Алабуга нуры

Алабуга табиблары медицина хезмәткәрләре спартакиадасында бронза алуга иреште

Алар волейбол, шахмат, өстәл теннисы, бау тартышу, бадминтон, швед эстафетасы, йөзү һәм башкалар буенча ярышты.

Алабуга табиблары медицина хезмәткәрләре спартакиадасында бронза алуга ирештеләр. «Сәламәтлек-2021-2022» спартакиадасы Казанда 30 июньнән 1 июльгә кадәр үтте. Алабугадан хатын-кыз медицина хезмәткәрләре командасы швед эстафетасында бронза алды. Быел спорт уеннарында 8 шәһәр һәм 6 район командасыннан барлыгы 600 медицина хезмәткәре катнашты. Алар волейбол, шахмат, өстәл теннисы, бау тартышу, бадминтон, швед эстафетасы, йөзү һәм башкалар буенча ярышты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: