Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Закировлар гаиләсен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләделәр

Илнат һәм Зөбәрҗәт Закировлар 51 ел инде бергә. 

Былтыр алар алтын туйларын билгеләп үтте. Быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, район башлыгы Рөстәм Нуриев аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале бүләк итте. Бу бүләк 25 елдан артык бергә яшәүче, гаилә ныклыгы белән шәһәрдәшләре арасында танылган, уртак хезмәт белән муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятькә лаеклы итеп үстергән парларга бирелә. Гаилә бәхетенең сере турында Закировлар хәбәрчебезгә сөйләде.

— Без институттан соң, юллама буенча Саба районына җибәрелгәч таныштык. Мин — математика укытучысы, булачак тормыш иптәшем авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган иде, белгечлеге буенча — агроном. Ике яшь белгеч, очраштык та, бер-беребезне ошаттык, — ди Зөбәрҗәт Нигъмәтҗан кызы.

Бервакыт Илнат Гаян улы дустына кунакка килә, ул Зөбәрҗәт белән күршедә генә яшәгән. Егет белән кыз очраша башлый һәм 1971 елның 25 сентябрендә өйләнешәләр. Закировлар өч ул тәрбияләп үстергән, хәзер дүрт кыз оныкларына шатланып туялмыйлар.

— Бергә озак һәм бәхетле яшәр өчен, приоритетларны дөрес куярга кирәк. Беренче чиратта, түземлек. Һәм гаилә проблемаларын чишкән чакта, иң алдан балалар турында уйлыйсы. Алар әтиләрен хөрмәт итсен, ул үрнәк булсын. Укытучы булып эшләгәндә, күрәм: кемнәрнеңдер бар әтисе, кемнеңдер — юк. Аларны карашларыннан беләсең, — дип фикерен уртаклашты Зөбәрҗәт Нигъмәт кызы.

Әйтүенчә, аларның гаиләсендә ир — баш. Илнат Гаян улы үз чиратында гаиләдә һәрчак тигезлек, карарларны бергәләп кабул итәбез, ди.
— Бәйрәм көнендә һәр гаиләгә сәламәтлек, муллык, һәм, әлбәттә, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм тугрылык телибез. Гаилә — тормышыбызда иң мөһиме, — ди Зөбәрҗәт Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев