Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга сугышчысы «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләнде

Медальне иясенә 10 сентябрьдә тапшырдылар.

«Медик» кушаматлы мобилизацияләнгән алабугалыны «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләделәр.

Медальне иясенә 10 сентябрьдә, танкист көнендә тапшырдылар, чөнки армиядә ашыгыч хезмәтен ул танк гаскәрләрендә үткән.

Сугышчы үзе гаять тыйнак булу һәм хәзерге вакытта аның белән элемтәгә керү мөмкин булмау сәбәпле, бүләкләү һәм иренең күрсәткән батырлыгы хакында безгә аның хатыны Ирина сөйләде.

— Мобилизация башлангач, аны беренчеләрдән булып чакырдылар. Ул һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә теләде, шуңа күрә укырга да медучилищега кергән иде. Әмма армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, гаилә хәле аркасында заводка эшкә керергә туры килде, — дип сөйли Ирина.

Өлешчә мобилизация башланып, повестка килгәч, «Медик» икеләнеп тормый, шунда ук хезмәткә китәргә карар кыла, бармый калыр өчен ниндидер юллар эзләү аның уена да килми. Хатынына да башкача булдыра алмавы турында әйтә, качып йөрсәм, улларымның күзләренә ничек карармын, ди ул.

— Ул һәрвакыт вөҗдан кушканча эшли, принципларыннан тайпылмый, — ди Ирина.

Махсус хәрби операция уздыру зонасында алабугалы фельдшер вазифасын башкара. Кыенлыклар да күп була, билгеле, ләкин туганнары беркайчан да аның зарланганын ишетми. «Медик» ротадагы барлык солдатларның сәламәтлеген күзәтеп тора, салкын тиюдән алып җитди яраларга кадәр, барысы өчен дә ул җавап бирә, медицина ярдәме кирәк булса, нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итәләр.

— Иремә медальне җитди яраланган сугышчан иптәшләрен коткаруы, аларга вакытында беренче ярдәм күрсәтүе өчен тапшырдылар. Снаряд нәкъ аларның алдына килеп төшкән булган, — дип сөйләде Ирина.

Үзе бәхетле очраклылык белән генә яраланмый калган «Медик» снаряд кыйпылчыклары эләгеп яраланган иптәшләре янына ташлана. Аның тиз арада ярдәмгә килүе егетләрне үлемнән коткара. Хәзерге вакытта алар дәвалану үткән, икесе инде янә сафта, хезмәт итүләрен дәвам итәләр.

— Ирем бик тыйнак кеше, батырлык күрсәткән дип санамый үзен, әмма без аның белән бик горурланабыз, — ди аның хатыны.

Геройның гаиләсе дә эшсез утырмый. Кулдан килгәнчә волонтерларга гуманитар ярдәм җыюда ярдәм итә, фронтка посылкалар җыеп җибәрә. Ирина әйтүенчә, хәзерге вакытта үзара ярдәмләшеп яшәү бик мөһим. Бер-беребезгә карата битараф булмасак, һәркемгә ярдәм кулы сузучы табылачак, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев