Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга спортчыларына бүләкләр тапшырдылар

Шәһәр планеркасында район башлыгы урынбасары Олег Колпаков спорттагы уңышлары өчен бүләкләр тапшырды.

1-3 ноябрьдә Казан шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Дөнья Беренчелеге узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 2нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче — спорт мастерлыгына кандидат Данияр Сәлимуллин 3нче урынны алды. Тренеры: Россиянең атказанган тренеры Рим Кавиев.

12-21 ноябрьдә Тула шәһәрендә пауэрлифтинг буенча халыкара ярышлар узды. КФУның Алабуга институты һәм «Юность» спорт мәктәбе спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Екатерина Белова 52 кг.га кадәр авырлык категориясендә 1 урынны алды. 66 кг.га кадәр авырлык категориясендә 1 урынны Андрей Будрин яулады.

28-30 ноябрьдә Буада 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге узды. Команда капитаны Артем Филипов, тренер — Денис Денисенко. Иң яхшы уенчы дип Данил Денисов танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев