Алабуга спортчыларын шәһәр планеркасында бүләкләделәр
Алабуга командалары һәм тренерларының спорт уңышлары.
Бүген, 1 апрельдә, Алабугада узган традицион шәһәр планеркасында төбәк һәм бөтенроссия ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларны һәм тренерларны хөрмәтләделәр.
Тхэквондо һәм хоккей
2 нче спорт мәктәбе укучысы Глеб Махеев тхэквондо буенча Россия беренчелегендә (ВТФ) 2 нче урын өчен бүләкләнде. Аның остазы — чемпионнар әзерләүне дәвам итүче Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Ринат Сәлимуллинны да котладылар.
Яшь хоккейчылар да бүләксез калмады. Роман Жужгов җитәкчелегендәге «Лесные пчелы» командасы 14-15 яшьлек уенчылар арасында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында 2 нче урын өчен кубок һәм диплом алды.
Футзалда һәм футболда уңышлар
«Серебряные волки» командасы 2011 елгы футболчылар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабында 3 нче урынны алды. Тренеры — Максим Хохрев.
Ә Дамир Гыйльфанов җитәкчелегендәге «Олимп» командасының яшь футболчылары 2016 елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча ТР футбол Федерациясе турнирында җиңү яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев