Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугалы ТР Рәисе премиясе лауреаты булды

Дипломнарны һәм мактау билгеләрен ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Алабугалы Тансылу Хөснуллина гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясе лауреаты булды.

Казан Кремлендә Республикада Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Рәисе премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Дипломнарны һәм мактау билгеләрен ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантана Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. 

Алабуганың «Игелек планетасы» гуманитар һәм волонтерлык ярдәме штабы кураторы Таңсылу Хөснуллина да лаеклы бүләк иясе булды.

— Тансылу Хөснуллина һәм ул җитәкләгән «Игелек планетасы» инвалид балаларны сәламәт яшьтәшләре белән берләштерү буенча ирекле инициативалар һәм төрле хәйрия проектлары белән республикада гына түгел, чит илләрдә дә билгеле, — дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Билгеләп үтик, премия 2015 елдан ел саен бирелә. Быел республиканың 33 муниципаль берәмлегеннән 114 гариза килгән.

Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев