Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

«Алабуга-skills» бәйгесе җиңүчесе конкурста катнашучыларга киңәшләр бирде

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 10 февральгә кадәр konkursalabuga@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

«СОЛЛЕРС Алабуга» заводында автомобильләр ремонтлау буенча слесарь булып эшләүче Андрей Гудовских «Алабуга-skills» һөнәри осталык конкурсында өч ел рәттән катнашкан. 

Өч ел рәттән ул үз номинациясендә беренче урынны алып килә. Шуңа күрә быел аны эксперт сыйфатында чакырулары гаҗәп тә түгел, хәзер аның үзенә конкурсантларның һөнәри осталыгын бәяләргә туры киләчәк. 

Андрей Гудовских бу предприятиедә 15 елга якын эшли. Үзе әйтүенчә, конкурста ул, беренче чиратта, заводны лаеклы тәкъдим итү теләге белән катнашкан. Моннан тыш, тәҗрибә зур булганлыктан, көчеңне сынап карау да артык түгел. Андрейның техникага булган мәхәббәте балачактагы мототехникадан башлана. Үскән саен бу хис арта гына.

Хәзер Андрей Гудовских булачак конкурсантларга төпле киңәшләрен бирә ала. 
— Иң мөһиме — каушамаска, салкын акыл белән эш йөртергә кирәк. Тыныч кына үз эшеңне башкар, чөнки һөнәри осталык конкурсына эләккәнсең икән, димәк, син — профессионал. Конкурста һичшиксез катнашырга кирәк. Бу яшь буынга һөнәрнең әһәмиятен күрсәтү, үз күнекмәләреңне тапшыру өчен бик мөһим, — ди ул.

Исегезгә төшерәбез, «Алабуга-skills» бәйгесе 13-16 февральдә уздырылачак, катнашу өчен гаризалар 10 февральгә кадәр konkursalabuga@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Чемпионатның төп максатлары — эшче һөнәрләрне популярлаштыру, яшьләрдә сайланган һөнәргә карата кызыксынуны үстерү, хезмәткә иҗади караш, сәламәт көндәшлек һәм һөнәри компетенцияләргә ышаныч булдыру. 

Ярышлар берничә мәйданчыкта: Алабуга политехника көллияте, «Прогресс» автомәктәбе, «Алабуга» ППТ МИЗ — «Алабуга-Политех» мәгариф үзәге уздырыла. Иң яхшыларны 22 номинация буенча сайлап алачаклар, алар арасында —"ЧПУ белән станокларда токарь эшләре«, «ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре», «Моторист — җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү», «Автомобильләрне буяу», «Электромонтаж», «С категорияле машина йөртүче» һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев