Алабугада яшәүче Миңсылу Сәлахова «Россиянең нәни гүзәле — 2022» титулын яулады
Күпләр аны «Малай на белом барсе» җырына кавер-версияне башкару буенча белә.
Алабугада яшәүче Миңсылу Сәлахова «Россиянең нәни гүзәле — 2022» титулына һәм Бөтенроссия талантлар фестивалендә «Милләт горурлыгы» исеменә лаек булды.
Шушы көннәрдә Мәскәүдә Россия күләмендә узган «Мини Мисс и Мини Мистер России» матурлык һәм сәләтләр конкурсы үтте. Узган елда Татарстанның Мини-мисс — 2021 исеменә лаек булган алабугалы Миңсылу Сәлахова Республика һәм шәһәр данын яклады. Нәтиҗәдә, Миңсылу үз яшь категориясендә иң яхшысы булды һәм «Россиянең нәни гүзәле — 2022» титулын һәм «Милләт горурлыгы» исемен яулады.
Миңсылуга 9 яшь, ул музыка белән шөгыльләнә, җырлый һәм бии, ә әти-әнисе көченнән килгәнчә булыша. Күпләр аны «Малай на белом барсе» җырына кавер-версияне башкару буенча белә.
Конкурста Миңсылу 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге категориядә чыгыш ясаган. Зур сәхнәдән ул Татарстан һәм Алабуга турында сөйләгән, дефиле конкурсында катнашкан.
Исегезгә төшерәбез, «Мини Мисс и Мини Мистер России» конкурсы талантлы балаларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев