Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугалы республика конкурсында тамашачылар симпатиясе призын алды

Конкурска бөтен республикадан 2,5 меңнән артык эш җибәрелгән.

9 яшьлек Алабуга кызы Самирә Камалиева балалар өчен экология-биология үзәгендә шөгыльләнә һәм экология темасы белән мавыга. Ул «Экология — балалар карашы» илкүләм проекты республика конкурсында катнашты һәм «Без чиста Татарстан өчен» номинациясендә тамашачылар симпатиясе призын алды. 

Конкурска бөтен республикадан 2,5 меңнән артык эш җибәрелгән. Алабугада конкурсның муниципаль этабында республикага 40 эш сайлап алынды.

Якын арада балаларның иҗади эшләре «Экология — балалар карашы» күчмә күргәзмәсе рәвешендә оештырылачак һәм аны республика шәһәрләрендә яшәүчеләр күрә алачак.

Сүз уңаенда, «Экология» илкүләм проекты буенча Татарстанның 10 районына, шул исәптән Алабугага да, файдаланылган батарейкаларны җыю өчен экологик бокслар тапшырылачак, дип хәбәр итә АМР матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев