Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга сувениры VIP бәя төрендә Гран-при яулады

Конкурс финалы Киров шәһәрендә узды.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге сувениры — алтынланган рюмка — «Турист сувениры» дип аталган VIII Бөтенроссия конкурсының «Музей сувениры» номинациясендә VIP бәя төрендә Гран-при яулады. Конкурс финалы Киров шәһәрендә узды. 

Экспертлар советына музейлар, туристлык үзәкләре, төрле предприятиеләр директорлары, проектларның җитәкчеләре, PR өлкәсендәге белгечләр, интернет-маркетологлар, халык сәнгать кәсепләре өлкәсендәге белгечләр һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләре керде. 

Турист сувенирлары конкурсларында музей-ядкарьлекнең инде өченче җиңүе. Моңа кадәр «Елабужская муха» дип аталган бу сувенирның бәллүрдән эшләнгәне Гран-при һәм батик ысулы белән кулдан сурәт төшерелгән яулык беренче урын алганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев