Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугада «Балалар илне сүрәтли» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Быел муниципаль бәйге 16 нчы тапкыр үткәрелде.

Бүләкләү Россия көне алдыннан узды.
− Барлык эшләр дә бәяләнгән, диплом һәм бүләкләр әзер. Алар — бконкурста актив катнашкан балаларга. Конкурста 100гә якын кеше катнашты, шуларның 26сы җиңүче булды, − дип сөйләде «Барс» яшьләр үзәге белгече, «Яшь гвардия» штабы җитәкчесе Роман Епанешников.
Чара барышында балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр. 
Бу көнне җиңүчеләргә бүләкне «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Светлана Соколова тапшырды.

— Мин сәнгать мәктәбендә укыйм. Җиңүемә бик шат, киләсе елда да катнашырга ниятлим,-диде 10 яшьлек Тимур Мусаев.

Конкурска авыл мәктәпләре укучылары да үз эшләрен тәкъдим итте. Поспелово авылыннан Радмила Гыйльметдинова сыйныфташлары белән бергә катнашты. Аның эш юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган иде. Аның да эше иң яхшылары исемлегенә керде, шуңа кыз бик сөенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев