Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугада иң яхшы укучыларга мактаулы стипендия бирелде

Шәһәр һәм районның тугыз укучысы район башлыгының исемле стипендиясен алды.

Бу атнада шәһәр-район эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә район башлыгы бүләгенә лаек булучыларны котлау тантанасы булды. Алар арасында Иске Юраш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Назилә Закирова да бар. Аңа 20 мең сумга сертификат тапшырдылар.

— Мин җәмгыять белеме, рус теле, математика һәм инглиз теленнән гомуми дәүләт имтиханнарын бирдем. Мәктәпне тәмамлагач, лингвист яисә тәрҗемәче булырга укырга керергә ниятлим. Әлбәттә инде, хәзерге заманда уку җиңел бирелми. Шулай да, программалар катлаулы булуга карамастан, алар кызыксындырырлык. Югары нәтиҗәгә ирешү өчен, хезмәт сөючәнлек, өйрәнә торган фәнеңне яорату һәм аңа этәргеч булу кирәк. Миңа әти-әнием һәм укытучыларым ярдәм итеп тора. Тормышта үзен табарга теләгән кешеләргә ялкауланмауларын теләр идем, үзең өчен генә булса да, теләсә кайсы өлкәдә нәрсәгә булса да ирешү мөһим, — ди ул.

Стипендия алучыларның тагын берсе — 1нче гимназиянең 9 сыйныф укучысы Аделина Шәйхиева. Ул 15 меңлек сертификатка лаек булды. 

— Мин технология һәм әдәбияттан олимпиадаларның республика этабында җиңдем. Олимпиадаларда күптәннән катнашып киләм, ләкин нәкъ менә быел берьюлы ике олимпиадада җиңүгә ирештем. Монда минем укытучыларымның тырышлыгы зур. Алар миңа этәргеч ясады, үзем дә тырыштым. Киләчәктә тәрҗемәче булырга телим һәм тормышымны инглиз теле белән бәйләргә уйлыйм, — ди Аделина Шәйхиева.

Исемле стипендияне алучылар:
— 9нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Нияз Кәлимуллин (18 мең сумга сертификат);
— 9нчы мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Эмиль Әхмәтшин (14 мең сумга сертификат);
— 9нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Лев Кузнецов (12 мең сумга сертификат);
— 10нчы күп профильле лицейның 9 сыйныф укучысы Расим Бикмурзин (10 мең сумга сертификат);
— «Адымнар-Алабуга» күптелле комплексның 9 сыйныф укучысы Ксения Харитонова (10 мең сумга сертификат);
— 9нчы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы Андрей Филиппов (әдәбияттан 100 балл җыйган өчен, цифрлы техника кибетенә 15 мең сумлык сертификат);
— 4нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучысы Тимур Гыйләҗев (рус теленнән 100 балл җыйган өчен 15 мең сумлык сертификат).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев