Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугалы Гөлшат Мәхмүтова «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә җиңү яулады

Бәйгегә йомгак 30 майда ясалды.

4нче гимназиянең укыту эшләре һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Гөлшат Мәхмүтова «ТАТАР СҮЗЕ» халыкара бәйгесендә «Мәсәл» номинациясендә 3нче урын яулады.

Быел икенче тапкыр Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе үткәрелде. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

30 майда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» II халыкара бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгегә сентябрь аеннан 15 декабрьгә кадәр барлыгы 3557 видеоязма кабул ителгән. Әлеге эшләр арасыннан 2нче турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы җиңүче булган. 

Бәйгедә катнашучылар 1600 000 сумлык приз фонды өчен көрәште.
— Бу бәйгенең исеменә сәнгатьле уку дип әйтү генә килешә микән? Һәр чыгыш ясаучы үз образында яши кебек. Татар халкы шулкадәр талантлы! Шундый сәләтле кешеләр булганда, бу халыкның киләчәге бар. Мондый матур телне югалтып буламыни? Туган телне яратыйк, саклыйк. Киләчәгебез якты булсын, — диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. Ул бәйгенең киләчәктә телевизион проект булачагын әйтте.

18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен булган III категориядә җиңүчеләр арасында 4нче гимназиянең туган тел һәм әдәбият укытучысы, укыту эшләре һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Гөлшат Рәзин кызы Мәхмүтова да бар иде. «Мәсәл» номинациясендә шәһәрдәшебез өченче урын яулады һәм 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин тәбрикләде. 
— Без татар телен бөтен халык белән үстердек, баеттык, ул инде белем, мәдәният теле булып әверелде. Телебезгә алга таба да уңышлар юрыйбыз, чөнки халкыбыз аны кадерли. Алга таба телне саклауда, үстерүдә, татар сүзенең ямен күрсәтүдә зур нәтиҗәләргә ирешербез, — диде ул.

Әйтергә кирәк, Гөлшат Мәхмүтова бу бәйгедә катнашып, лаеклы җиңү яулады. Аның исеме Алабуга укучылары, мөгаллимнәре арасында күптән билгеле. Ул инде менә 22 ел дәвамында укучыларга туган тел һәм әдәбият укыта, милли тәрбия бирүдә нәтиҗәле эш алып бара. Гөлшат Рәзин кызы — күпкырлы, тиктормас шәхес. Ул шәһәр күләмендәге барлык чараларның актив катнашучысы гына түгел, төбәк, республика, Рәсәй күләмендә оештырыла торган төрле һөнәри бәйгеләр, олимпиадалар җиңүчесе дә. Укучылары да остазларыннан калышмый, бик күп чараларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. 

Бу уку елында гына да 9 сыйныф укучысы Иван Миронов рус мәктәпләрендә укучы рус телле балалар арасында туган (татар) теле буенча олимпиадада, 8 сыйныф укучысы Сафия Кәримова бөек Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйгедә, 8 сыйныф укучысы Анна Танаева герой шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесендә, 7 сыйныф укучысы Азалия Мөхетдинова «Алабуга Парнасы» төбәк конференциясендә, 7 сыйныф укучылары «Әкиятләрдә гүзәллек» дип аталган театр коллективлары бәйгесендә җиңүләргә ирештеләр. 

Гөлшат Мәхмүтова канаты астында хезмәт куйган хезмәттәшләре дә сынатмый. Чулпан Назиф кызы Гыйльманова «Ел укытучысы — 2022» конкурсы призеры. Рузилә Васигат кызы Салихова, Фәнҗия Гавис кызы Комисcарова — «Алабуга Парнасы» төбәк конференциясендә җиңүчеләр. Укучыларының уңышлары да куанычлы.

Гимназиядә Каюм Насыйри исемендәге туган тел һәм әдәбият кабинеты ачылып, яңа сулыш белән эшли башлауда да Гөлшат Рәзин кызының тырышлыгы зур.

Мөгаллим эшнең нәтиҗәлелеген әти-әниләр белән уртак тел таба белүдә күрә. Нәтиҗәсе куанырлык: шәһәребездә беренче тапкыр үткәрелгән «Ел гаиләсе — 2022» бәйгесендә 4нче гимназия данын яклап чыгыш ясаган Сәгъдеевлар гаиләсе «Иң җырчы гаилә» номинациясендә җиңү яулады.
Ата-аналар өчен татар теле буенча үткәрелгән муниципаль олимпиадада да 4нче гимназия әти-әниләре актив булды, 4 әти-әни «Алабуга-Адымнар» күптелле белем бирү комплексында узган финал турында катнашып, сертификатлар белән бүләкләнде.

Нәтиҗәле эш югары бәяләнергә дә тиеш. Гөлшат Рәзин кызы Мәхмүтова — РФ Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе. 

Ире өчен сөекле хатын, улы һәм кызы өчен яраткан әни, килененә иң яхшы каенана, оныгына иң шәп әби дә әле ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев