Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугалылар МХОдагы медиклар өчен мотоцикл җибәрде

Мотоцикл белән бергә, хәрбиләргә кирәкле әйберләр дә җибәрелде — матрацлы караватлар, медикаментлар, коры душ, эчке кием.

Медицина хезмәткәрләренә ярдәмгә, алабугалылар махсус хәрби операция урынына мотоцикл җибәрде.

Александр Николаев сөйләвенчә, мотоциклны полк көрәшчеләре үзләре сораган, төгәлрәк әйткәндә, медиклар. Алабугада шунда ук техника сатып алу мөмкинлеген эзли башладылар. Бәясе билгеле булгач, акча җыю башланды. Җирле эшмәкәрләр һәм битараф булмаган шәһәрдәшләр кирәкле сумманы җыюга иреште.

Белгеч тә табылды — Андрей исемле байкер тимер атны бераз заманчалаштырды. Үзгәртеп корганда, аннан көзгеләр алынды, кояшта чагылмасынга, яңадан буялды. Ике атнадан мотоцикл тагын да җайланды.

Ян-яктан махсус сумкалар беркетелде, аларын «Важа» кушаматлы байкер текте. Иң мөһиме — теләсә кайсы урында тиешле җиргә тиз арада барып җитү мөмкинлеге, медиклар өчен бу бик әһәмиятле, кеше гомерен саклап калу өчен һәр минут та кадерле. Мотоциклның рәвешен үзгәртү видеога төшерелгән, аның күренешен хәрбиләргә тапшырганнар.

Мотоцикл белән бергә, хәрбиләргә кирәкле әйберләр дә җибәрелде — матрацлы караватлар, медикаментлар, коры душ, эчке кием.

Барысын да илтеп җиткергәннәр инде һәм алабугалылар җавап видео да алган. 

− Туган җиргә сәлап тапшырам. Республикабыз кешеләренә, безнең өчен борчылып торучы һәр кешегә олы рәхмәтләремне белдерәсем килә. Алабугага һәм алабугалыларга күрсәткән ярдәмнәре — караватлар, матрацлар, транспорт өчен рәхмәт. Бу мотоцикл иптәшләремә уңыш китерсен һәм яралылар саны аз булсын. Үз чиратыбызда, без бурычыбызны лаеклы үтәрбез, исән-сау өйләргә әйләнеп кайтырбыз дип сүз бирәбез, − диде көрәшчеләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев