Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугалы Айгөл Һадиуллина республика конкурсында «Алтын Нечкәбил» исеменә лаек булды

Тумышы белән Татар Дөм-Дөме авылыннан.

«Нечкәбил барысыннан да иртә уянды. Соңга калдым, дип уйлап, өеннән очып чыгып китте...» Абдулла Алиш әкиятеннән шушы юллар нәкъ менә алабугалы Айгөл Һадиуллинаны сыйфатлый. Айгөл Татарстан Президенты булышлыгында үткәрелә торган «Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы конкурсында катнашты.

Ул беренче урынны яулады һәм «Алтын Нечкәбил» исеменә лаек булды. Айгөл Һадиуллина — нинди соң ул?

Тумышы белән Татар Дөм-Дөме авылыннан, бала чагында Рашат белән алар күршеләр булган. Соңыннан, мәхәббәт турындагы фильмнардагыча, өйләнешкәннәр. 

− Мин беркайчан да аның белән өйләнешербез дип уйламаган идем. Рашат минем өчен иптәш кызымның туганы иде. Бервакыт, кичке биюләрдән соң, эчеп алган берәү миңа өйгә кайтырга ирек бирми тора иде, Рашатны озатып куярга чакырдым. Шуннан бирле аерылган юк, − дип сөйли ул.

Дүрт ел очрашып йөргәннән соң, 1999 елның декабрендә Алабугада яңа — Һадиуллиннар гаиләсе барлыкка килә. Рашат Фоат улы хәзер дә тормыш иптәшен беренче көндәге кебек үк саклый, ә ул ире турында наз белән сөйли. 

− Ул бик тотнаклы, беркайчан да тавыш күтәрми, − ди Айгөл Азат кызы.

Аларның дүрт баласы бар — ике малай һәм ике кыз. Өлкән уллары Айзатның — үз гаиләсе, кечкенә кызы бар. Олы кызлары Айзилә ландшафт архитекторына укый, икенче уллары Фазыйл — 9нчы сыйныфта, иң бәләкәе — Гөлсирин, ул әле балалар бакчасына йөри. Айгөлнең барысына да ана мәхәббәте дә, вакыты да җитәрлек. Ул бөтен эшкә дә җитешә: йортта — уңайлы һәм тыныч, эшендә хезмәттәшләре хөрмәт итә, укучылары кызыксынучан.

− Вакыт ул һәрчак аз. Атнага минем 34 дәресем, өйгә ике зур сумка белән дәфтәрләр күтәреп кайтам, − ди Айгөл.

Никадәр мәшгуль булмасын, ул иҗат белән шөгыльләнергә дә җай таба. Ире белән бергәләп, «Сөембикә» ансамбленә йөриләр, төрле чараларда катнашалар. Бу пар һәрвакыт шулай тынгысыз булган. Дөм-Дөмдә чакта ук, клуб мөдире булмаганга, бар чараларны уздырып, аларга сценарийлар язып, авылдашларын җәлеп итеп, җаваплылыкны үз өсләренә алганнар. Алабугада яшәүләренә 7нче ел, алар иҗаттан баш тартмаган, конкурста катнашу сәбәбенең берсе дә шул.

− Бәйгенең өлешләрен узу бик кыен, бөтенесен дә ташлыйсы килгән очраклар булды, ләкин безгә бик яхшы булышып тордылар. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте зур ярдәм күсәтте. Финалга әзерләнергә баш режиссерыбыз Андрей Зотин булышты. Үзебез генә булсак, чыгыш ясау авыр булыр иде, ә алар — профессионаллар. Барысына да рәхмәт! — диде Айгөл Һадиуллина.

Бүләкләнгәндә, башка катнашучылар алдында уңайсыз булды, ди ул, аның карашынча, бөтенесе дә җиңүгә лаек. 

Әмма жюри карар кылганча, Айгөлләр гаиләсе — матурлык һәм сәләт кенә түгел, борынгы кыйммәтләр һәм буыннар бәйләнеше саклана торган берләшмә үрнәге дә. 

Айгөл Һадиуллинадан гаилә бәхетенең сере:
«Үзара аңлашу, ярату һәм хезмәт сөю. Шундый бергәлек теләсә кайсы кыенлыкны уза һәм озак елларга саклана».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев