Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугалы Марсель Ильясовка суда батучы кешене коткарган өчен медаль тапшырылды

Батырга бүләкне район башлыгы урынбасары Олег Колпаков тапшырды.

Шәһәр киңәшмәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Суларда һәлак булучыларны коткарган өчен» медален кыюлык, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәткән алабугалы Марсель Ильясовка тапшырдылар.

Ноябрьнең 29ында Марсель Шаһит улы боз астына чумган кешенең ярдәм сорап кычкыруын ишетә. Коткаручыларның килеп җитүен көтеп тормастан, ул ярдәмгә ташлана. Марсельнең кыю гамәлләре нәтиҗәсендә, бәхетсезлек очрагы булмый кала, кеше гомере саклана.

Батырга бүләкне район башлыгы урынбасары Олег Колпаков тапшырды.

Киңәшмә барышында шулай ук Алабуга үзәк район хастаханәсенең табибы, психиатр-наркологы, АМРның Наркотикларга каршы комиссиясе сәркатибе Марина Пляшковага Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның наркотиклар әйләнешен күзәтү идарәсеннән рәхмәт тапшырылды.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә әһәмиятле өлеш керткән өчен, ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә «Дизайн» белгечлеге буенча эшләүче мөгаллим Илья Максимовка бирелде.

Киңәшмә вакытында үз өлкәләрендә намуслы хезмәтләре белән яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә район башлыгының Мактау грамоталарын һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев