Алабугалы йөзү буенча Россия беренчелегеннән бронза медаль алып кайтты
5 көн дәвамында яшь спортчылар 42 комплект бүләк уйнаттылар.
11-15 июльдә Пензада 17-18 яшьлек һәм 15-17 яшьлек юниорлар арасында йөзү буенча Россия беренчелеге узды.
5 көн дәвамында яшь спортчылар 42 комплект бүләк уйнаттылар. Ярышларда Россиянең 60 субъектыннан 830 спортчы катнашты.
«Олимп» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Артемий Макарчиков Татарстан Республикасы җыелма командасы составында катнаш эстафетада 4*100 ирекле стильдә бронза медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев