Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугада иҗат конкурсларында җиңүчеләрне котладылар

Җитәкчеләрнең шәһәр киңәшмәсендә иҗат конкурсларында җиңүчеләрне тәбрикләделәр.

«Орхидея» эстрада биюе студиясе «Сияй» («Балкы») Халыкара хореография фестиваль-бәйгесендә биш номинация буенча 1 дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булды. Район башлыгы урынбасары Олег Колпаков студия җитәкчеләре Әлфия Гарипова һәм Лилия Саталкинаны җиңү белән тәбрикләде.

Киңәшмәдә шулай ук өченче сыйныф укучысы, И.И.Шишкин исемендәге 1нче балалар сәнгатьмәктәбенә йөрүче Диана Әмированы да котладылар. Ул «Фәндә беренче адымнар» дип аталган Бөтенроссия балаларының фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында катнашты.

Дианага күкрәк билгесе һәм диплом тапшырдылар. Кызның фәнни җитәкчесе Алена Әмирова шулай ук бүләкләнде, ул «Остаз» күкрәк билгесе һәм диплом алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев