Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугада мини-футбол буенча шәһәр чемпионаты үтте

Ярышларда 17 команда катнашты.

Алабугада ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча «Махеевъ 25 ел» XVI шәһәр чемпионаты булды. «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында үткән турнир очрашулары апрельнең 1ендә көн буе барды.

Ярышларда 17 команда катнашты. Уен нәтиҗәсендә, алар югары һәм беренче лигага бүленделәр.

Менделеевскидан «Аммоний» һәм безнең шәһәрнең «Алабуга-Эссен» командалары — югары лигага чыгучылар арасында, көн ахырында киеренке көрәш барды. Җанатарлар белән беррәттән, уенны трибунадан район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев күзәтте.

Нәтиҗәдә, безнекеләр җиңде. Медальләр, кубок һәм призларны җиңүчеләр мактаулы кунаклар кулыннан алды. Рөстәм Мидхәт улы спортчыларга, җанатарларга һәм уенны үткәрүгә булышкан иганәчеләргә рәхмәт әйтте. Ул Алабугада соңгы ял көннәренең рәттән спорт чараларына багышлануын билгеләп үтте, җанатарларның бу көннәрдә аеруча җанлануы сизелеп тора, моңа да куанмый мөмкин түгел.

— Уен шундый киеренке үтте, бернинди «Беренче канал» һәм Чемпионнар лигасы да мондагы белән чагыштырырлык түгел иде. Кырыс уйнап, ахыргача көрәштеләр, соңгы матч хәлиткеч булды. Сезне шушы спорт бәйрәме, җиңүчеләрне лаеклы җиңү белән котлыйм, бар көчен биреп уйнаган егетләргә рәхмәт, — диде Леонид Барышев.

Көндәшләр командасы «Аммоний» футболчысы Артур Нәҗмиевнең уеннан күңеле кайткан, җиңәргә теләк һәм бөтен мөмкинлек тә бар иде, дип саный ул. «Матур уен булды, һәр мизгелне файдаланмадык. Бирелдек дип уйламыйм, безгә бәхет елмаймады», — ди Артур.

Артур Нәҗмиев турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Дөрес, ул моны көтмәгән дә, аның карашынча, уенчыларның барысы да моңа лаек. 
«Алабуга-Эссен» командасыннан Михаил Немтырев җиңү җиңел бирелмәде дип фикерен уртаклашты. 

— Бик көчле көндәш, узган атнада без Татарстан чемпионаты барышында очрашкан идек, анда 2:2 исәбенә уйнадык. Кыю команда, ләкин көчлерәкләр җиңә, бүген көч безнең якта, — ди Михаил. 

Югары һәм Беренче лига соңгы тур матчлары нәтиҗәсе 
«Гагарин» — «Находка» 1-5
«Алабуга 2» СК — «Искра» 5-1
«Кастамону» — «Кама» 3-1
«Эссен 2» — МФК «Алабуга» 8-3
«Алабуга» СК — «Provans» 4-5
«Ротор» — «Союз» 6-1
«Blackstar» — «Корица» 2-3
«Аммоний» — «Эссен» 2-4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев