Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугалылар — Россиядә иң көчле триатлончылар

Татарстанның башкаласында алтынчы тапкыр триатлон буенча легендар ярышлар булды.

Ярышларда бу юлы 155 шәһәрдән, 56 төбәктән 2 меңнән артык кеше катнашты. Йөзүдә, йөгерештә һәм велоузышларда һөнәриләр дә, спорт сөючеләр дә ярышты. Olympic (1,5 километрга йөзү, 40 километрга велосипед узышы һәм 10 километрга йөгерү) эстафета узышында «Эссен Продакшн АГ» АҖнең генераль директоры Леонид Барышев һәм компаниянең уртак гамәлгә куючысы Вадим Махеев 2нче урынны яуладылар.

Бүгенгә Татарстан — Россиядә триатлон һәм дуатлонның барлык төре буенча ярышлар уздырган бердәнбер төбәк. Ярышларны оештыруга югары дәрәҗәдә булышалар, күнегүләрдә дә, узышларда да ТРның беренче затлары актив катнаша.

— Мин йөгерүне бик яратам, андый чараларда даими катнашам. Минем өчен бу — гәүдәнең чыныкканлыгын гына түгел, ихтыяр көчен дә тикшерү. Күп километр араны йөгереп узу һәм чираттагы тапкыр аңлау: күбрәк тә булдырам! Хәзер бигрәк тә — көчле һәм максатчан булырга кирәк. Гомуми эшнең уңышы һәрберебезнең шәхси өлешеннән тора. Һәм бу спорт һәм бизнеска гына түгел, ил тормышына да кагыла, — ди Леонид Барышев.

Компания күп еллар республиканың спорт федерацияләренә ярдәм итә, шул исәптән Леонид Барышевның туган җире Алабугада да. Республиканың спортта абруен күтәрү өчен генә түгел, тагын да күбрәк кеше актив тормыш алып барсынга, ачык һавада чаңгы юллары һәм воркаут мәйданчыклары булдыралар, балаларның спорт секцияләрен һәм һәвәскәр спортның уннарча төрен финанслыйлар, Татарстанда үз йолдызларын, тренерларын үстерәләр. Компания һәм шәһәр муниципалитеты булышлыгы белән, Танай урманында «сәламәтлек сукмагы» салынды. 

Җәмәгатьчелек башлангычы һәм компания ярдәме белән Алабугада «Махеевъ» хәйрия фонды призына турнирлар һәм спорт бәйрәмнәре үткәрелә. Әлеге фонд Леонид Барышев һәм «Эссен Продакшн АГ» АҖнең уртак гамәлгә куючысы Вадим Махеев башлангычында 2007 елда оештырылды. «Алабуга-ЭССЕН» мини-футбол командасына һәм Алабуганың ачери-биатлон буенча җыелма командасына даими булышалар, Чаңгы спорты федерациясе белән берлектә ел саен кичке йөгереш уздыралар, «Алабуга 1000» һәм Татарстанның Тхэквондо федерациясенә, «Балалар һәм яшүсмерләрнең «Юлдаш» туризм һәм экскурсияләр үзәге«нә акчалата ярдәм күрсәтәләр, республиканың Пауэрлифтинг федерациясенә булышалар.

Берничә ел элек Алабугада «Махеевъ» кубогына боулинг-чемпионат үткәрә башладылар. Балалар һәм яшүсмерләрнең баскетбол командасы, балалар футбол командалары спонсор ярдәме ала, 2011 елдан «Эссен Продакшн АГ» — республикадагы төп хатын-кызлар волейбол командасының генераль спонсоры.

19 июньдә чираттагы йөгереш узды: автоном коммерциячел булмаган оешма «Алга» трейлын үстерү үзәге» Покров авылында «Махеевъ» фонды һәм «Эссен Продакшн АГ» АҖ булышлыгы белән трейл узышы үткәрде, анда Татарстан төбәкләреннән һәм күрше республикалардан 150 кеше җыелды. Узышта 12 һәм 30 километр арага йөгерүдә ярыштылар, шулай ук балалар өчен дә узыш, нәни йөгерешчеләр өчен осталык дәресләре оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев