Алабугалы Бөтенроссия педагоглар конкурсында җиңү яулады
Гөлназ Смирнова «Иҗади якын килү өчен» номинациясендә алдынгы булды.
Алабуга муниципаль районы инженер-технология лицееның туган тел һәм әдәбият педагогы Гөлназ Смирнова Бөтенроссия педагоглар конкурсында җиңүче булды. Ул «Иҗади якын килү өчен» номинациясендә алдынгылыкны яулады.
Сишәмбе, 4 апрельдә, шәһәр-район җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә Гөлназ Смирнованы район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев