әйтүе, сүзендә торуы — барысы да Рәзимәне әсир итә. Ләкин ул, гадәттәгечә, ачылып китми, үзенең өзелеп яратуын сиздерми. Кышкы бураннарда аның белән урам таптау, кар яру ничектер күңелле дә, рәхәт тә булгандыр... Ниһаять, көннәрнең берендә Рамил аңарга тәкъдим ясый. Кызыл туй. Авыр да, рәхәт тә тормыш. Рамил шәһәргә барып эшләп йөри. Тиз арада Таулар урамының иң матур җиренә алты почмаклы йорт салып куялар, машинасын да алалар. Тормыш гөрләп бара. Бер-бер артлы ике бала туа. 
Кеше үзенең язмышына озын юллар аша килә. Туганда ук маңгайга язылган дисәләр дә, язмыш кешенең үз кулында. Кеше язмышын, үз бәхетен үзе кора, үзе юл сала.

Рәзимә Тимерхан кызы тырыш, максатка омтылучан, алган белеме белән генә канәгатьләнмичә, үз өстендә эшләүче эзләнүчән белгеч буларак таныла. Ул мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкны бик тиз эләктереп ала, хезмәттәшләренең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнә. Дәресләре кызыклы булгач, балаларның фән белән кызыксынуы да көчле. Ул укыткан балалар район үзәгендә генә түгел, төбәк, республикакүләм чараларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Ул үз коллективында гына түгел, район, республика укытучылары белән тәҗрибә уртаклаша, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясый, алдынгы тәҗрибәләре методик җыентыкларда дөнья күрә, җитәкче булып эшләү дәверендә шактый гына тәҗрибә туплап өлгерә ул. 

Гомумән, укытучының күпкырлы эшчәнлеге күпләрне таң калдырырлык. Бик яратып башкара ул эшен. Әмма авыл картая. Яшьләрнең авылда каласы килми. Эше дә юк диярлек. Мәктәптә дә балалар саны көннән-көн кими бара. Һәм көннәрдән беркөнне мәктәп ябыла. Балалар Юраш мәктәбенә йөри башлый. Ә укытучылар эшсез кала. Сүз дә юк, сәламәт кешегә эш табыла. Әмма Рәзимә ханымның Туган авылыннан, халкыннан аерыласы килми. 
Әйе, Аллаһы Тәгалә һәрбер тереклек иясенә үз орлыгын сала. Бу Ходай биргән "зурлык«ны таптамас өчен, һәрбер тереклек, җан иясенең яшәү көче ала торган урыны була. Ул, әлбәттә, туган җир! Туган як! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Шуңа күрә дә авылыннан чыгып китәсе килмәгәндер Рәзимә ханымның. Ниһаять, ул җирле үзидарә рәисе итеп сайлана. Сүз дә юк, зур, җаваплылык, нык тырышлык, сабырлык, түземлек, белем, ихтыяр көче таләп итә торган эш. Алны-ялны, алны-артны карамый, өйгә кайтмый эшләргә кирәк. Шулай да ризалашты Рәзимә Тимерхановна, алынды бу эшкә.
«Табигате белән генә түгел, халкы белән дә матур бу авылым. Эшкә уңган, булган, хезмәт сөючән, тыйнак, киң күңелле, батыр йөрәкле халык яши авылыбызда. Артык усал да, нәфесле дә түгел алар. Бер гаилә кебек матур итеп яши белә. Менә шуңа күрә дә ризалык бирдем мин. Башка җирлектә эшләвемне күз алдына да китерә алмыйм», — ди ул.

Әйе, чыннан да, бүгенге көндә авылыбызда яшьләр бармак белән генә санарлык булса да, авыл әле гөрләп яши. Балалар бакчасы, әле узган ел гына салынган бай китапханә, мәдәният йорты, уңай шартлар тудырылган медпункты, кибете эшләп тора. Иң мөһиме — авылга иман нуры иңдерә торган мәчете бар. Һәр иртә саен мәчеттән яңгыраган азан күңелләргә тынычлык бирә, җанга рәхәтлек иңдерә. Шулай ук авылыбыз эчендәге юллар, авылыбызның ике күпере төзекләндерелде, шулай ук Ядегәр авылында күп елларга сузылган су проблемасы хәл ителде, «Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел» дигән һәйкәлебез яңартылды. Озакламый анда ял итү паркы да булыр дигән өметтә калабыз. Әлегә анда балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Болар барысы да Рәзимә Тимерхан кызы тырышлыгы белән эшләнгән эшләр. Авылга яңа сулыш өргәне өчен рәхмәтнең иң зурысын җиткерәсе килә аңарга. 
Илмәт авылы мондый җитәкче булганда яши әле. Буыннардан-буыннарга килгән чылбыр өзелергә тиеш түгел. Теләк булса, бу изге эшнең әмәл-чаралары да юк түгел икән бит ләбаса. 
Кипкән гөлгә су сибеп кояш яктысына куйсаң, ул яшь үсентеләр җибәрә. Бәлки, шушы матурлыкка кызыгып, безгә алмашка яшьрәкләр дә кайтыр дигән өметтә калабыз.

Ә бит дөрестән дә, буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.
Җәмәгать эшеннән тыш адәм баласының шәхси тормышы, үз мохите дә бар бит әле. Һ.Такташ әйтмешли, «... Хатын кызның бөтен матурлыгы,бөтен күрке Ана булуда». Әйе, Рәзимә ханым балаларга дөрес тәрбия бирә торган таләпчән әни, өйдә зур хөрмәткә ия тормыш юлдашы, оста хуҗабикә дә.
Авыз тутырып горурланып сөйләрлек ул һәм кыз үстерделәр алар, белем бирделәр, олы тормыш юлына озаттылар. Бүгенге көндә дә көчләреннән килгәнчә, балаларына терәк булып, булганына шөкерана итеп, бөтен мәхәббәтләрен, көчләрен — шушы газизләренә биреп яшәүләрен дәвам итәләр. Гомер юлында аларның үз сукмакларын табуларына, халыкка, илгә файдалы кеше булып үсүләренә куанып яшиләр. Тырышлыклары да, гадилекләре — тыйнаклыклары да уртак аларның. 
Без барыбыз да шушы җирнең бер үк дәрәҗәдә тигез хокуклы, сөекле балалары. Табигатькә һәм анын гүзәллегенә мөнәсәбәттә дә, җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә без һәр очракта Кеше булып калырга, Кеше исемен акларга тиешбез. 
Безнең максат — буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны югалтмау. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, өлкәннәрдән үрнәк алып, яңа матур сыйфатлар белән тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул. Рәзимә ханым нәкъ менә шундый шәхесләрнең берседер. Шундый кешеләр күбрәк булса, җир йөзендә яшәве ничек рәхәт, мәгънәле булыр иде.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев