Алабуга районының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре — алдынгылар арасында
«Яңа Юраш» агрофирмасының машина белән саву операторы Рәмзия Сафина терлекчелектә өч дистә елга якын тырыш хезмәт куя.
Район сыер савучылары арасында Рәмзия ханым ел да алдынгы урыннарны ала. Алдынгы сыер савучы узган елда бер сыердан 8110 килограмм сөт савып алган. Бу — районда өченче нәтиҗә. Уңышлары өчен аны быелгы Сабантуенда хөрмәтләячәкләр. Рәмзия ханым Мамадыш районында биш балалы гаиләдә туып-үскән, әнисе дә алдынгы доярка булып исәпләнә. Төпчек кыз гел әнисе янында булып, осталык серләренә төшенеп үсә. Мәктәпне тәмамлау белән, күп уйлап тормый, сыер савучы булып эшли дә башлый. Тик менә уңган-булган кызны Иске Юраш егете Рәшит күреп ала. Яшь гаилә Юрашта төпләнеп яшәп кала, Рәмзиянең уңган кулларына да фермада эш табыла. Хәзер аның карамагында 50гә якын сыер бар.
— Хайваннарны, бигрәк тә сыерларны бик яратам, — дип сөйләде ул безгә. — Аларның барысының да кушаматлары бар. Мисалга, Матуркаем көненә 25 литр сөт бирә. Күп сөт алу өчен безнең фермада барлык шартлар да бар, азык муллыгы, аларның төрлелеге аеруча сөендерә. Сөтнең майлылыгы 3,9 процентка җитә (база — 3,4 процент), тапшырганда ул югары сорт булып исәпләнә.
Рәмзия Мәсгут кызы озак еллар эшләү дәверендә үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. Коллектив та аны хөрмәт итә.
— Безнең әле терлекчеләр коллективы да менә дигән, — дип кушыла әңгәмәгә өлкән зоотехник Земфира Мөхәммәтҗанова, аның фермадагы стажы 37 ел. — Барлык сыер савучыларның да эш тәҗрибәсе бик зур. Вәсилә Исхаковага күптән түгел генә «Татарстанның атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Фәридә Вәлиева, Ләйсән Яруллина — үз эшләренең чын осталары. Васил Галимов һәм Ринат Мөхәммәтҗанов һәрвакыт үз вакытында азыкны китереп җиткерә. Мәсәгут Фатыйхов һәм башка зообелгечләр дә үз эшләрен яхшы белә.
Рәмзия Сафинага килгәндә, ул үз эшенә бик җаваплы һәм намус белән карый, сыер саву аппаратларын куллану кагыйдәләрен төгәл үти, хайваннарның анатомиясе һәм физиологиясе нигезләрен, аларны ашату һәм тоту кагыйдәләрен һәм нормаларын яхшы белә. Рәмзия үзенә беркетелгән сыерларның нәтиҗәлелеген елдан-ел арттыра бара.
Агрофирма җитәкчеләре эре мөгезле терлекләрнең баш санын арттыруга зур игътибар бирә. Хәзер биредә 2337 баш исәпләнә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 177 башка күбрәк. Сүз уңаенда, бу районда иң югары күрсәткеч. Ел башыннан биредә 2390 тонна сөт алынган, бу 2021 ел белән чагыштырганда 122 процент.
Лаеклы бүләк
Сабантуйга берничә көн кала «Яңа Юраш» агрофирмасы хезмәткәре Фәнис Галиевка «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.
Агрофирма директоры Хәлил Сабирҗанов аны шулай тасвирлый:
— Фәнис үз эшен яратып, белеп башкара. Үҗәт, максатчан, һәрвакыт башланган эшне ахырына җиткерә. Белемле, киң эрудицияле, дөрес һәм тиз карарлар кабул итә, һөнәри осталыгын, хезмәт сөючәнлеген, җаваплылыгын һәм оештыру сәләтен күрсәтеп, аларның үз вакытында, тулы һәм төгәл тормышка ашырылуын оештыра. Күпьеллык намуслы хезмәте, продукция җитештерүне оештыруда югары күрсәткечләргә ирешүе, актив рационализаторлык эше өчен ул берничә тапкыр район хакимияте тарафыннан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Ни өчен тракторчы һөнәрен сайладыгыз, дигән сорауга Фәнис Әхкәметдин улы:
— Әтием гомер буе механизатор булып эшләде, ә мин үскәч, аңа ярдәм итә башладым. Чаллыда яшәүче улым Илназ да техникага ияләште. Үз һөнәремне яратам, икенчесе турында уйлаганым да юк, — дип җавап бирде.
Мәктәптә үк тракторчы хокукы алган Фәнис, укуны бетерү белән колхозда, Т-40 та эшли башлый. Силос, ашлык ташый. Ике ел армиядә хезмәт итүдән тыш, ул үзенең бөтен гомерен туган авылында үткәрә. 27 ел элек биредә ул үзенең беренче мәхәббәтен — Гөлчәчәкне очрата, шушы җирдә парлашып ул һәм кыз үстерәләр, шушы туфракка ул бөтен гомерен багышлый.
Туган җир дә, мәхәббәткә җавап итеп, яңгыр дими, корылык дими, авыл хезмәтчәннәрен мул уңыш белән куандыра. Быелгы Сабан туенда да агрофирма хезмәтчәннәренә, аның җитәкчесе Хәлил Сабирҗановка һәм агроном Илһам Хәмидуллинга карата дан җырлаячаклар.
— Бу агрофирма үсемлекчелек буенча районда гына түгел, бөтен Татарстанда да үрнәк булырлык хуҗалык, — дип аңлатты Россельхозцентрның ТР буенча филиалы җитәкчесе Люция Габдуллина.
— Биредә уңыш орлыкларны тәрбияләүдән башлана. Орлыкларны вакытында яңарталар, планлы рәвештә кондициягә җиткерәләр. Ашлама кертүнең тәртибен саклау, аларны дөрес куллану, чәчүлекләрне тукландыру, микробиоашламалар файдалану — «Яңа Юраш» агрофирмасында бу эшләр кагыйдә буларак кабул ителгән.
Үз җиренә җаны-тәне белән бирелгән игенчедән башка югары уңыш алу мөмкин түгеллеге аңлашыла. Фәнис Галиев та әнә шундыйлардан.
Теләсә нинди техника белән уртак тел таба
«Яңа Юраш» агрофирмасында эшләүче Илсур Шәйдуллин «Язгы чәчү батыры» исемен беренче тапкыр гына алмый. Шулай да аның өчен бу һәрчак дулкынландыргыч һәм җаваплы.
Мәктәптә үк тракторист правасы алган егет колхозда "Беларусь" та эшли, соңрак Алабугада шоферлар курсын үтә, комбайнчы һөнәре серләренә төшенә. Бер сүз белән әйткәндә, Илсур теләсә-кайсы техника белән уртак тел таба белә. Бервакыт аңа, районның бердәнбер вәкиле буларак, Республика сабанчылар конкурсында үз осталыгын күрсәтү дәрәҗәсе ышанып тапшырыла.
— Быелгы чәчү эшләре шактый дулкынланырга мәҗбүр итте, — ди Илсур. — Һава торышы май аенда үз холкын күрсәтте. Миңа, Фәнис Галиев, Рәфит Сафинга һәм чәчүдә булган башка механизаторларга авырга туры килде, әмма барысын да вакытында эшләп чыктык һәм хәзер тигез булып чыккан игеннәрне күреп шатланабыз. Уңыш яхшы булыр дип өметләнәм. Уракка төшәр алдыннан «Акрос» ымны тагын бер кат көйләп куям. Бу икмәк җыю комбайны миңа бигрәк тә ошады, анда 2014 елдан бирле эшлим. Һава торышы әйбәт булганда, көнгә 100 тоннага кадәр ашлык суктыра идем, — дип сөйләде ул.
Улы Данияр да игенче хезмәтен үз итеп, әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Әтисе белән таңнан торып, кырга барулар да куркытмый егетне. Өйгә дә үзләре теләгәндә түгел, һава торышы мөмкинлек биргәндә генә кайталар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов кул куйган характеристикадан: «И.М. Шәйдуллинның агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәт стажы 26 елдан артык. Илсур Мәүлет улы үз һөнәрендә даими камилләшә: тракторны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен, агрегатларны, механизмнарны һәм трактор приборларын билгеләү, урнаштыру, эшләү принцибын өйрәнә. Тракторның төзек булмау сәбәпләрен, аларны ачыклау ысулларын анализлый.
И. М. Шәйдуллин берничә тапкыр «Яңа Юраш» агрофирмасы» җәмгыяте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе грамоталары, район башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә үзен җаваплы һәм намуслы хезмәткәр итеп танытты, ул хуҗалык җитәкчелеге куйган бурычларны сыйфатлы башкаруны тәэмин итә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев